И, таш, сөйлә, бу кемнең кабере? Бу әле
һаман миңа караңгы, син шул караңгылыкны ач, үткән
заман тарихының бер генә юлыннан булса да хәбәрдар булыйм.
Мәҗит Гафури
Татар тарихы өчен гомуми әһәмияткә ия булган Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган кабер ташлары, тарихи чыганаклар буларак, Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов, К. Насыйри, Р. Фәхретдин, Г. Әхмәрев, Г. Рәхим, Һ. Йосыпов, Ф. Хәкимжанов, Җ. Мөхәммәтшин, М. Әхмәтҗанов кебек галимнәр тарафыннан өйрәнелгәннәр. Дөрес, Казан ханлыгы дәверенә караган кабер ташлары әле һаман да табыла һәм өйрәнелә тора.
Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы дәвердәге,
ягъни XVI-XVII гасырлардан башлап XX йөз башына кадәрге
меңләгән, хәтта дистә меңләгән
татар кабер ташлары гыйльми җәһәттән
аз тикшерелгәннәр. Шушы уңайдан галим Марсель
Әхмәтҗановның күптән түгел
генә дөнья күргән «Үткәннәрнең
каберен бел: Әлмәт төбегә эпиграфик
истәлекләре» китабын телгә алып
үтәргә кирәк2.
Нәфис һәм бик затлы бизәлешле бу хезмәт
- Әлмәт районына кергән авыллардагы мөселман
татар, керәшен, христиан, мәҗүси һ.б.ның
эпиграфик истәлекләрен өйрәнүге
багышланган. М.Әхмәтҗановның бу китабы
төбәк эпиграфикасын комплекслы өйрәнүнең
беренче тәҗрибәсе һәм башка төбәк-районнар
өчен, шулай ук фәннең бу тармагында тикшерүләре
дәвам итәчәк галимнәр өчен менә
дигән гамәли үрнәк.
Эпиграфик истәлекләрдәге текстларны уку катлаулы эш. Чөнки hәр таш үзенчәлекле, төрлечә рәвештә язылган. Шуңа күрә, аларны уку өчен гарәп язуын тану гына җитми, гарәп телен, татар ташъязма истәлекләренең традициясен, гарәп язуының почерк үзенчәлекләрен, җирле тарихны белү, тәҗрибә һ.б. шундый хасиятләргә ия булу таләп ителә. Кайбер авылларда, берничә ел элек Пакьстаннан килгән дин әһелләренә күрсәтеп, алар да укый алмаган ташларны укый алачагыбызга сагаебрак караучылар да булган иде. Пакьстанлы агайларның мондагы ташларны укый алмаулары аңлашыла, чөнки, беренчедән, алар ташъязмалардагы җирле традицияләрне, язу үзенчәлекләрен белмиләр. Икенчедән, ташларда кулланылган иске татар телен белмәүләре аркасында, төшенә алмаулары табигый. Шулай ук кайбер авылларда, моны мәрхүм карт муллабыз да укый алмады, бик әүвәлге, 300-400 ел элеккеге таш ди торган иде, дип әйтүчеләр дә очрады. Карт мулла укый алмаганлыгы да гаҗәп түгел, 300-400 ел дип әйтүе бераз шиклерәк, әлбәттә. 100 еллар дип чама белән әйткәненә безнең җор күңелле халкыбыз, телдән-телгә күчкәндә, берничә йөзне өстәгән булуы да бик мөмкин. Укып карагач, ул таш XIX гасыр ахырыныкы булып чыга. «Әлмисактан калган» шундый «борынгы» ташларны укып, елы мәгълүм булгач, зиратларда безне озатып йөрүче абзыйларның кайвакыт кәефләре дә кырыла.
Шулай ук кабер ташларындагы даталарның һиҗри ел исәбендә күрсәтелгәнлеген аңламыйча, ялгышучылар күп. Мәсәлән, XIX гасыр ахырында куелган, һиҗри белән 1300 нче ел дип күрсәтелгән ташның датасын гамәлдәге милади ел исәбе белән бутап, ягъни аны XIV гасыр башына нисбәт итеп, башлары әйләнә.
