Ирек ҺАДИЕВ, Раиф МӘРДАНОВ
Кукмара һәм Әгерҗе районнарында үткәрелгән нәтиҗәле эпиграфик экспедицияләребездән соң, башлаган шушы фәнни юнәлешебезнең дәвамы буларак, Саба районы авылларындагы гарәп язулы кабер ташларын максатчан рәвештә өйрәнеп чыктык. Районның туган якны өйрәнү музее бу эшкә шактый зур кызыксыну белдерде. Әлбәттә, тарихи тикшеренүләргә бәйле гамәлләрнең беренче чиратта Саба районы хакимияте тарафыннан хуплануын, җитәкчеләрнең аңлавы, теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән башкарылуын да ассызыклап әйтергә, хәерхаһлы мөнәсәбәтләрен мактау һәм рәхмәт сүзләре белән тәкъдир итәргә кирәк. Без 2001, 2002 һәм 2004 елларның яз-көз айларында районның 62 татар авылында булып, зиратларын, каберлекләрне тикшердек һәм алардагы эпиграфик истәлекләрне укып, язып алдык, фоторәсемгә төшердек. Барлыгы 218 борынгы кабер ташы табылу һәм теркәп алыну — Саба районы авылларының тарихи ташъязма истәлекләргә шактый бай булуын дәлилли. Аларны барлау, нигездә, төгәлләнде дисәк тә була. Гомуми нәтиҗәләрне туплап журнал укучылар игьтибарына тәкъдим итәбез.
Саба җирлегендәге иң борынгы ташъязма истәлек — Эзмә авылы басуында сакланган XIV йөз кабер ташы. Ул күпләргә мәгьлүм, тексты белгечләр тарафыннан укылган, аның турында фәнни әдәбиятта да шактый язылган, — ягъни, районда яшәүчеләргә дә, галим-голәмага да яхшы таныш. Шуңа күрәдер дә, игътибардан читтә калмаган: чардуган белән әйләндереп алынган, калай түбә белән капланган һәм чардуганына гамәлдәге хәрефләр белән "Йосыфҗан бине Xөсәен. 1332" дигән язу да беркетелгән. Ләкин, бу ташның янәшәсендәге, ягъни шул ук чардуган эчендәге һәм шул ук түбә астындагы икенче кабер ташы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Бары тик этнограф һәм тарихчы галим Н.И. Воробьев кына 1929 елда басылып чыккан бер мәкаләсендә (О болгаро-татарских надгробных камнях Мамадышского кантона ТССР// Материалы по охране, ремонту и реставрации памятников ТССР. 3-й вып.— Казань, 1929.—С. 11-13) шушы каберлек турында яза, андагы ике болгар ташының һәм 5 кисәккә ватылып җирдә ята торган, күпертмә язулы тагын бер ташның (анысын галим Казан ханлыгы чорына, төгәлрәге, 1534 елга карый дип белдерә; хәзерге вакытта да чардуган эчендә таш кисәкләре аунап ята, ләкин аларда нинди дә булса язу билгеләре, бизәк элементлары бөтенләй күренми) тышкы күренешләрен тасвирлый һәм үлчәмнәрен бирә. Аның язуына караганда да, хәзерге өлкән буын кешеләренең сөйләүләре буенча да, шушы тирәләр — борынгы зират урыны, күп еллар элек андагы кабер ташларының да саны дистәдән артык булган.
Күренекле эпиграфист-галим Һарун Йосыпов та борынгы татар кабер ташларына багышланган хезмәтендә (Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. — М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960.— С. 188-189.—Табл. 11.) [162] Эзмәдәге бер (беренче) ташны гына тасвирлый, ягъни, фоторәсемен, үлчәмнәрен, гарәп хәрефләре белән текстын һәм шушы текстның рус теленә тәрҗемәсен бирә, тарихи чорын (датасын) билгели.
Икенче (өйрәнелмәгән) таш өслегендәге беленер-беленмәс гарәп язуы элементларыннан кайбер сүз-гыйбарәләргә ачкыч таба алдык. Беренче өч юлга язылган гарәпчә дини гыйбарәләр укылды ("Лә иләһә иллә Аллаһы...", "Һуәл-хәййе әлләзи лә...", "Рабби лә тәдәрри ли-әмурни вә..."; тәрҗемәләре — "Аллаһыдан башка илаһи зат юк", "Ул (Аллаһы Тәгалә) үлемсез", "Аллаһыньщ әмереннән качып булмый" мәгънәләренә туры килә), 4-7 юлларда "Йосыф хаҗи", "җиати җүр" (җиде йөз), "рихләт" дигән сүзләрне тануга ирештек. Таш өслегенең бөтенләй кыршылган уң як яртысы текстның эчтәлеген тагын да тулырак ачыкларга мөмкинлек бирмәде, ләкин укылган кадәресе дә бик әһәмиятле нәтиҗәгә китерә: кабер ташының монысы да XIV йөзгә карый, ул янәшәдәге ташка исеме теркәлгән "Йосыф хаҗи улы Xөсәен"нең (күренекле эпиграфист галим Һ. Йосыпов укылышында да, безнең укылышта да нәкъ менә шулай, ә чардуганга беркетелгән тактадагыча, "Йосыфҗан бине Xөсәен" түгел!) атасына, ягъни шушы Йосыф хаҗига яисә аның башка бер баласына куелган. Димәк, алга таба фәнни әдәбиятта Саба районының Эзмә авылына бәйләп бер генә түгел, ә ике эпиграфик истәлек — ике борынгы кабер ташы — турында сүз йөртү зарур.
