XVII гасыр татар эпитафияләренең үзенчәлекле төркеме турында
И.Г. Һадиев (Казан)
Эпиграфик истәлекләр - рухи мирасыбыз хәзинәләре
арасында иң бай катламнарның берсе. Татар халкы тарихын өйрәнүдә
кыйммәтле фәнни чыганак буларак та аларның әһәмияте
бәхәссез, - бу галимнәр тарафыннан күп мәртәбәләр
расланды. Татар эпиграфик истәлекләре дигәндә, беренче
чиратта, бу истәлекләрнең зур күпчелеген тәшкил
итүче кабер ташлары күздә тотыла. Урта Идел буенда яшәгән
мөселман татарларның бабалары - безнең бабаларыбыз - XIII
гасырдан башлап зиратларда кабер өстенә язулы ташлар куйганнар.
Шул дәвердән бирле татар халкы яши торган һәр төбәктәге
күпсанлы зиратларда дистәләрчә мең ташъязма саклана.
Күренекле тарихчы галим, академик Миркасыйм Госманов бер мәкаләсендә
мондый зиратларны үзенчәлекле «таш архивлар» дип атаган иде.1
Борынгы чорлардан башлап, XX гасыр башына кадәр кабер ташларында вафат
булган шәхескә бәйле рәвештә милли тарихыбызның
аерым бер фактлары, халыкның мәдәни һәм әхлакый
үсеш дәрәҗәсе чагылыш тапкан. Ташъязмалар хәбәр
иткән тарихи-документаль мәгълүматлар башка төрле чыганаклардан
алынганнарына бик саллы өстәмә, аерым очракларда эпитафияләр
үзләре үк күпкырлы мөстәкыйль чыганаклар
рәтенә кертелергә лаеклар. Халкыбыз тарихын өйрәнүнең
кайбер бәхәсле мәсьәләләрен хәл итүдә
комплекслы эпиграфик тикшеренү эшләренең роле зур.
Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы
дәвердәге, ягъни XVI-XVII гасырлардан алып XX йөз башына кадәрге меңләгән татар кабер
ташлары гыйльми җәһәттән аз тикшерелгән.
Соңгы елларда без - шушы мәкаләнең авторы һәм
филология фәннәре кандидаты, археограф Р.Ф. Мәрданов - махсус
экспедицияләр оештырып, Татарстанның берничә районындагы элекке
кабер ташларын комплекслы өйрәнү һәм теркәү
эшләрен башкардык2. Әлеге экспедицияләрдә
татар эпитафияләренең XVII гасырга, дөресе аның II яртысына,
караган кызыклы бер төркеме белән танышырга туры килде. Калып-кыяфәтләре,
үлчәмнәре, чәчәк-үсемлекләр төшереп
ясалган үзенчәлекле бизәкләре, текстларының эчтәлеге
һәм өслектә урнашу тәртибе, ниһаять, безнең
көннәргә кадәр чагыштырмача әйбәт сакланышлары
белән дә бер-берсенә охшаш булган әлеге кабер ташларының
ясалуы һәм язып куелуы да бер үк шәхес исеме белән
бәйле. Эпитафияләрнең күбесендә останың
исеме күрсәтелгән дә. Ул - Килмөхәммәд
Ишмән улы, XVII гасырның күренекле татар хаттаты (каллиграф,
матур язучы) һәм ташъязмалар уючы. Фәнни әдәбиятта
аның турында мәгълүматлар күп түгел3.
Күренекле эпиграфист галим Һарун Йосыпов үзенең «Введение
в булгаро-татарскую эпиграфику» дигән мәгълүм хезмәтендә
бу шәхеснең исемен «Мөхәммәд Асман (Ашман?) улы»
дип, ялгыш укылышта бирә4.
Безнең исемлектәге кабер ташлары «ияләре»нең
кайберләре турында архив чыганакларында, әүвәлге
тарихи хезмәтләрдә мәгълүматлар
очрый. Мәсәлән, Әгерҗе районы
Тирсә авылы эпитафиясендәге Урмыбакты угылы Тукбулат
исеме XVII гасыр урталарында алпавыт Яушевлар белән Тирсә
волосте крестьяннары арасында җир һәм бәйсезлек
өчен низаглашуларны тасвирлаган архив документларында
да телгә алынган. Балтач
районы Бөрбаш авылы зиратындагы кабер ташына исеме
язылган Көчек угылы Туктаргали һәм аның
нәсел-нәсәбе турында Шиһабетдин Мәрҗанинең
«Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә
Болгар» китабыннан мәгълүматлар алырга була8.
Туктаргалинең атасы Көчек - Бөрбаш авылына
нигез салган кеше, Туктаргали үзе Оренбург һәм
Каргалы тирәләрендә сәүдә
белән гомер иткән, Туктаргалинең бер угылы
Ишмәнне хәзерге Кукмара районындагы Мәчкәрә
авылын нигезләүче дип саныйлар. Саба
районы Олы Нырты авылы эпитафиясендәге Чирүче
дигән кеше исемен (гүр иясенең атасының
исеме) әлеге авыл янындагы Чәбия-Чүрчи авылы
атамасының килеп чыгышы белән бәйләп
карау варианты бар. Әмма бу мәсьәлә
махсус тирәнтен тикшеренүләр аша ачыклауны
таләп итә.
Кайбер стиль аермалыклары булуга карамастан, XVII йөзнең II яртысы кабер ташларының моннан алдагы чорлар (Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, XVI йөзнең II яртысы, XVII йөзнең I яртысы) эпитафияләре
белән дәвамчан бәйләнеше безнең тарафтан
өйрәнелгән материалда бик ачык чагыла. Бу
бәйләнешнең өзелмичә алга таба да дәвам
итүен исә , һәм XX йөз башы татар кабер ташлары материалында
(истәлекләрнең калып-кыяфәтендә,
үлчәмнәрендә, сәнгати бизәлешендә,
текстларының эчтәлегендә, палеографиясендә
һәм телендә) күзәтә алабыз.
Комплекслы тикшеренүләр татар зиратларында
тарихи әһәмияткә ия әүвәлге кабер
ташларының шактый күп санда сакланганлыгын
күрсәтә. Кызганыч ки, әлеге биниһая
мөһим чыганакларны, искиткеч кыйммәтле
рухи-мәдәни мирасыбыз ядкәрләрен
өйрәнүчеләр генә республикабыз галимнәре
арасында күп түгел.
1 Госманов М. Киләчәккә карап зират
аша...// Идел. - 1993. -№ 6.- Б.54-55.
6 Fakhroutdinov R. History of
the Tatars/ World Association of Writers P.E.N. International. Tatar P.E.N.
Center.- Kazan: Magarif Publishing House, 2004.- S.l19.
8 Мәржани Ш.
Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар-
Казан. 1989. - Б. 229-230.
Источники и исследования по истории татарского народа: Материалы к учебным курсам в честь юбилея академика АН РТ М.А. Усманова /
Сост. Д.М. Усманова, Д.А. Мустафина; науч. ред. И.А. Гилязов. - Казань:
Казанский государст-венный университет им. В.И.Ульянова-Ленина, 2006. -504 с.