Себер
«кәүсәләре» хакында чыгарган әлеге
нәтиҗәләремне дәлилләнүе
тәмамланган фикер, дип әйтергә җыенмыйм. Моның
сәбәбе дә бар. Мәсәлән, Красноярскидагы
очрашулардан соң, шул ук елның кышында, миңа
Маҗарстандагы, ягъни Венгриядәге Сегед
шәһәрендә булырга туры килгән иде.
Шәһәр уртасындагы пөхтә, ял паркы шикелле
тәртипле зираттан узган чакта тагын тап булдым әлеге
кәүсәсыман билгеташларга! Унтугызынчы йөзнең
ахырына караган истәлекләр иде алар. Маҗар телен
белмәгәч, язуларын укып булмады. Үзем ялгыз идем...
Сәнгатьчә
башкарылган ботаклы-сатаклы таш кәүсәгә
виноград-йөзем «сабаклары» үрелгән. Җимеш
тәлгәшләре дә ясалган... Нәкъ шундый
кыяфәттәге — йөзем сабаклары белән сырылган бер
һәйкәлне Красноярск зиратында да күргән идем
ләбаса! 1881 елда туып, 1922 елда үлгән кеше
өстенә куелган билге иде. Латин хәрефләре белән
язылган эпитафиясе дә аңлаешсыз телдә иде — әллә
латинча, әллә венгрча...
Димәк,
Красноярск ташындагы йөзем мотивы Себергә шушы яклардан, Балкан
тарафларыннан барган булуы ихтимал
икән. Ә киселгән агач — өзелгән гомер мотивы
исә башка мәдәниятләр, икенче халыклар өчен
дә ят нәрсә түгел икән.
Әмма
күзләремне йомсам, күз алдына очсыз-кырыйсыз Себер
киңлекләрендәге юлларда чуалган «күчмәннәр»
— җир вә бәхет эзләп каңгыручы, юлда
авыру-сырхаучы, үлеп калучы адәм балалары килеп баса... Себер
тарихын алардан башка күз аллавы мөмкин түгелдер,
мөгаен...