Кайбер авылларда зираттагы кабер ташларының иң әүвәлгесе XIX гасыр башында куелганлыгын белгәч, сөмсерләре коелучылар да бар. Нәрсә инде ул XIX гасыр, янәсе, менә XIV-XV-XVI гасырлар булсын иде ул, дип әйтүчеләр очрый. Андыйлары юк дип, игътибарсызлык, битарафлык кылганда, табигый, болары да сакланмаска, җуелырга мөмкин. Шуны истә тотарга иде. Тарихыбызның һәр дәверенә: ерактагысына да, якындагысына да бер төрле ихтирамлы вә игътибарлы мөнәсәбәт булырга тиеш.
Гомумән, халкыбыз борынгылыкны бик тә сөя, шул сәбәпле, тарих төшенчәсен фиргавеннәр, ул гына да түгел, мамонтлар чоры белән тиңләп карарга ярата. Гәрчә XX гасыр башы да, безнең кичәге көнебез дә тарих бит. Мамонт кебек эре хайван сөякләре табылганга «аһ» иткән хәлдә, үз бабаларыңның, авылдашларыңның, нәселеңнең 100-150 ел элек үткәндәге тарихларына битарафлык күрсәтү - һич тә дөрес гамәл түгел, безнеңчә.
диелгән. Татар кабер ташларына уелган бу традицион шигъри юллар Казан ханлыгы дәвере кабер ташларында еш очрый. Берничә ел элек Казан Кремлендәге Благовещение чиркәвен төзекләндерү эшләре вакытында да дивардагы уем өстенә аркылы салынган Казан ханлыгы дәвере татар кабер ташына юлыкканнар иде. Анда да шул ук шигъри юллар бар.
Икенче экспедициябез шул ук елның көзендә, 12-15 октябрь һәм 3 ноябрь көннәрендә үткәрелде. Бу юлы 12 авылга нисбәтле зиратлар һәм кабер ташлары өйрәнелде. Районның Иске Аккуҗа, Балтач, Чәчкә, Сәхрә, Татар Шаршадысы, Саклау, Татар Чилчәсе, Мәдъяр, Красный Бор, Атнагул һәм Гали авылларының зиратлары, Иске Эсләк авылы яныннан табылып, Сарапул музеена куелган таш тикшерелде.
Әгерҗе районы, Кукмара районы кебек үк эпиграфик истәлекләрне
фәнни җәһәттән өйрәнү
максатында аз тикшерелгән. Райондагы авылларның
шактыенда икешәр, хәтта кайберләрендә
өчәр зират яки аларның урыннары бар. Дөрес,
һәр зиратта да гарәп язулы ташлар сакланмаган.
Бер авылда 2-3 зират булуның да, һәммәсендә
борынгы ташлар сакланмауның да сәбәпләре
күп төрле. Кайбер авылларда иске зиратлар үзләре
сакланмаса да, урыннары билгеле. Мәсәлән,
Әгерҗе төбәгендәге Тирсә
авылында (ә бу авыл Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле)
борынгы зират булганлыгы мәгълүм. Татар тарихчысы
Гайнетдин Әхмәрев 1906 елгы бер мәкаләсендә
Тирсә зиратының, Болгар дәвере зиратлары мисалынча,
«ташбилге» дип аталганлыгын язып калдырган5.
Тирсә авылы халкының хатирәләре буенча
(бу хакта «Мирас»
журналында М. Әхмәтҗанов та язган иде6),
1956-57 нче елларда бу авылның борынгыдан сакланып килгән
зираты туздырылып, аның урынына авыл хуҗалыгы машиналары
паркы корылган. Тәбәрле авылының иң
әүвәлге зираты урман янында калган, икенче
иске зираты Тирсәнекенә охшаш фаҗига кичергән.
Совет хакимлеге урнашкач, Тәбәрле авылы зиратының
агачларын кисеп, амбар төзегәннәр, ә
булган ташларын аның нигезенә салганнар дип сөйлиләр.
1980 нче елларда исә шул зират урынына, халык каршы булса
да, Мәдәният йорты төзеп куйдылар. Моннан
ун еллар элек шул иске зираттан калган бер таш, үз урыныннан
кубарылган һәм язулары җуелган булса да, коймага
сөялеп тора иде. Хәзер инде ул да күренми.
