Үлгәннәрнең каберен бел
Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре
Әлмәт төбәге
эпиграфикасы
Эпиграфика
дигән термин кабер өстенә куела торган ташка, металлга,
агачка төшерелгән язма истәлекләрне күз алдында
тота. Тарихыбыздан мираска ун меңнәрчә эпиграфик
истәлекләр калып, үз тикшерүчеләрен көтеп
яталар.
Көнчыгыш
Европада беренче мөселман эпиграфик истәлекләре куела
башлауга XX гасыр ахырында 700 ел тулды. Шушы озын тарихта Әлмәт
төбәгендә сакланган истәлекләрнең дә
үз урыны бар. Түбәндә шуның тарихына да
анализ ясарбыз.
Куелган
мәсьәләнең өйрәнелүе иң элек
фәнни-практик яктан әһәмиятле, чөнки проблема
этник һәм мәдәният тарихы белән
бәйләнгән.
Кама аръягы төбәкләрендә ислам
дине тарала башлауга 1100 ел чамасы вакыт узган. Мөселманлык тарихта
халыкның рухи-мәдәни тормышында нык тамыр
җәйгән, шунлыктан аның традицияләре белән
хисаплашмыйча мөмкин түгел.
Мәсьәләнең
өйрәнелү тарихына килгәндә, төбәк
эпиграфикасы хакында әлегәчә фәнни
мәкаләләр язылганы юк диярлек1. Шунлыктан,
халыкның рухи культурасын тәшкил иткән бу
өлкәнең тарихы фәндә ак тап тәшкил
итәргә тиеш түгел, дигән фикердән чыгып, шушы
хезмәт языла башлады.
Куелган мәсьәләне
өйрәнү өчен иң беренче чиратта төп тарихи
чыганакларны барлау, аларга анализ ясау таләп ителә. Ул чыганаклар,
кабер ташы язмалары рәвешендә, борынгы һәм
хәзерге заман зиратларында сакланалар.
1 Әлбәттә, кайбер эпиграфик истәлекләр хакындагы хәбәрләр безнең монографик хезмәтебезгә керсәләр дә, алар
бөтен төбәкнең материалын чагылдыруга дәгъва итә алмыйлар (Әхмәтҗанов М. И. Дастаннар ватаны.- Казан: Мәгариф, 1999.-9, 14,15 б.).
Мөселман татарлар эпиграфикасы
Мөселман татарлар Әлмәт
төбәгенең төп халкы булып торалар. Аларның асыл
бабалары бу җирләрдә инде борынгы Төрки каһанлык
чорларында ук (VI-VII йөзләрдә) гомер иткәннәр.
Төбәктә шул ерак гасырлардан килгән
һәйкәлләр дә саклана икән. Аның
кызыклы үрнәге, борынгы төркиләргә бәйле
булган бер таш балбал сыны рәвешендә, Түбән Абдул
кырында бүген дә тора. Археологларның
тикшеренүләренә караганда, бу җирләрдән IX-X
гасырларда угыр кабиләләре көнбатышка таба узып кына
торганнар, һәм кайберләре монда утырып та калганнар. Аннан
соң төбәк Идел-Кама буенда оешкан Болгар
дәүләте биләмәләренә
әйләнә. (Моны археологларның Әлмәт
якларындагы күпсанлы табышлары раслый.)
Болгар дәүләте җирләре 1237 елны
Җучи улусына кушыла һәм 1243 елдан Алтын Урда
биләмәсе була. Бу вакыйгалар да төбәктә
үз эзләрен калдырып киткәннәр. Мәсәлән,
Түбән Абдул авылы кырындагы «Изгеләр
зираты» дигән тарихи каберлекне якынча Алтын Урда дәверенә
нисбәт итәргә мөмкин. Аның эчендә
биш борынгы таш саклана, аларның кайберләре инде
ватылган да. Ташлар вертикаль хәлдә утыртылганнар.
Аларның йөзлекләрендә (алгы ягында)
гарәп хәрефләре элементлары һәм
тамгалар күренә. Бу ташлар XIV гасырның беренче
яртысында куелган булса кирәк, алар өстенә
Нугай урдасы дәверендә (XIV-XVII йөзләрдә)
төрки тамга галәмәтләре төшкәнлеге
дә беленә. Язулар һәм тамгаларның
сакланышы бик начар, аларны бары ретушь ысулы белән генә
беркадәр ачарга мөмкин.
Нугай урдасының 1630-1640 елларда тар-мар
ителүе сәбәпле, бу җирләргә шул елларда ук
Тау ягыннан, Каманың уң ягыннан татар крестьяннары һәм
морзалары күчеп, колонизацияләүгә
керешкәннәр.
Татар авылларының үсүе, икътисади ныгуы
мәдәни күренешләрнең дә яңаруына
китерә. Яңа җирләргә күчеп килгән
халык үзенең милли традицияләрен саклап, шулар буенча яши
башлый. Бу күренешләр зиратларда да бик яхшы чагыла. Анда
мәрхүмнәрнең каберләре өстенә язулы
ташлар кую гадәте яңара. Алар баштарак, таш кисеп язучы осталар
булмаганлыктан, примитив тупас ләүхәләр булып,
бераздан, акрынлап, эшләнеш ягыннан сыйфатлары яхшыра барган.
Әлмәт ягында сакланып калган иң борынгы язылу
вакыты күрсәтелгән таш Габдерахман
авылы зиратында табылды. XVIII гасырга караган ташлар
Колшәрип авылы зиратында да куелган булган.
Бу каберлекләрдә XVIII йөзгә нисбәтләрлек
тагын да берничә таш бар, ләкин аларның язулары
беткән диярлек.
Иске Баграж зиратында һиҗри 1211,
милади белән 1796 елга караган тамгалы таш саклана.
Әлмәт
төбәгендә христиан динен тотучы берничә татар авылы
бар. Бу исемлеккә Кәләй, Илтән Бота, Рокашево,
Яңа Илтән авыллары керә.
Христиан динендәге татарларның барысының
да үз зиратлары бар. Алардан Кәләй,
Илтән Бота, Яңа Илтән
авылларындагы каберлекләр кызыклы. Ә менә
Рокашево зиратының урыс авыллары белән уртак булганлыгы
ачыкланды.
Христиан динендәге татарларның зиратларында
үз дини таләпләренә туры китереп эшләнгән
төрле типтагы агач һәм таш тәреләр, истәлек
плитәләр, иконалар-шәмнәр куя торган таш колонналар
(иконостаслар) бар.
Новое Суркино, Старое Суркино авылларындагы
мәҗүси чуваш зиратларында кабер өсте
ләүхәләренең соңрак барлыкка килгән
яңа төре урын ала. Алар таштан, сирәгрәк, агачтан коеп,
яки кисеп ясалган кеше бюсты сыман формада эпитафияләр буларак
эшләнгәннәр. Андый ташларның биеклеге һәм
киңлеге 40-50 см зурлыкта, калынлыгы 12-15 см кадәр була.
Бюстның баш өлеше түгәрәк булып, ул дүртпочмаклы
«гәүдә» белән тоташа. Баш түгәрәге
уртасына кечерәк озынча өчпочмак ясалган. Ул өчпочмак тишек,
яки батынкы урын булып тора. Баштан түбән дүртпочмаклы
күкрәк өлешендә, кирилл хәрефләре
белән, мәрхүмнең исеме, фамилиясе,
туган-үлгән еллары языла, һәм сирәк кенә
ташларда «...вилне... чулта» (ягъни ... үлде... елда) дигән чувашча
сүзләр күренә. Моннан тыш чуваш теле материалы
эпиграфик язмалардагы кеше исемнәрендә күп очрый. Алар,
нигездә, чуваш теле орфоэпиясе тәэсире белән бозылган, татар
һәм гарәптән кергән антропонимнар системасын
тәшкил итәләр. Мәҗүси чуваш
каберләрендә борынгыдан килгән чардуганнар,
төрбәләр юк. Традицион багана-билгеләр сирәк
кенә күренгәли. Эпиграфик текстлардагы антропонимнар
чувашларның мөселманнар тәэсирендә
яшәгәнлекләрен күрсәтә.
Чуваш зиратларында XIX гасырның соңгы
чирегендә куела башлаган яңа тип кабер ташлары галимнәрнең
дә игътибарын җәлеп итә, Бу тип ташлар
өйрәнелеп, фәнни хезмәтләр языла5.
Аларда Әлмәт төбәге чуваш зиратларындагы эпитафик
һәйкәлләр өйрәнелү очракларын
уңай күренеш6 дип бәяләргә
мөмкин. Ләкин чуваш галимнәре, эзлексезлек
күрсәтеп, XIX гасыр ахырында күренә башлаган
яңа тип чуваш эпиграфикасының нигезен безнең эра башларындагы
антик дәвердә яшәгән греклар һ.б. белән
бәйләргә тырышалар7. Шул ук вакытта XVIII-XX гасыр
татар эпитафик истәлекләре арасында аларның
дистәләрчә үрнәкләре барлыгына күз
йомалар. Шуның белән татар-чуваш мәдәни багланышы
үрнәкләре халыктан яшерелә. Моны яхшы күренеш дип
булмый.
Мәҗүси чуваш зиратлары чиста, якты,
агачлары да тәртипле тотыла, тимер чардуганнар да бик тыгызланып
тормыйлар.
1 Дмитриев В.Д. Две описания
чувашей и чувашские словари второй четверти XVIII века // Вопросы археологии и истории
Чувашии: Ученые записки. - Выпуск XIX. -Чебоксары, 1960,-С.272-286.
2 Дмитриев В.А.
Күрсәтелгән хезмәт. - 300 б.
3 Шунда ук. - 301 б.
4 Шул ук хезмәт. - 301 б.
5 Трофимов А.А. Чувашская народная культовая скульптура. -
Чебоксары: Чуваш-ское книЖное издательство, 1993. - 236 с.
6 Шул ук хезмәт. - 108-109
б.
7 Шул ук хезмәт. - 208-209 б.
«Мөселман» чувашлар эпиграфикасы
Чувашларның бер өлеше үзләрен
мөселман дип хисаплый. Андый «мөселман»нарның
каберлекләре Клементейкино авылында Знче зират дип мәгълүм.
Аларда тәреләр куелмый, чуваш милли исемнәре сакланып, татар
эпиграфикасы тибындагы ташларга языла. Бу зиратка мәетләрен
күмүчеләр үзләрен христиан санамыйлар.
Үзләрен мөселман дип исәпләүче
чувашларның каберләре Старое Суркино авылы зиратында да күп
саклана. Аларның да ташларында тәреләр юк. Старое Суркино
чуваш эпиграфикасының бер үзенчәлеге: андагы ташларда чувашча
бер-ике сүз язу күренә. Мәсәлән, «Надршин
Вилне 1930 чулта» һ.б.
Христиан чувашлар эпиграфикасы
Әлмәт төбәгендә
христианлыкка нык береккән Ерсубайкино авылы бар. Бу авылның зират
эпифафикасы урысныкыннан аерылмый. Зиратта зур габаритлы агач
тәреләр күп. XX гасыр башында урыс телендә язылган
горизонталь кабер ташы плитәләре дә күренә.
Мәсәлән: «Упокой господи душу усопший рабе божий Ефимию
проживший 93 г. сконча-лась 1908 году октября 21». Язулар
чиркәү-славян графикасында башкарылган. Фамилияләрдә
Ерсубайкино чувашларының узган гасырда татар белән нык катышлыгы сизелә.
Мәсәлән: Шакмаков, Батыров һ.б.
Бөтен тирә-як христианнары өчен уртак
каберлеккә әйләнгән Чувашское Сиренькино авылы
зиратында чуваш эпиграфикасын күрсәтү кыен, аны бары специфик
фамилияләргә карап кына билгеләргә мөмкин. Чуваш
теле христиан эпиграфикасында күренми. Ерсубайкино зиратында, татар кабер
ташларына охшаш, буялган эпиграфика арта. Ләкин анда тәреләр
күплеге күзгә чалына.
Чуваш зиратлары һәм андагы кабер эпиграфикасы
материалы белән танышу аларның беркайчан да мөселман
динендә тормаганнарын күрсәтә. Алар,
мәҗүси диндә вакытларында, каберләренең
көнчыгыш очына эче куыш агач яки шомартылган таш баганалар утырта торган
булганнар. Ул баганаларга үзләренең нәсел тамгаларын
төшергәннәр.
Озак гасырлар буе татар мәдәнияте
тәэсирендә яшәү чувашларда яңа эпиграфика
сәнгате тууга да сәбәп булган. Башта чуваш каберләре
өстенә тупас ташлар утыртылган. Ташларда гарәп
хәрефләре белән язылган аерым сүзләр
һәм аларга имитацияләр очрый.
XIX гасырның соңгы чирегендә чуваш зиратларында
мөселман татарларда сирәгрәк була торган кеше бюсты сыман
эпиграфик истәлекләр куела башлый. Алар таштан яки агачтан кисеп
ясалганнар. Христианлык XIX гасырның соңгы чирегендә
ныгып киткәч, агач, таш, тимер тәреләр, урыс зиратларындагы
кебек колоннасыман һәм горизонталь куела торган эпитафияләр
тарала. Инде XX гасырның соңгы чирегендә
татар эпитафияләре тибындагы ташлар да күп күренә.
Аларның йөзлек ягында өске өчпочмакта кечерәк
тәре галәмәтләре төшерелгән яки алар таш
өстенә металлдан эшләп ныгытылган. Бу ташларның типлары
чуваш эпиграфикасын татар һәм урыс кабер ташлары белән
бертөрлерәк итә, якынайта.
Чуваш эпиграфик истәлекләренең
берсендә дә аны эшләүче, язучы осталарның
исемнәре күрсәтелмәгән, һәм алар
мәгълүм дә түгел.