Һарун Йосыпов 1960 елларда язып калдырганча, Саба районының Иске Мичән, Кече Шыңар һәм Эзмә авылларында Казан ханлыгы дәвере ташъязма истәлекләре булган. Эзмәдәге XVI йөз кабер ташының ватылып харап булуы турында югарыда әйтелде инде. Безнең экспедиция вакытында Иске Мичәндәгесе дә табылмады. Кече Шыңарда борынгы кабер ташы барлыгын язса да, Һ.Йосыпов аның текстын бастырмаган, елын һәм андагы кеше исемен дә күрсәтмәгән. Xәзерге көндә мәктәп музеенда бу ташка бәйләнешле кызыклы язма мәгълүмат саклана. Аннан аңлашылганча, авылның элекке мулласы Мөхәммәтҗан хәзрәт биредә җирләнгән кеше турында "Бу кеше көймәле арбага утырып, гаиләсе белән каядыр барышы булган. Безнең авыл якынына килгәч, ул каты авырган. Xатыны аңа эчертү өчен сөт эзләп безнең авылга кергән, иренең авыруын һәм сыер сөте эчәсе килгәнен әйткән. Ләкин ул сөт эчеп кенә терелмәгән. Шул туктаган урыннарында арбада үлгән. Авыру булгач, халык аны авылга кертмәгән, шул ук урында күмгәннәр. Әле ул вакытга авыл кечкенә булган, мәрхүм күмелгән җирләр басу булып, авылга шактый ерак булган. Бу кешенең исеме "Ала күз Xафиз", үзе коръәнхафиз (ягьни Коръәнне яттан белүче) һәм мулла булган. Аның каядыр күчеп барышы икән. Моңа якынча 500 еллап чамасы булырга тиеш,"— дип сөйли торган булган һәм үзенең Коръән бите читенә язып та калдырган, имеш.
Xәмит Тимершин ихатасындагы бу ташның язуларын укыгач, шуларны ачыкладык. Таш һиҗри (мөселманча) ел исәбе белән 930 елның рабигыль-әүвәл аенда (гамәлдәге ел исәбе белән 1524 елның гыйнвар аена туры килә) вафат булган кешегә куелган. Текстта Шәех би угылы Алакүз, Xафиз абыз дигән исемнәр бар. Аннан соң "... суга барып шәһид булды" дигән сүзләр язылган. Кызганыч ки, таштагы хәрефләрнең кайберләре җуелганлыктан, текстның төп-төгәл мәгънәсен аңларга читенрәк. Ташның язулы алгы ягы татар эпиграфик истәлекләренә хас традицион кайма бизәк белән әйләндереп алынган. Ян-якларында татарча һәм гарәп телендә "Күрәмен дөньяны вәйран булган хәлдә, берни дә мәңгелек түгел — Аллаһының [163] моңа карары юк" мәгънәсендәге шигъри юллар уелган, бу да — Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары кабер ташларыннан ук күчкән традицион бер үзенчәлек. Әлеге ташның биеклеге — 135 см, иңе — 47 см, калынлыгы — 17 см.
Олы Шыңар авылы басуында да әһәмиятле тарихи истәлек бар. "Совет хакимлеге урнашу дәверендә күрше авылларның берсеннән килеп, мондагы кешеләр белән үзара низагка кергән комсомол егет биредә җирләнгән, тимер чардуган эчендәге таш шуңа куелган, имеш", — дип авыл кешеләре сөйләгән риваять дөреслекне чагылдырмый. Чөнки ташның тышкы билгеләре үк, ягъни калыбы, бизәкләре, язу рәвеше аның күпкә борынгырак булуын күрсәтеп тора. Бу ташның Казан ханлыгы дәверенеке булуы шиксез. Текстның баштагы берничә юлыннан традицион дини-фәлсәфи гыйбарәләр таныла, ә кеше исеме һәм елы теркәлгән аскы юллары сакланмаган. Арткы ягында "Бу ләүхне хәлале Көләчхан бина к[ылды]" дип язылган, ягъни ташны мәрхүмнең хатыны Көләчхан ясатып куюы әйтелгән. Уң һәм сул як кырларында Кече Шыңар ташындагыча ук шигъри юллар уелган. Бу эпиграфик истәлекнең табылуы һәм аныклануы — Саба төбәгенең үткәне өчен дә, тарих фәне өчен дә, һичшиксез, мөһим яңалык. Аның турында фәнни хезмәтләрдә моңарчы мәгълүмат юк диярлек иде.
