Гыйльми эшчәнлеге-без халкыбызның үткәнен чагылдырган тарихи чыганакларны (гарәп графикалы кулъязма, ташъязма, китаби-басма истәлекләр, архив документларны һәм башкалар) өйрәнү белән бәйле булганга күрә, шушы өлкәгә караган һәрбер яңа табыш безнең күңелгә куаныч өсти. Әлбәттә, мондый табыш хакында тизрәк киң җәмәгатьчелеккә белде-рәсе, аңлаешлы итеп тасвирламасын бирәсе, әһәмиятен күрсәтәсе һәм алга таба ышанычлы сакланышын тәэмин итүне кайгыртасы килә.
Моңа кадәр гарәп язулы борынгы кулъязмалар табуда һәм аларны Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшыруда актив ярдәмләшүчеләребезнең берсе булган Җәлил хәзрәт Фазлыев (Балтач районының мөхтәсибе, Бөрбаш авылының имам-хатыйбы, республикабызның күренекле дин эшлеклесе) чакыруын кабул итеп, шушы елның май аенда аның туган авылы Бөрбашка сәфәр чыктык. Максатыбыз алдан ук билгеле, әйтелгән-килешенгән иде инде: авыл зиратында сакланган борынгы кабер ташын карап, язуларын укып, датасын билгеләп, аңлатма-тасвирлама бирү. Аллаһыга шөкер, бу эштә билгеле бер күләмдә тәҗрибәбез дә бар — 1998-2000 елларның яз-көз айларында Татарстанның Кукмара һәм Әгерҗе районнарындагы барлык татар зиратларын йөреп чыгып, гарәп язулы каберташ истәлекләрен теркәдек, текстларын укыдык, фоторәсемгә төшердек; насыйп булса, каталогларын төзеп, бастырып чыгарырга да ниятлибез. Кызганыч ки, мондый әһәмиятле ядкарьләрне өйрәнүчеләр республикабыз галимнәре арасында сирәк. Каберташ язмаларын уку гарәп язуын камил белгән кеше өчен дә күп очракта зур кыенлык тудыра шул.
Без Бөрбаш авылының читтән үк күзгә ташлана торган төзек, чиста зиратында. Таш аның уртасында ук диярлек икән. Җәлил хәзрәт без караячак кабер ташының авылга нигез салган кешенеке яки аның улыныкы булу ихтимапын сөйләп бара. Димәк, хәзрәт үзе дә туган ягының тарихы белән ныклап кызыксына, сорашкан-белешкән — таш турында башлангыч мәгълүматы бар.
Борынгы истәлеккә таба киң итеп, куак-үләннәрдән чистартып сукмак салынган, таш матур гына чардуган белән әйләндереп алынган. (Кабер ташын шундук «танып алдык» — болай дип әйтүебезнең сәбәбе турында алга таба язарбыз). Озак азапланырга туры кипмәде, 96x44x19 (сантиметр) үлчәмнәрендәге ташның алгы һәм уң як өслегеннән түбәндәге текстны укыдык һәм күчереп алдык (язу юллары номерлап бирелә).
Алгы ягында:
1) Һуәл-хәййе әлләзи лә йәмүт вә күлли хәйи сәйәмүт капән-нәби галәйһи.
2) с-сәлам әд-дөнья сәгать фәҗгальһа тагать садака калә ә-
3) н-нәби галәйһиссәлам әд-дөнья сиҗнүн әл-мөэмин вә җәннәтелкяфир калән-нәби галәйһи-
4) с-сәлам әд-дөнья җәйфат вә талябиһа киляб тарих
5) мең дә сиксән алтыда ирде ташка бу билгедер (? — тычкан елыдыр)
6) Көчек угылы Туктарга...
Уң ягында:
1) кәтәбәһе Килмөхәммәд ибне Ишмән
Гарәпчә гыйбарәләрне һәм башка аңлашылмый торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә, текстның татарчасы мондый рәвештә:
1) Ул (Аллаһы Тәгалә) үлемсез, ә башка һәрбер тереклек иясе үләчәк. Пәйгамбәребез (Мөхәммәд, аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) әйтте:
2) Дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр. Садака.
