Төрки каханлык Кытай
империясе тарафыннан җимерелгәннән соң, борынгы
татарларның бер өлеше Иртеш елгасы белән Урал таулары
арасындагы далаларга килеп чыгып, анда Кимәк каханлыгын төзиләр. Татарларның икенче
өлеше Урта Азия якларына барып, уйгурлар белән катнашалар
һәм X гасыр ахырында барлыкка
килгән Караханилар дәүләтен
төзүдә катнашалар.15 Караханилар дәүләтендә
татарларның мөселман мәдәнияте
белән ныклы танышулары һәм үз
мәдәниятләрен баетулары процессы башлана. Алар бу
дәвердә, үз мәдәни казанышларын нык саклаган хәлдә, мөселман
мәдәниятен төзүдә дә
үзләреннән өлеш кертәләр. Кыпчак кабиләсеннән
чыккан бөек ислам фикер иясе Әбү-Наср әл-Фараби
(870-950) бөтен ислам дөньясында таныла.
X гасыр ахырында
Караханилар дәүләтендә Мәхмүд Газнави
идарә иткән дәвер башлана. Мәхмүд Газнави үз дәүләте
башкаласында Урта Азиянең
һәм Хәрәземнең Әбү Гали ибне Сина
(980-1037), [140] Әбү Рәйхан Бируни (973-1048) һ.б.
күренекле галимнәрен туплый. Караханилар дәүләтенә
янәшәдә үскән Иран мәдәнияте аша
суфыйчылык фәлсәфәсе дә үтеп керә. Бу
табигый да, чөнки, төркиләрнең Тәңрегә,
ягъни бер Аллага, табынганда инде үзләренең катлаулы дини-фәлсәфи системасы
булып, исламның аны тулаем кысып чыгарарга көче җитми.
Төрки дөньяда Исламның
Тәңречелек идеологиясе белән килешүгә
кергән формасы - суфыйчылык карашлары формалаша. Бу инде гарәп исламы булмый. Дини
мәдәният төркиләрнең
борынгыдан килгән кабер өсте
һәйкәлләрендә һәм күмү
йолаларында да чагылыш таба.
Урта гасыр татар
кабиләләрендә, аеруча кимәкләрдә, кабер
һәм аның өстенә корылмалар төзүдә бүгенге татар йолалары белән күп
уртаклыклар бар. Мәсәлән, кимәкләр дә, бүгенге татарлар да, мәетләрен
ләхет алып күмәләр. Кабер өсләренә
корылмалар коруда да бүгенге татар мөселманнары йолалары
белән уртаклыклар барлыгы
бәхәс тудырмый. Урта Азия халыкларының рухи мирасын фәнни нигездә тикшерүчеләр андагы
төрки мөселманнарның
дини фәлсәфәсендә суфыйчылык карашлары
өстенлек итүен раслап киләләр. Төрки
суфыйчылыкның тамырлары борынгы
фарсы мәдәниятенә тоташа. Моның мисалларын кабер
өсте корылмалары материалында күрергә мөмкин. Мәсәлән,
суфыйлар аскетизмы белән тулы
фарсы телендәге шигъри эпитафик поэзия текстлары 1928 нче елда Каракалпак
Республикасының Хуҗайлы һәм Шомакай төбәкләрендә
табыла.16 Шундый ук эпиграфик
язмаларының берсе 1971 нче елда әлеге регионда янә ачыл-[141]ды.
