Марсель ӘХМӘТҖАНОВ, филология фәннәре кандидаты
Рухи мирасыбыз хәзинәләре арасында иң бай катламнарның берсе — эпиграфик истәлекләребез. Урта Идел буе мөселман татарларының бабалары XIII гасырның соңгы чирегеннән башлап зиратларда кабер өстенә тарих язып ташлар куя башлаганнар. Шул дәвердән бирле татар халкы яши торган һәр төбәктә күпсанлы иске һәм яңа зиратларда дистәләрчә мең язулы ташлар саклана. Ул ташларның күбесен христиан миссионерлары һәм 1917 елдан соң маңкорт исерекбашлар юк та иттеләр инде. Һәм бүгенге көндә дә котырган элементлар мондый вәхшилекне эшләп торалар. Түбәндә шундый бер очрак турында язылыр.
1956 елларда Татарстан җөмһүриятенең Әгерҗе төбәге Тирсә авылында XVII гасырдан бирле сакланып килгән борынгы зират җимерелә. Ерак гасырлардан бирле килгән традицияләрне өзмичә саклаган бердәнбер тарихи зират комплексы юкка чыга. Эш шунда ки, Тирсә авылында тыюлык рәвешендә татар мирзалары биләмәсе XVII гасырдан бирле артык зур үзгәрешләр кичермичә XX гасыр башына кадәр яши. Татарстанда моның мисалы булырдай бүтән авыллар сакланмаган.
1956—57 елларда Тирсәгә читтән китерелгән яңа хуҗа каберлекне туздырып өстенә авыл хуҗалыгы машиналары паркы кора. Борынгы язулы ташлар, дөрбәләр, каберләр себереп түгелә. Ләкин жимерүчеләрнең күзе җирне үтәли күрә алмый, еш кына комбайн, тракторлар җир астындагы кирпечтән корылган ләхетләр җимерелеп, батып калганнар.
Бүгенге көндә шул борынгы зиратның бер почмагында ялгыш кына бер кабер ташы сакланып калган.
Ул ташның кыяфәте бүгенге татар кабер ташларына охшамаган. Ул - 40-50 см юанлыктагы түгәрәк колонна өстенә гөмбәз ясалган бер метр чамасы биеклектәге таштан гыйбарәт. Колоннаның бөтен ягы язулар белән тулган.
1977 елның 25 июлендә без бу ташны өйрәнеп, язуларын күчереп алган идек. Түбәндә шул язмадан күчермәләр бирелә.
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим. Лә иләһә илләл-лаһү Мөхәммәдүр рәсүлүлүл-лаһи Һиҗрәтнең 1323, миладиның 1908 нче елның тәсдыйгында 1, зөлхиҗжәнең 2 11 нче көнне, 22 нче сентябрь тәсдыйгында 70 йәшендә дарелбакайә 3 рихмәтлү мирза Котлымөхәммәд Ибниәмин углы Бикмиев.
Рушан Шәмсетдинов рәсеме
"Мирас" журналы , 1/1991