3) Пәйгамбәребез (Мөхәммәд, аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) әйтте: Бу дөнья мөселманнар өчен төрмә, кяферләр өчен җәннәт. Пәйгамбәребез (Мөхәммәд, аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) әйтте:
4) Бу дөнья үләксәдер, аны этләр эзләп йөрер. Тарих
5) Мең дә сиксән алтынчы елда иде ташка ( язылган) бу билгедер (? — тычкан елыдыр)
6) Көчек улы Туктарга...
1) моны язучы Килмөхәммәд Ишмән улы
Укучыга мәгълүм булсын: Килмөхәммәд Ишмән улы — XVII гасырның күренекле татар хәттаты ( каллиграф, матур язучы) һәм ташъязмалар уючы. Аның тарафыннан язылган, калып-кыяфәтләре, үлчәмнәре, чәчәк-үсемлекләр төшереп ясалган үзенчәлекле бизәкләре, текстларының эчтәлеге һәм урнашу тәртибе, ниһаять, безнең көннәргә кадәр чагыштырмача әйбәт сакланышлары белән дә бер-берсенә охшаш булган кабер ташларының Татарстан, Башкортстан һәм Чувашстандагы татар авылларында барлыгы билгеле. Шундыйларның бишесен Кукмара районында, сигезен Әгерҗе районында үзебез күреп, язмаларын укып өйрәндек. Ләкин Килмөхәммәд Ишмән улы үз исемен барысында да күрсәтмәгән. Шуңа карамастан, әйткәнебезчә, тышкы сыйфатлары һәм текстлары аларның бер үк кул белән башкарылганын ачык раслый.
Алгы яктагы текстның 1-4 нче юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 5 нче юл вафат булу вакытын һиҗри ел исәбе белән белдерә, милади белән ул 1675—1676 нчы елларга туры килә. Алга таба хәрефләрнең анык танылмавы сәбәпле, берничә сүзне ике вариантта укырга мөмкин: «ташка бу билгедер» яки «тычкан елыдыр».
Инде кабер ташының «иясе» Көчек улы Туктаргалигә (ташта бу исемнең соңгы ике хәрефе укылмый) килсәк, бу шәхес һәм аның нәсел-нәсәбе турында Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабыннан (Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — Б.229-230.) мәгълүматлар алырга була. Монда нәселнең иң өлкән бабасы дип Тәбеҗ исемле кеше күрсәтелә. Бу исемнең халык телендә Мәрҗанидәгечә «Тәбеҗ» дип түгел, «Типәч» буларак искә алынуын Җәлил хәзрәт безгә белдергән иде. Чынлыкта да, гарәп телендә «п» һәм «ч» хәрефләре булмау һәм алар урынына «б» һәм «җ» язылу сәбәпле, «Типәч» исеменең Ш. Мәрҗанидә башкача яңгыраш алуы гаҗәп түгел. Типәчнең улы Көчек — Бөрбаш авылына нигез салган кеше; Мәрҗани дә язганча, архив документлары да раслаганча, рәсми кәгазьләрдә бу авыл башта «Починок Кучукова» дип йөртелгән. «Мөстәфаделәхбар...»дан өзек: «Көчекнең угылы Туктаргали, Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1669) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында, кабере өстендә исемен һәм вафат булу тарихын язган (кабер ташы текстындагы дата башкача — 1086 (1675-76) ел -И.Һадиев, Р.Мәрданов) таш бар. Өч угылыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә... Туктаргалинең ике угылы Ишмән һәм Ишкәй Мәчкәрәгә күчкән, балалары анда...»
Менә шундый кыйммәтле тарихи истәлек-ядкарь бар Бөрбаш авылы зиратында. Гарәп язулы әүвәлге кабер ташлары Балтач районының башка авылларында да сакланып калгандыр. Газета укучылар бу хакта редакция аша безгә хәбәр итсеннәр иде.
Ирек Һадиев, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары;
Раиф Мәрданов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
Фоторәсемдә: Бөрбаш авылы зиратындагы Көчек улы Туктаргалинең кабер ташы.
“Хезмәт" газетасы (Балтач районы) – 2001 – 5 декабрь, №98