Соңгы елларда Саба төбәгенең тарихын өйрәнү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Аерым алганда, тарихчы-галим Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкчелегендә Саба районы җирлегендә алып барылган археологик эзләнүләр һәм аларның нәтиҗәләре, турында вакытлы матбугат һәм башка массакүләм информация чаралары аша республикабызның киң җәмәгатьчелегенә бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Гомумән, Альберт әфәнде — хәзерге вакытта Казан арты районнарын археологик җәһәттән нигезле өйрәнүче тәҗрибәле галимнәребездән.
Үзенең бөтен җаны-тәне белән тарихи мирасыбызны барлау эшенә бирелгән, бик күп райондашларын шушы гамәлгә җәлеп итә алган һәм, өстәвенә, А.Борһанов кебек башкала галимнәре белән хезмәттәшлек итүне җайга салган тагын бер зат Сабаның үзендә яши. Ул - мондагы тарих һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәисә Бәдретдин кызы Сираҗиева.
Әлбәттә, тарихи тикшеренүләргә бәйле гамәлләрнең беренче чиратта Саба районы хакимияте тарафыннан хуплануын, җитәкчеләрнең аңлавы, теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән башкарылуын да ассызыклап әйтергә, хәерхаһлы мөнәсәбәтләрен мактау һәм рәхмәт сүзләре белән тәкъдир итәргә кирәк. Төбәкнең үткәнен өйрәнү һәртөрле тарихи мәгълүмат чыганакларын комплекслы рәвештә тикшереп анализлаудан башка мөмкин түгел. Болай дигәндә, археологик һәм этнографик, лингвистик (тел) һәм фольклор, археографик һәм архив, генеалогик (нәсел шәҗәрәләре) һәм эпиграфик (ташлардагы язу-билгеләр) материалларның һәркайсына бердәй әһәмият белән карау зарурлыгы күздә тотыла.
Бу язмабыз Саба төбәгендә сакланып калган, безнең тарафтан әле күптән түгел укып-өйрәнелгән һәм теркәп алынган кызыклы бер эпиграфик истәлек - борынгы татар кабер ташы турында мәгълүмат бирү максаты белән тәкъдим ителә.
Әлеге төбәк эпиграфик истәлекләренең кайберләре күренекле тарихчы-галимнәрнең хезмәтләрендә телгә алынган яисә җентекле тасвирланган (мәсәлән, Эзмә авылындагы XIV йөз кабер ташы - Һ.В. Йосыповның 1960 елда чыккан китабында, Н.И. Воробьевның 1929 елгы бер мәкаләсендә һ.б.), бер өлешенә элегрәк үзебез үк игътибар биреп, беркадәр өйрәнгән идек. 1994 елда Казанчы Бигәнәй авылының "Ишан зираты"нда булып, гарәп язулы дистәләп ташны укыдык һәм текстларын хәзерге язуга күчереп, Саба музеена тапшырдык. Шушы мәгълүматлар Саба районы газетасында һәм соңрак "Яшә, Саба-Йорт!" китабында басылды.
Узган елның көзендә Саба районына баргач, Язлы Арташ (Тарлау), Чәбия-Чүрчи, Урта Нырты, Олы Нырты авылларының зиратларында булдык. Беренче өчесендә һәм соңгысының бер зиратында гарәп язулы-әүвәлге кабер ташлары тапмадык. Ә шул ук Олы Ныртының иске зиратында XVII йөз татар кабер ташы (рәсемдә) сакланган.
Түгәрәкләп эшкәртелгән өске өлешенә чәчәк-яфрак үрелмәләре рәвешеңдә гаҗәеп матур нәкыш бизәк төшерелгән 94x48x20 сантиметр үлчәмнәрендәге бу ташның алгы һәм уң як өслегеннән түбәндәге текстны укыдык һәм күчереп алдык (язу юллары номерлап бирелә):
Алгы ягында:
1) Һуәл-хәййе әлләзи лә йәмүт вә күлли хәйи сәйәмүт калән-нәби галәйһис-сәлам
2) әд-дөнья сагать фәҗәәгальһа тагать садака каләннәби галәйһиссәлам
3) әд-дөнья җәйфат вә талябиһа киляб тарих мең дә сиксән икедә
4) дирләр ирде Чирүче угылы Килмөхәммәд үз уахтын-да (торырды) мөселманлардин
5) дога өмид өчен күрәрмен дөньяны вәйран бары бакый ирмәс һәмишә юк карары
Алгы якның уң кырында вертикаль рәвештә:
1) кәтәбәһе Килмөхәммәд ибне Ишмән
Гарәпчә гыйбарәләрне һәм башка аңлашылмый торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә, текстның татарчасы мондый рәвештә:
Алгы ягыңда:
1) Ул (Аллаһы Тәгалә) үлемсез, ә башка һәрбер тереклек иясе үләчәк. Пәйгамбәребез (Мөхәммәд), аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын, әйтте:
2) Дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр. Садака. Пәйгамбәребез (Мөхәммәд), аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын, әйтте:
3) Бу дөнья үләксәдер, аны этләр эзләп йөрер. Тарих мең дә сиксән икедә иде
4) Чирүче улы Килмөхәммәд үз вакытында (шушында җирләнде, шушында ята) мөселманнардан
5) дога өмет итеп. Күрәмен дөньяны вәйран булган хәлдә, берни дә мәңгелек түгел - Аллаһының моңа юк карары.
1) моны язучы Килмөхәммәд Ишмән улы
Килмөхәммәд Ишмән улы - XVII гасырның күренекле татар хаттаты (каллиграф, матур язучы) һәм ташъязмалар уючы. Аның тарафыннан язылган, калып-кыяфәтләре, үлчәмнәре, чәчәк-үсемлекләр төшереп ясалган үзенчәлекле бизәкләре, текстларының эчтәлеге һәм урнашу тәртибе, ниһаять, безнең көннәргә кадәр чагыштырмача әйбәт сакланышлары белән дә бер-берсенә охшаш булган кабер ташларының Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстандагы татар авылларыңда барлыгы билгеле. Шундыйларның бишесен Кукмара районыңда, сигезең Әгерҗе районында, берсен Балтач районында үзебез күреп, язмаларын укып өйрәндек. Ләкин Килмөхәммәд Ишмән улы үз исемен барысында да күрсәтмәгән. Шуңа карамастан, тышкы сыйфатлары һәм текстлары аларның бер үк кул белән башкарылганын ачык раслый.
Алгы яктагы текстның 1-3 юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 3-4 юллар вафат булу вакытын һиҗри ел исәбе белән (милади белән ул 1671-1672 елларга туры килә) күрсәтә, мәрхүмнең исемен һәм атасының исемен белдерә. 5 нче юлдагы борынгы төркичә шигъри юллар -Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары кабер ташларыннан ук күчкән традицион бер үзенчәлек.
Истәлектәге Чирүче дигән кеше исеме (бу очракта гүр иясенең атасының исеме) борынгы төрки телдә "гаскәри, сугышчы" мәгънәсен белдергән. Бу кеше исемең Олы Нырты янындагы Чәбия-Чүрчи авылы атамасының (халык телендә Чирчи-авыл дигән әйтелеш варианты да бар) килеп чыгышы белән дә бәйләп карарга мөмкиндер, бәлки. Әмма бу мәсьәлә махсус тирәнтен тикшеренүләр аша ачыклауны таләп итә.
Менә шундый кыйммәтле тарихи истәлек-ядкәр бар Олы Нырты авылы зиратында. Аның турында безгә мәгълүмат биргән, янына алып барган һәм зиратларны карап чыгуда теләп ярдәмләшкән Олы Нырты җирле үзидарә Советының ул вакыттагы рәисе Мидхәт әфәнде Хәсәновка бик рәхмәтлебез. Гарәп язулы әүвәлге кабер ташлары Саба районының башка авылларында да сакланып калгандыр. Газета укучылар бу хакта редакция аша безгә хәбәр итсеннәр иде.
Ирек Һадиев, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары.
Раиф Мәрданов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
“Саба таңнары” газетасыннан, 4 май, 2002 ел