Олы Нырты авылының иске зиратында XVII йөз (1671-1672 нчы еллар) татар кабер ташы сакланган. Түгәрәкләп эшкәртелгән өске өлешенә чәчәк-яфрак үрелмәләре рәвешендә гаҗәеп матур нәкышь-бизәк төшерелгән 94 х 48 х 20 сантиметр үлчәмнәрендәге бу ташның алгы һәм уң як өслегеннән түбәндәге текстны укыдык һәм күчереп алдык (язу юллары номерлап бирелә):
Гарәпчә гыйбарәләрне һәм башка аңлашылмый торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә, текстның татарчасы мондый рәвештә:
Килмөхәммәт Ишмән улы — XVII гасырның күренекле татар хаттаты (каллиграф, матур язучы) һәм ташъязмалар уючы. Аның тарафыннан язылган, калып-кыяфәтләре, үлчәмнәре, чәчәк-үсемлекләр төшереп ясалган үзенчәлекле бизәкләре, текстларының эчтәлеге һәм урнашу тәртибе, ниһаять, безнең көннәргә кадәр чагыштырмача әйбәт сакланышлары белән дә бер-берсенә охшаш булган кабер ташларының Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстандагы татар авылларында булуы билгеле. Шундыйларның бишесен Кукмара районында, сигезен Әгерҗе районында, берсен Балтач районында үзебез күреп, язмаларын укып өйрәндек. Ләкин Килмөхәммәт Ишмән улы үз исемен барысында да күрсәтмәгән. Шуңа карамастан, тышкы сыйфатлары һәм текстлары аларның бер үк кул белән башкарылганын ачык раслый.
Алгы яктагы текстның 1-3 нче юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 3-4 нче юллар вафат булу вакытын һиҗри ел исәбе белән (милади белән ул 1671-1672 нчы елларга туры килә) күрсәтә, мәрхүмнең исемен һәм атасының исемен белдерә. 5 нче юлдагы борынгы төркичә шигырь—элеккерәк чор кабер ташларыннан килгән традицион дәвамчанлык мисалы.
Истәлектәге Чирүче дигән кеше исеме (бу очракта гүр иясенең атасының исеме) борынгы төрки телдә "гаскәри, сугышчы" мәгънәсен белдергән. Бу кеше исемен Олы Нырты янындагы Чәбия-Чүрчи авылы атамасы (халык телендә Чирчи-авыл дигән әйтелеш варианты да бар) белән дә бәйләп карарга мөмкиндер. Әмма бу мәсьәлә махсус тирәнтен тикшеренүләр аша ачыклауны таләп итә.
Тимершык авылы янындагы тау битенә күмелгән Изге Тимершәех бабаның кабере дә — борынгыларның берсе. Әмма аның үз заманында куелган ташы юк, ул бәлки бөтенләй куелмаган да булгандыр. Якынча XIX йөз ахырында — XX йөз башында куелган гарәп язулы ташы исә өч кисәккә ватылган, анда бернинди дә дата күрсәтелмәгән.
Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Саба районнарында үткәргән фәнни-тикшеренү эшчәнлегебез нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанның әлеге төбәкләрендә XVIII йөзгә караган ташъязма истәлекләр бик сирәк очрый. Саба районының бер генә авылында — Түбән Симеттә — бары тик бер генә шундый таш табылды. Ул — түбәннән югарыга таба тарайтылган калыплы, бизәксез гади комташ, чагыштырмача тәбәнәк (42 см), тар (17—13 см) һәм юка (10 см), язу рәвеше дә камил түгел, текстында мәгьлүмат бик саран бирелгән. Өстәвенә, кабергә иңдерелгән затның исеме язылган аскы өлеше ашалып, хәрефләре җуелган. Әмма текстта мәрхүм(ә)нең вафат булу вакыты күрсәтелгән һәм бу дата, башка ташъязмалардан аермалы буларак, сүзләр белән милади ел исәбендә язылган. Биредә текстны тулаем китерәбез: "Лә иләһә иллә Аллаһы, Мөхәммәд рәсүлуллаһе. Тарих мең дә йете йөз дә йетмеш тукызынчы елда вафат булды ошбу кабер иясе..."
Тарих өчен аеруча әһәмиятле кабер ташларының XIX йөздә һәм XX йөз башында куелганнарына да киңрәк тукталыйк.
Казанчы Бигәнәй авылындагы "Ишан каберлеге" ташлары, гомумән, эшләнешләре, бизәлешләре, текстларының мәгьлүматлылыгы җәһәтеннән аерым әһәмияткә ия. 1994 елда Казанчы Бигәнәй авылының "Ишан зираты"нда булып, гарәп язулы дистәләп ташны укыдык һәм текстларын хәзерге язуга күчердек.
Каберлек үзе 12 метрга 16 метр чамасы зурлыктагы мәйданны били, табигый известьташтан өелгән койма белән уратып алынган. Каберлек эченә керү өчен тимердән ясалган капкасы да бар. Зурлыгы һәм үзенчәлекле формасы белән башкаларыннан аерылып торган бер кабер ташы, җирле халыкның раславы буенча, Казанчы Бигәнәйдә яшәгән, халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән дин [165] эшлеклесе Вәлиәхмәт ишан Мөхәммәтгалим угылы каберенә куелган. Эшләнеше ягыннан традицион булмаган әлеге ташның гомуми биеклеге 1 метр 70 сантиметр чамасында һәм ул өч ярус-баскычтан гыйбарәт. Иң очында комлы-цементлы измәдән "чалма" эшләп куелган. Икенче яруска 2 сантиметр калынлыгындагы язулы мәрмәр плитә беркетелгән булган, кызганыч, ул бөтенләй диярлек сакланмаган, кабер өстендә яткан берничә кыйпылчыгын гына күрә алдык. Очлаеп менгән өске яруста ай һәм йолдыз сурәте, "Лә иләһә иллә Аллаһы" гыйбарәсе уелган. Түбәнге яруста ташка язулар уючы оста Фәтхелкадыйр Кәлмитевнең исеме теркәлгән.
"Ишан зираты"ндагы башка ташларның күбесе гадәти формада, бер-берсенә бик охшаш. Текстларыньщ язу өслүбе аларның, нигездә, бер кул белән башкарылганын күрсәтә. Кайберләрендә Мөхәммәтзакир исемле бу останың исеме дә уелган. Аның хәзерге Алабуга районына керә торган Морт авылыныкы икәнлеген ачыкладык. Ул язган ташлар Алабуга, Менделеев һәм Әгерҗе районы авылларындагы зиратларда да сакланган. Бигәнәйдәге "Ишан зираты" ташъязмалары, гомумән, әлеге төбәкнең Алабуга ягы белән тыгыз элемтәләре булганлыгын дәлилли. 1918 елда 85 яшендә үлгән Әсфәндияр Гаделшаһ угылы Мозаффаров каберенә куелган затлы ташта да моны раслаучы мәгълүмат бар: "Сатышта укыгач, Бохарада 8 ел белем алганнан соң, Алабуга өязенең Дөмдөм авылында 45 ел имам булып, кияве ишан хәзрәткә кунакка килгән вакытында Бигәнәйдә вафат булды."
Байлар Сабасы элек-электән үк тирә-яктагы зур авылларның берсе булган, авыл эчендәге иске зиратының мәйданы да кечкенә түгел. Үсеп утыра торган агачларына караганда, зират шактый ук борынгы да булырга тиеш, әмма, ни кызганыч, моны расларлык нигезле дәлилләр — бик әүвәлге кабер ташлары гына сакланмаган. Зираттагы ташларның иң әүвәлгесе — 1810 елгы, шулай ук 1834, 1839, 1878 елларда вафат булган кешеләргә куелганнары бар, ә күпчелеге, ягьни 14 ташның сигезе 1920-1930 нчы елларга нисбәтле. Арада затлылыгы, купшылыгы, күренекле, абруйлы затка куелуы белән аерылып торган кабер ташы юк. Борынгы кабер ташларын өйрәнүче галим Марсель Әхмәтҗановның бер мәкаләсендә (Татар дөрбәләре тарихына// Татарская археология. —2002-2003. - №1-2.—Б. 149.) әлеге зират турында мондый юллар бар: "Яндырылган кызыл кирпечтән эшләнгән өй сыман (түбәсез) дөрбә Байлар Сабасы зиратында булып, аның тик нигезе генә калган. Дөрбә Абалаковлар дигән сәүдәгәрләрнеке булып, 1940-50 нче елларда кирпеч хаҗәте өчен сүтеп бетерелгән". Районның Сатыш, Түбән Шытсу авыллары зиратларында заманында төрбә итеп тезелгән ташларның берничә рәте, Иске Икшермә, Татар Икшермәсе зиратларында исә табигый ташлардан өелгән зур гына төрбәләр әле дә саклана.
Районның Сатыш авылы — йөзәрләгән татар яшьләренә гыйлем өйрәткән, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән мәдрәсәсе белән XIX йөз — XX йөз башында тирә-якта мәшһүр булган мәгьрифәт үзәкләренең берсе. Әнә шул укымышлылык, мәдәнилек рухы зиратта бүгенгәчә сакланган, ул каберташ истәлекләрендә сизелә. Алар биредә затлы, бизәкле, биек һәм нык итеп эшләнгән, текстлары да матур, гарәп хәрефләре белән камил язылган. Авыл имамнары һәм мәдрәсә мөгаллимнәре вазыйфаларын үтәгән мулла Җарулла бине мулла Бикмөхәммәт, дамелла Мөхәммәт бине дамелла Мөхәммәтгали, дамелла Габдеррахман ибне дамелла Мөхәммәт зиратта соңгы сыену урыннарын тапканнар. Шушы бер зиратта гына да гарәби язулы һәм фәнни җәһәттән әһәмиятле 13 истәлек теркәп алынды. Чагыштыру өчен: [166] Байлар Сабасының үзендәге иске зиратта теркәлгән ташларның саны — 14, Казанчы Бигәнәй авылының гомуми зиратында һәм "Ишан зираты"нда җәмгысе — 16, Яңа Мичән һәм Пүкәл зиратларында — унар, Түбән Утарда — 9, Олыязда — 8; калганнарында бу саннар кимрәк.
Сабай авылы зиратына шушы төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе, мулла Гыйльман Яхин җирләнгән. Кабере өстенә куелган таш сынып-ватылып берничә кисәккә аерылган, шул сәбәпле, төгәл вафат елын укып булмый, бары тик 1850 нче елларда икәнлеген чамаларга мөмкин. Гыйльман Яхин — күренекле татар мәгьрифәтчесе Таиб Яхинның (1844-1910) атасы. Аның туган-үлгән елларын (1801 — 1853) архив документлары буенча ачыкладык. Гыйльман хәзрәтнең улы Габделгалләмгә куелган таш та шушы ук зиратта. Ул 1910 елда 78 яшендә дөнья куйган. Шул тирәдә үк Габделгалләмнең хатыны Гөлбәширә Габделмән кызы (1834—1890) һәм аларның уллары Габдулла (1862-1918) да җирләнгән, каберләре өстендә ташлар бар.
Шиһабетдин Мәрҗанинең "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең "Асар" китапларында исеме телгә алынган Фәхретдин хәзрәт Бикмөхәммәт мулла улы (1865 елда вафат) һәм аның хатыны Бибимәфтуха Ягькуб кызы (1886 елда вафат) Урта Саба авылы зиратында янәшә күмелгәннәр, агачтан бик нык һәм күркәм итеп ясалган чардуганнары эчендә тагын да күркәмрәк һәм затлы итеп эшләнгән кабер ташлары тора.
Татар Икшермәсе авылы зиратында шушы тебәкнең тагын бер танылган затларыннан имам, мөдәррис һәм мөхтәсиб Таҗетдин Сәйфетдин мулла улына (1799-1866) куелган кабер ташы игьтибарга лаек. Шушы ук ташның уң ягында янәшә җирләнгән хатыны Бибихәнифә (Түбән Тегермәнлек авылы имам-мөдәррисе Габделмәҗит хәзрәт кызы, 1870 елда вафат), ә сул ягында шулай ук янәшә җирләнгән атасы Сәйфетдин мулла Габбас улы Кышкарый исемнәре уелган.
Оет авылында 49 ел имам булып торган Шаһиәхмәт Бәхтияр улының (1893 елда вафат) кабер ташы тулаем диярлек гарәп телендә язылган булуы белән үзенчәлекле.
Аккүл Бигәнәй авылы зиратында ирле-хатынлы мулла Җәлалетдин Сәгыйт улы Колаев (1819-1908) һәм Бибикамәр остазбикә Бикмөхәммәт хәзрәт кызы (1833-1895) җирләнгән. Аларның ташларыннан бераз читтәрәк Җәлалетдин Колаевның уллары Әхмәтшаһка (1842—1866), Мөхәммәтсафага (1871—1898), Йосыф муллага (1862—1924) куелган нәфис һәм бик матур язулы кабер ташлары да бар. Бер зиратта бер үк гаиләдән булган биш кешенең язулы ташлары сакланып калу — игътибарга лаеклы күренеш.
Кече Шыңар авылы зиратындагы ташларның берсе мәгьлүматлылык ягыннан әһәмиятле. Анда мондый юллар бар: "Бу кабердә галимә Маһруй дамелла Әхмәткәрим кызы, имам Мөхәммәтҗан хәзрәт зәүҗәсе (хатыны). 1924 ел 24 декабрь 67 яшендә вафат. Маһруй абыстай 49 ел Кече Шыңарда балалар укытып гомер итте. Алты угылын имамлык ләвазименә (вазыйфасына) калдырып китте."
Шактый ук тулы текстлы эпиграфик истәлекләр тагын берничә авылда бар. Менә шундыйларның берсен Кызыл Мишә авылы зиратында очраттык: Һиҗри 1328 сәнәдә (мөселманча ел исәбе белән 1328 елда) маһе рәҗәбнең (рәҗәп аеның) 2 нче йаумендә (көнендә) карьяи Пүскән (Пүскән авылының) имам Габделәхәт [167] әһлиясе (хатыны) Гайшәбикә бинте мулла Әхмәтхафиз (Әхмәтхафиз мулланың кызы) 1910 нчы миладидә (христианча ел исәбе белән 1910 елда) июнь 28-ендә 26 яшендә йауме җомга (җомга көнне) даре бәкага рихләт кыйлды (мәңгелек дөньяга күчте). Өстәвенә истәлекнең икенче ягына "Бисмилла...", Коръән гыйбарәсе һәм гарәпчә шигырь юллары да язылган. Мәртен авылы зиратында куелган тагын бер таш текстын да мисал итеп китерик. Аның алгы өслегендә "...Сәнәи 1881 (1881 ел) февраль 2 нче йаумендә (көнендә) мулла Шәмсетдин мулла Садыйк угылы 66 яшендә Мәртен авылында мәдфүн (җирләнде) 35 сәнә (ел) имам булып гомер кичерде. Рәхимәһе Аллаһы Тәгалә рәхмәтән васигатән (Аңа Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте булсын). Амин". Ташның уң һәм сул ян якларында исә "Бу көн бәңа (миңа) икән — йарин сәңадыр (иртәгә сиңадыр), галәмәтдин морадым (язулы таш куйдыруның максаты) — бер догадыр" дигән юллар уелган.
Төбәк авылы зиратында, традицион эшләнештәге һәм текстлары гадәтирәк эчтәлектәге кабер ташлары белән беррәттән, шулай ук бер үзенчәлеклесе бар. 1936 елда 63 яшендә вафат булган Сәхибкамалга куелган ташъязмада аның 4 буын ата-бабасы язылган, ягьни кечерәк кенә бер шәҗәрә теркәлгән. Схематик рәвештә аны болай күрсәтик: Сәхибкамал—Нурмөхәммәт—Бикмөхәммәт—Бикчәнтәй—Рәим. Кабер ташына шәҗәрә язу — бик кызыклы һәм тарихи яктан да әһәмиятле күренеш.
Саба төбәге эпиграфик истәлекләренен кайбер гомумирәк сыйфатларына тукталыйк. Мөгаен, беренче чиратта, бу як халкында әүвәлге традицияләргә карата хөрмәтнең зурлыгы һәм аларны сакларга омтылу сәбәбеннәндер, авыл зиратларында 1940—1950 нче елларда, хәтта 1960-1970 нче елларда куелган, калып-кыяфәтләре, текстларының төзелү тәртипләре белән XIX йөз ахыры — XX йөз башы истәлекләренә охшаш гарәп язулы кабер ташлары чагыштырмача күп очрый. Традицияләр дәвамчанлыгын күрсәтә торган факт буларак, бу күренеш, һичшиксез, игътибарга лаек.
Кабер ташлары ясап кую өчен Саба төбәгендә күбрәк җирле табигый материал — нигездә, комташ кулланылуын, аның бик гади калыпта, кайбер очракта хәтта примитив дәрәҗәдә генә эшкәртелүен, шомартылуын һәм бизәлүен дә билгеләп үтәргә кирәк. (Әлбәттә, уалучан һәм көпшәк булганга, комташны яхшылап эшкәртү мөмкинлекләре, теләгән очракта да, чикле икәнлеген онытмыйк.) Бу үзенчәлекнең эпиграфика фәне өчен аянычлы икенче бер ягы бар — мондый кабер ташлары озак сакланмый, мүкләнә, ашала, сына-ватыла, язулары да тиз уала. Зиратларда билге-истәлек сыйфатында очлырак бер башын өскә каратып, аскы өлешен бераз җиргә батырып, язусыз һәм шәкелсез яссы известьташ кисәкләре бастырып кую гадәте дә киң таралган булган. Бу соңгы үзенчәлекләр монда яшәгән гади халыкның матди хәленә, көнкүреш дәрәҗәсенә дә бәйле булган, әлбәттә.
Калын тактаны кабер ташы калыбынча эшкәртү һәм өслегенә гарәби язулар уеп яисә нәсел тамгасы сугып мәрхүмнәрнен каберләре өстенә утырту очраклары Саба районында, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ешрак күзәтелә. Агач — әлбәттә, арзанлы, кул астында гына булган һәм эшкәртергә дә уңайлы материал, аны кабер ташларына хас формага китерү кыен түгел. Әмма Саба районында табылган шундый өч эпиграфик истәлекнең икесендә текстларны гаҗәеп дәрәҗәдә нәфис гарәби хәрефләр белән агачка уеп төшерү өчен бик зур осталык кирәк булганлыгы ачык күренеп тора. Агачның да ныгын, чыдамлысын сайлый белгәннәр безнең бабайлар — череп-таркалып бетмичә, язулары бозылмыйча хәзерге көннәргә кадәр сакланып калулары да бер гаҗәеп хәл бит боларның! Такта-билгеләрнең берсе Тимершык авылы зиратында, ул тумышы белән Бөкәш (Котлы Бөкәш?— авт.) авылыннан булган, Тимершыкта имамлык иткән һәм илле ел буе мәдрәсәдә гыйлем биргән, 92 яшькә җитеп 1867 елда бакый дөньяга күчкән мулла Xәмит Галикәй угылына куелган. Икенче тактаны Сатыш авылы зиратында күреп, язуларын укыдык, ул — 1906 нчы елда вафат булган Гыйрфан угылы Гатиятулланыкы. Өченчесе, 1939 елда бу дөньядан киткән Мөбарәкша Тимербай угылының исеме язылып, Юлбат авылы зиратында куелган. Югары Симет, Оет, Өчнарат авыллары зиратларында да шундый такта-билгеләр теркәдек, язуларын укыдык, фоторәсемгә төшердек. [168]
Татар кабер ташларының текстлары, гадәттә, татар һәм гарәп телләрендә катнаш язылган һәм, чорына карап, билгеле бер тәртип, кагыйдә белән төзелгән. Совет заманында бик зур үзгәртүләргә дучар булсалар да, әлеге традицион тәртипләр элек аеруча катгый үтәлгән. Мәсәлән, XIX йөзгә — XX йөз башына караган күпчелек эпиграфик истәлекләрнең текстларына хас гомумиләштерелгән схема: 1) кабер ташының алгы ягына, иң өске өлешенә башта бизәк (затлырак ташларда — чәчәк-яфрак үрелмәләре, гадирәкләрендә — ярымай, биш-алты-сигез почмаклы йолдыз-чәчәк) төшерелгән, тугърасыман челтәрләнгән яисә гадәти рәвештәге дини гыйбарә, Аллаһыны данлаган, үлемнен котылгысызлыгын искәрткән сүзләр ("Лә иләһә иллә Аллаһы Мөхәммәд рәсүлуллаһе", "Лилләһил-фатиха", "Һуәл-бакый", "Әл-кабер гыйбрәт", "Күлли нәфсин заикател-мәүт" һ.б.) язылган; 2) Алга таба мәрхүмнең яки мәрхүмәнең исеме, атасының исеме, нинди һөнәр иясе булганлыгы, хатын-кызның кем җәмәгате икәнлеге, читтән килгән кешенең төп ватаны күрсәтелгән; 3) Мәрхүмнең (мәрхүмәнең) вафат булу датасын белдерүдә берничә төрле вариант кулланылган: яки ул һиҗри (мөселманча) ел исәбе белән генә, яки милади (христианча) ел исәбе белән генә, яки икесендә дә бирелгән. Төгәллек шулай ук төрлечә: бер ташъязмада елны гына күрсәтү белән чикләнсәләр, икенчесендә, киресенчә, елын, аен, көн санын, атна көнен дә атаганнар; 4) вафат булу датасының алдында яки аннан соң мәрхүмнең (мәрхүмәнең) ничә яшьтә булганлыгы әйтелгән; 5) Алга таба күптөрле вариантларның берсе белән "үлде, вафат булды" төшенчәсе белдерелгән: мәрхүм булды, дөньяны ташлады, рихләт әйләде, мәдфүн, бу кабергә дахил, даре бәкага күчте, дарел-фанадин дарел-бәкайа рихләт кыйлды һ.б.; 6) Текст, гадәттә, мәрхүм (мәрхүмә) булган затка карата изге теләкләр, аның гөнаһларын кичерүне сораган сүзләр, бу дөньяда калганнарга мөрәжәгать итү белән тәмамлана: Аллаһы рәхмәт кыйлсын, Аллаһы шәфәгатьче булсын, Аллаһы Тәгалә каберен нурлы кыйлсын, Аллаһы Тәгалә каберен оҗмах бакчаларыннан бер бакча итсен, рәхмәтуллаһи Тәгалә рәхмәтән васигатән, гафәрә Аллаһы зөнүбиһа, нәүвара Аллаһы мәркадиһа, бу дөньяга алданма — гамәл хәзерлә, бу көн бәңа икән — йарин сәңадыр һ.б. Югарыда мисал өчен китерелгән өземтәләрнең барысы да Саба районы кабер ташларындагы текстлардан алынды.
Иң якын кешене, ата-ананы, газиз туганны югалту сагышы, әлбәттә, күңелдәге нечкә хисләрне кузгаткан, бер үк вакытта кайгылы да, юатулы да шигьри юллар тууга сәбәпче булган. Мондый шигырьләрне еш кына кабер ташларына да язып куйганнар. Саба төбәге эпиграфик истәлекләреннән язып алынган шигъри үрнәкләрнең кайберләренә игьтибар итик:
(Татарча мәгънәсе: Әй, каберем янына килеп басучы, минем хәлне фикерлә. Бүген шушы хәлеңдә булсаң, иртәгә минем кебек булырсың.) [169]
Кабер ташларындагы язуларны уючы оста (әгәр ул чынлап та үз эшенең остасы һәм тирә-якта шуның белән мәшһүр дә булса), текст ахырындарак үзенең исемен теркәп калдыруны да мәгькуль күргән. Мондый очраклар Саба районы эпиграфик истәлекләрендә дә күзәтелде. Ташъязма уючылардан Килмөхәммәт ибне Ишмән (Олы Нырты авылындагы XVII йөз кабер ташы), мулла Мөхәммәткәмал бине мулла Мөхәммәтҗан Түбән Мишәбашыви (Явлаштау авылы зираты), Бикчәнтәй бине Салих бине Исмәгыйль бине Xәсән (Байлар Сабасы авылындагы 1810 елгы таш), Мөбарәкша бине Гайсә мулла әл-Казакларый (Сатыш авылы зираты) исемнәре берәр тапкыр очрады. Осталарның күбесе, ташка исемнәрен теркәп калдыру белән генә чикләнмичә, үзләренең асыл ватаннарын, ягьни кайсы төбәктән яки авылдан булуларын да күрсәткәннәр. Игътибар итегез: Мулла иленең (хәзер Яшел Үзән районына керә торган авыл) Xуҗа мулла язган таш Кече Шыңар авылы зиратында, Пурхавайдан (Казандагы Пороховой бистәсе) мөәзин Иргали язганы Сабай авылы зиратында, талибел-гыйлем (мәдрәсә шәкерте) Мөбарәкша Казакларый (Казаклар авылыныкы дигәнне белдерә) язганы Чәбки-Саба авылы зиратында, мулла Шиһабетдин әл-Мамалайи уйган ташлар Мамалай һәм Ике басу Арташ авыллары зиратларында, Фәллахетдин бине мулла Шәмсетдин әл-Кенәбаши (хәзерге Кукмара районына керә торган Кенәбаш авылы кешесе, муллалар нәселеннән, үзе дә мулла) тарафыннан язылган берәр таш Мичәнбаш һәм Төбәк авыллары зиратларында, Казанның Фәтхелкадыйр Кәлмитев язган бер таш, Мортның (хәзер Алабуга районына керә торган авыл) Мөхәммәтзакир мөәзин язган өч таш Казанчы Бигәнәй авылы зиратында, мулла Габделхак язулар уйган бер таш Ике басу Арташ авылы зиратында сакланган.
Кабер ташларының уң, сул кырларына яисә арткы якларына уелган "Яздырып алып кайтты угылы Җәлалетдин Каргалыдан" (Сабабаш), "Иске Мәкчем авылы Мөхетдин Мохтар угылының зәүҗәсенең (хатынының) кабере өстенә куйды Бигәнәй хәзрәт" (Казанчы Бигәнәй), "Бу ташны яздырып куйды хаҗел-хәрәмәйн әш-шәрифәйн (изге Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылган) мелла Мирсәет әткәсенең кабере шәрифенә" (Казанчы Бигәнәй), "Яздыргучы Өчнарат иленең Мөхәммәткәрим Габделхаликъ угылы" (Иске Икшермә), "Йәмәгате Нәгыймә тарафыннан йәдкәр" (Олы Арташ), "Гыйльфан Гыйльман угылы хираҗәте илә (акчасына)" (Яңа Мичән) кебек җөмләләр — өстәмә тарихи мәгьлүмат чыганаклары.
Мәкаләдә эпиграфик истәлекләргә кагылышлы мөһим бер проблеманы да кузгатмый мөмкин түгел. Бу — аларның сакланышы мәсьәләсе. Ул татар эпиграфик истәлекләренең зур күпчелегенә хас. Фәнни яктан караганда да, бәһасез мәгълүматлар тупланган бу төр тарихи чыганакларның һаман да игътибардан читтәрәк булуы бик кызганыч. Саба районындагы әүвәлге кабер ташларының да сакланышы мактанырлык түгел. Бигрәк тә, Кече һәм Олы Шыңар авылларындагы Казан ханлыгы дәвере ташларының, Казанчы Бигәнәйдәге "Ишан каберлеге"нең бүгенге торыш-халәте, Сабай зиратында Гыйльман Яхин ташының берничә кисәккә ватылып ятуы күңелләрдә борчу тудырды. Зиратларны, каберләрне чистартып, койма-чардуганнарын төзәтеп, аеруча кадерле ташъязмаларнын өсләренә түбәләр ясап, сынган-аерылган кисәкләрен үзара беркетеп, ауган-кыйшайганнарын турайтып яки башка юллар белән бер, ике гасыр, хәтта биш йөз елга якын торган истәлекләрнең гомерен тагын күп елларга озайтыйк! [170]
"Казан утлары" журналыннан, № 8/2006