Зиратларны «иске» яки «яңа» дип
әйтүдә дә шартлылык бар. Мәсәлән,
шул ук Тәбәрле авылының хәзерге зиратына
беренче мәртәбә XIX гасыр башында, ягъни ике
йөз ел чамасы элек, җирли башлаганнар.
Язгы сәфәребез кызыклы табышларга бай булды. Мәсәлән, Кыдырлы авылы зиратында исеме югарыда телгә алынган Шамил әфәнде Заитовның бабасының бабасына (хаҗи Зәйнетдин мулла Заһид угылына) куелган XIX йөз кабер ташы табылды. Кыдырлыда һәм, гомумән, бу төбәктә билгеле Заитов фамилиясенең башлангычы Заһид исемле мулладан килгәнлеге расланды һәм Кыдырлы зиратының бер өлешендә XIX йөздә һәм XX йөз башында шул мәшһүр нәселгә мөнәсәбәтле кешеләр җирләнгәне дә ачыкланды. Шунысы да кызыклы: бу нәсел каберләренә шул чорда ук тимердән челтәрләп, нәфис итеп эшләнгән чардуганнар куелган. Ә ул вакытлардан сакланган металл чардуганнар, гомумән, сирәк очрый. Кыдырлы зиратында алар берничә, авылның иске зиратында да шундый ук бер чардуган бар. Шул ук стильдәге тимер чардуган бу нәселдән булган сәүдәгәр һәм җир-биләүче, бу төбәктә химаячелек гамәлләре белән танылган Әхмәдшакир Заитов XX йөз башында нигезләгән Саклау авылында да бар. Барҗы-Умга авылында да XX йөз башында эшләнгән затлы металл чардуганга юлыктык.
Элек күренекле затларга кирпечтән яки таштан төрбәләр яки коймалар кору традициясе дә булган. Сокман авылы зиратында почмаклары зур кирпеч баганалы, ә коймалары агачтан сырлап эшләнгән чардуган бар (хәзер исә агач өлеше юкка чыккан диярлек). Чардуган эчендә ике кабер ташы тора. Алар 1894 һәм 1897 елларда вафат булган Габделгалләм хаҗига һәм аның кызына куелганнар. Наҗар авылында XIX гасырда яшәгән ишан Габделгаффар Наҗарый кабере бик мәһабәт рәвештә, биек итеп кирпеч һәм агач койма белән әйләндереп алынган. Аның каберен зиярәт итәргә әле дә йөриләр. Бу затның исеме татар тарихчысы Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» хезмәтендә дә очрый.
Әгерҗе районында да без ачыклаган иң борынгы
ташлар XVII гасырга карыйлар. Бу ташларның да һәммәсе
Кукмара районындагы XVII гасыр ташларын язган оста - Килмөхәммәд
Ишмән угылы тарафыннан эшләнгән. Кайберләрендә
ташны уючы останың исеме язып та куелган. Шунысы кызыклы,
Килмөхәммәд Ишмән угылы язган ташлар
Татарстанның башка районнарында (Лаеш,
Менделеев, Балтач, Саба
һ.б.) һәм республикабыздан читтә дә
(Башкортстан һәм Чуашстан) булуы мәгълүм.
Әгерҗе төбәгендә XVII йөздә
куелган шундый сигез таш ачыкланды.
Һарун Йосыпов биргән XVII йөз ташлары исемлегендә 22
торак пункт исәпкә алынган. Әмма Әгерҗе районындагы
ташлар анда күрсәтелмәгән7.
Бу районда XVII гасырга караган 8 таш ачыклануы,
фән өчен дә, һичшиксез, кызыклы яңалык.
М. Ахметзянов. О лексике татарских эпитафий XVII-XVIII вв. // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников.-Казань,1983.-С.75-83; М. Әхмәтҗанов. Татар кулъязма китабы.-Казан,2000.-Б.16.
М. Әхмәтҗанов. Тирсә
ташы // Мирас.-1991.-№1.-Б.84-86.
Раиф Мәрданов,
Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты;
Ирек Һадиев,
Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары