Таш артындагы штампта: "Бу ләүхане хәлале..."
дип башлана.
Ташның ике кырында гарәпчә сүзләр
күренә. Әлдермеш авылы янындагы Карьер янында
XVI гасырдан калган ике таш ята иде язулары укырлык түгел.
Размерлары 100 х 50 х 22 см. чамасында. Ул ташлар янына яңарак
кына ике таш язып утыртканнар (гарәп графикасында).
Әлеге гүр иясе XVI гасырда, яки XVII гасырның
беренче яртысында яшәгән булган. Татар Алаты уртасында
бүгенге көндә язулы ташы югалган Корманай
баба кабере бар. Тарихи документлардан күренгәнчә
бу кеше казаклы татар Корманай Килдербишев 1603 елда, зур җирләр
биләп торган (3).
Урыс Алаты авылы чиркәве нигезенә Алат шәһәренең,
Казан ханлыгы дәверенә караган 6—7 ләп кабер
ташын салганнар (1895 елларда).
3. Чыршы авылы
Авыл зиратында Казан ханлыгы дәверенә карагаң
зур кабер ташы саклана. Размеры: 155 х 53 х 23 см. Башында һәм
кырларында шул дәвернең башка ташларына ошаган үсемлек
орнаменты бар.
Ташның куелу датасы XVI гасырның беренче яртысында
була. Казан ханлыгына каршы Мәскәү урысларының
күп санлы һөҗүмнәре булып
торган, алар Биектау, Әтнә, Арча якларындагы авылларга
кадәр һөҗүмнәр оештырганнар.
5. Урыс Әйшәсе авылы
Авылдан бер чакрым көнчыгышкарак, юл буенда борынгы татар
кабер ташы кисәге ята. Размеры 100 х 72 х 18 см. Таш сабан
белән җимертелеп, язулары бозылган. Сакланган ике
юлда:
Бу ташның татарның дин тарихын өйрәнү
өчен чыганак буларак файдасы зур.
8. Ташлы Кавал авылы
Авылдагы колхоз гаражы кырыенда чардуган эчендә бер таш
саклана. Размеры 160 х 47 х 19 см, урталай сынган, кемдер аны
цемент һәм такталар белән ныгытып куйган.
Таш XVII гасыр ахырына карый. Текст тугыз юл язудан гыйбарәт
булып, 3-—-5 юллар бөтенләй юкка чыккан диярлек.
1—2 юллар гарәпчә догалар:
Бу авыл янында ике урында XVI гасыр татар кабер ташлары сакланган.
Беренче төркем Казанка елгасы буендагы текә яр кырыенда
урнашкан.
Беренче таш
Размеры 150 х 52 х 25 см. Бу ташны бик нык җимерергә
тырышканлык эзләре сакланган. Ташның баштагы биш
юл язуы гарәпчә догалардан гыйбарәт, 6—7 юллары
татарча, калган юллары бозылган.
Корткачык авылы янындагы икенче төркем ташлар. Ташларның
бу төркеме тимер юл буенда, иген кыры эчендә калган.
Истәлекләргә зур зыян китерелгән, күбесенең
язулары укырлык хәлдә түгел.
Беренче таш
Яртылаш җиргә баткан, басып тора, размеры 73 х
50 х 17 см, Язу галәмәте бары ташның ян як
кырыенда гына калган: Калә нәби гәләйһиссәлам"
— ягьни "Пәйгамбәр нәби галәй һисәлам
әйтте" дигән хәдис башы гына. Таш Казан
ханлыгы дәверенә карый.
[95]
Икенче таш
Таш басып тора, язулары начар сакланган, размеры 92x50x20 см.
Йөзлегендә баштагы ике юлда гарәп сүзләре
укыла, башка язулары беткән.
Икенче ягындагы штампта: "Бу ләүхәне
хәлале Җаныш бина кылды" — дип язылган. Ташның
ян як кырыйларында хадисләр язуы сакланган.
Өченче таш
Басып торган таш, размеры 143 х 52 х 19 см. Йөзлегендәге
язулар бәреп ватылган. Икенче ягында штампта: "Бу
ләүхәне углы ... бина кылды" — дип язылган.
Ян якларында татар һәм гарәп телләрендә: