Гарәп язулы борынгы кабер ташлары, ягъни эпиграфик истәлекләр,
татар тарихи чыганакларының мөһим бер төре
булып тора. Борынгы Болгар, Алтын Урда дәверләре,
Казан ханлыгы кебек чорлардан калган ташъязмалар гына түгел,
ә соңгырак чорларга караган истәлекләрнең
дә әһәмияте зур. Фәкать алардагы
мәгълүматларны тирәнтен өйрәнергә
һәм лаеклы дәрәҗәдә
кадерли, саклый белергә кирәк. Моннан йөз
яисә ике йөз ел элекке ташларны, борынгы түгелләр
икән дип, битарафлык күрсәтү дәвам
итсә, булганнары да уалып-ватылып юкка чыгып бетәчәк.
Югыйсә, алар безнең газиз тарихыбыз! Әллә
кайчангы борынгылыкны гына эзләп йөреп, якынрак
тарихтагы кыйммәтле чыганакларны да кадерсезләсәк,
Ходай да кичермәс, киләсе буыннар да гафу итмәсләр!
Шуларны фәһемләп киңәш-табыш иткәннән
сон, без үзебезнең туган төбәкләребез
Әгерҗе һәм Кукмара районнарындагы барлык
мөселман татар зиратларын соңгы елларда максатчан
тикшереп чыктык, булган ташларның текстларын укып, күчереп
алдык, фотога төшердек. Шулай ук безнең тарафтан
Саба районы тулаем, Балтач районы өлешчә өйрәнелде.
(Бу гамәлебезнең төп эш урыннарыбызга бәйле
түгеллеген дә искәртик.)
Мәгълүмат өчен әйтеп үтик, 1998
һәм 1999 елларда Кукмара
районына оештырылган фәнни экспедицияләребез
нәтиҗәсендә 58 татар авылындагы 284
гарәп язулы кабер ташын өйрәндек. Әгерҗе
районындагы 2000 елгы экспедицияләребез дәвамында
48 торак пунктка нисбәтле 226 кабер ташы исәпкә
алынды һәм тикшерелде. Саба
районында исә 1994, 2001, 2002, 2004 елларда 62 авылдагы
зиратларда гарәп язулы 218 ташъязма өйрәнелде.
Борынгырак дәверләрдәгеләрен генә
карасак, Саба районында Алтын Урда чорына караган бер таш һәм
Казан ханлыгы дәверенең моңарчы галимнәр
тарафыннан өйрәнелмәгән ике ташын ачыкладык.
XVII гасыр эпиграфик истәлекләреннән Кукмара
районында биш, Әгерҗе районында тугыз таш өйрәнелде.
Боларның кайберләре турында галимнәргә
билгеле булса да, алар фәнни әйләнешкә
кертелмәгән иделәр. Шул ук вакытта татар галимнәреннән
Һ.Йосыпов һәм М.Әхмәтҗанов
1950— 1970 елларда күргән борынгы дүрт ташның
хәзергәчә сакланмаган булуы да ачыкланды.
XIX гасыр һәм XX гасыр башындагы күренекле
мәгърифәтчеләрнең, тарихта исемнәре
билгеле башка шәхесләрнең ташъязма истәлекләре
дә табылды. Болар турында тәфсилләп язылган
махсус мәкаләләребез булганга күрә,
монда киңәеп тукталмыйбыз.
Менделеев һәм Алабуга районнарындагы татар
авылларын да шул ук максатта тикшерү ниятебез алдан ук бар иде. Аллага
шөкер, бу эшне башкарып чыктык. Шушы ике райондагы татар зиратларын
өйрәнү өчен берничә сәфәр-экспедиция
оештырдык. Иң беренче махсус сәфәребез 2004 елның 2
маенда булды, аннан соң шул ук елның 16—18 октябрь
көннәрендә, 2005 елның 7—8 май һәм 12—15
октябрь көннәрендә килеп эшләдек.
Нәтиҗәдә, Алабуга районының ун торак пунктындагы
407, Менделеев районының унөч торак пунктында 147 гарәп язулы
ташъязма истәлек өйрәнелде.
Шунысы игътибарга лаеклы, без өйрәнгән
төбәкләр арасында Алабуга районы, татар авыллары исәбе
буенча башкалардан калышса да, ташъязма истәлекләрнең саны
ягыннан (барлыгы 407) иң беренче урында тора.
Бу районнарда без өйрәнгән
ташларның иң искеләре XVII гасырга карый, XVIII гасыр ташлары берәү дә юк, аннан соңгылары XIX гасыр (күпчелеге гасырның икенче яртысыныкы) белән XX гасырның башына нисбәтлеләр.
Элекке дәверләрдән алып, 1920 елларга
кадәр булган гарәп язулы барлык ташлар да (1920—30 елларда
куелганнары, фәнни әһәмиятләренә карап,
сайланма рәвештә) безнең тарафтан исәпкә алынды,
алардагы язмалар укылды һәм күчерелде, ташларның
үлчәмнәре билгеләнде һәм ташлар
үзләре фоторәсемгә төшерелде. Кызганычка каршы,
ташларның сакланышы төрлечә. Элеккерәкләре
генә түгел, XX гасыр башында куелган кайбер
ташларның да кеше исеме һәм елы кебек фактик
мәгълүмат язылган өлешләре ватылган яисә
хәрефләре коелып-уалып беткән.
Үз тәҗрибәбездән чыгып шуны
әйтә алабыз: республикабыздагы һәр татар авылының
зиратын тулаем, тәфсилләп тикшерү ысулы кызыклы
нәтиҗәләргә китерә. Эш уңайлыгы
өчен без аларны хәзерге административ районнар чикләрендә
өйрәнәбез. Гәрчә элекке төбәкара
багланышлар (шул исәптән, эпиграфик чыганакларның
үзенчәлекләре ягыннан караганда да) хәзерге район
чикләре белән тәңгәл килми, һәм бу
мөмкин дә түгел. Мәсәлән, шул ук Менделеев
районындагы күпчелек авылларның тарихи үткәне
Әгерҗе төбәге һәм Кама аръягы авыллары
белән тыгыз бәйләнгән булса, Алабуга районындагы
татарлар, нигездә, Мамадыш һәм Кукмара якларына ныграк
тартылганнар. Өйрәнелгән
ташъязма истәлекләр шушы төбәкләрдәге
авыллар тарихы өчен кыйммәтле материал булып тора. Алабуга,
Менделеев, Әгерҗе төбәкләрендәге татар
авылларының тарихы турында махсус мәкалә язу ниятебез
булганлыктан, мәсьәләгә хәзер тирәнтен
кагылмыйбыз.
Алабуга төбәге эпиграфик истәлекләре
Алабуга районында иске ташъязмалар барлыгы ун торак
пунктта: Алабуга шәһәренең иске мөселман
зиратында, Морт, Илмәт, Иске Юраш, Атау, Татар Дөм-Дөме,
Көек, Ядегәр, Салавыч һәм Каенлык авылларында табылды.
Салавыч һәм Каенлык авыллары инде беткәннәр, зиратлары
гына калган.