Табыш XIII-XIV гасырларга инсбәтле
шәһәрлек җимерекләрен өйрәнгәндә
мәгълүм булды. Әлеге эпиграфик плитә Алтын
Урданың бер өлкәсе булган Хәрәзем
осталарының кулы белән эшләнгән. Ул
ләүхә заманында дөрбә стенасына беркетелгән
булса да, архитектур формасы ягыннан XV-XVI гасыр татар кабер ташларына охшаш
сыйфатларга ия. Плитә йөзлеге куе зәңгәр төскә буялып, язулары ак, текстның
чикләү сызыклары зәнгәрсу, куе яшел төсләр
белән сызылганнар. Гомумән мондый төсләр белән
эшләнгән чинаяк плитәләр дөрбәләр
һәм мәчетләрне
бизәү өчен кулланганнар. Аларның төсле
үрнәкләре Шәһре Болгарның да мәчет, дөрбәләрен
зиннәтләүдә файдаланылганнарын археологик табышлар раслый.17 Хәрәземдә (Каракалпак республикасы) 1971 нче
елда табылган эпитафик плитәнең йөзлегендә иске фарсы телендә фәлсәфи шигырь
язылган.18 Аның эчтәлеге татар теленә күчергәндә
түбәндәгечә яңгырый:
Без бу дөньяны
ташлап киттек,
үзебез белән
бергә йөрәгебезне дә алып
киттек. Без бу фани дөньяда торганда йөрәгебез
дә шунда типте. Ни хәл булса да, без инде үлем
тырнагына эләктек. Ни аяныч, без бу дөньяны дөрес
аңламаганбыз.
Алтын Урда дәвереннән калган татар
дөрбәләренең төзелешләре, архитектурасы ягыннан игезәк
туганнарының үрнәкләре Урта Азия, Төркия, Кавказ өлкәләрендә
дистәләрчә мисалларда күренә.
Мәсәлән, Шәһре Болгардагы Кара Пулат дип йөртелгән
архитектура истәлеген генә алыйк (9 нче рәсем). Ул бинаның нәрсә булганлыгы турында
фәндә төрле карашлар булды. Берәүләр аны хан сарае, икенчеләр хөкем йорты,
өченчеләр исә дәүләт архивы,
дүртенчеләр мәчет дигән билгеләмәләр
куйдылар. Безнең фикеребезчә,
бу Алтын Урда ханнары ыруына нисбәтле
дөрбә. Ул дөрбә
дә каядыр 1340-50 нче елларда корылган.28 Кара Пулат үзенең
төзелеш формасы белән Төркиядәге Солтан
Сөләйман, Солтан Баязид, Солтан Габделхәмид (10 нчы рәсем)
дөрбәләренә якын тора. Шулай ук аның Урта
Азиядә Фәхретдин [145] Рази
(Өргәнеч), Шаһ Фазыл (Кыргызстан), Рухабад
(Сәмәрканд (11 нче рәсем)), Казый-Заде-Руми
(Сәмәрканд) һ.б. тарихи дөрбәләргә
якынлыгы күренеп тора. Кара Пулат якынында табылган Сабар илче Бораш бәк кызына 1291 нче
елда куелган кабер ташы аның бу дөрбәгә бәйле булырга тиешлеге
турында фикер уята. Ни өчен
дигәндә, бәкләрнең Болгарда 1243-1250 нче елларда
яшәгән Батый ханның кардәшләре булу ихтималы зур.
Болгар шәһәрендәге Кара Пулат Алтын Урда дәверендәге кала зиратында урнашкан. Ул зиратта
моннан тыш кечерәк күләмле,
ләкин архитектура композициясе ягыннан шулай ук Урта Азия, Төньяк
Кавказдагы, Кырымдагы һәм Уфа янындагы
дөрбәләргә охшаш булган Олы дөрбә
һәм Кече дөрбә дигән биналар сакланып калган. Алар Кара Пулаттан кечерәк
булсалар да, бүтән төбәкләрдә сакланып
калган шундый ук бина типлары системасында
Алтын Урданың бердәм архитектура стиле хасыйл иткән дөрбәләр тибына керәләр.
Алтын Урда дәүләтенең
шәһәрләрендә, аеруча башкала булып торган Иске
Сарай һәм Яңа Сарайларда бай архитектура
чишелешләре белән
эшләнгән зур дөрбәләр корылган булганнар.
Европа сәяхәтчеләре
Алтын Урда ханнарының Идел буенда зур биналардан торган зират комплексы
булуы хакында язып калдырганнар.29 Бу урынны бу заманда да
«Хәрабәле» дип атап йөриләр.
Моннан тыш Яңа Сарай шәһәре җимерекләре
арасында зур-зур дөрбә калдыклары булу хакында
мәгълүматлар җитәрлек.30
Дөрбәләр
татар мәдәниятендә әле бик начар
өйрәнелгән истәлекләр рәтенә
керәләр. Алар бүгенге көнгә кадәр
юньләп барланмаган да.
Әлбәттә, дөрбәләрнең татар
мәдәниятендә таралышына XVI йөздән соң булган
тирән тарихи сәбәпләр комачаулаган. Ләкин
Төркиядә һәм Русия кулына XVIII-XIX йөзләрдә генә кергән
Кырымда, Урта Азия якларында дөрбәләр кору бик нык үсеш алган.
Татарстанның Алтын Урда дәүләте
чорында төзелгән дөрбәләре белән
төрек, азербайҗан, казак, үзбәк, каракалпак
дөрбәләре арасында
форма һәм эчтәлек ягыннан тәңгәллек
күзәтелә.
Төрек халкының
дөрбәләре бу заманда яхшы өйрәнелгән. Алар
барчасы тупланып, паспортлаштырылып, аерым белешмәләр рәвешендә
матбугатка да чыгарылганнар.31 Төрек
дөрбәләренең бөтен ишләре барлангач,
татарның исән калган андый кабер корылмалары үрнәкләрен дә
җитди өйрәнү мөмкинлеге туды. Татарның да
урта гасыр дөрбәләре
төрекләрнеке кебек үк аерым атаклы кешеләрне җирли
торган урын булган дип ышанып әйтә алабыз. Шулай ук Урта [146] Азиядәге
дөрбәләр белән татарныкы
арасында охшашлык зур. Тик христианнар кул астында милли һәм дини
изелү татарның бу мәдәниятенең үсешен гарипләтеп, юкка чыгу
хәленә китерде.
Тарихи планда татар дөрбәләренең җимерекләре
фәкать археологлар тарафыннан гына
узганда-барганда өйрәнеләләр. Ләкин архитектура,
декоратив сәнгать материаллары буларак алар әлегә
канәгатьләнерлек дәрәҗәдә
тикшерелмиләр. Бу очракта санаулы
берничә хезмәтне күрсәтергә
мөмкин.32
Татар тарихында сакланып
калган дөрбәләрнең иң
зурсы булып Шәһре Болгардагы
«Кара Пулат» исеме белән мәшһүре тора. Кара
Пулатның дөрбә буларак башлангыч
чордагы декоратив бизәк элементлары югалган инде. Аның
бинасының зурлыгы Истамбулдагы
атаклы төрек солтаннары булган Сөләйман
Шәүкәтле, Баязид II, Габделхәмид дөрбәләреннән әллә ни
ким түгелдер. Алар кебек куб формасы өстенә сигез кырлы
катлам үстереп өстен гөмбәз
сыман итеп ябылган. Ләкин бизәлеш ягыннан алар белән
һич ярышырлык хәлдә
түгел. Төрекнең күп кенә
дөрбәләрнең сакланышына
карап, Кара Пулатның да төзек чагын җиңел
күз алдына китерергә
мөмкин. Андый типтагы Урта Азия һәм Төркия дөрбәләренең эчке бизәлеше
түбәндәгечә бәян ителә:
Болардан чыгып, татар
халкының үз традицион мәдәниятен
саклау өчен нинди авыр милли изелү елларында да чиксез зур тырышлык
куюын күрәбез. [148]
Татарстан зиратларында XVIII-XX йөз башларыннан калган дөрбәләр
Татарстанның XVIII йөздән сакланып калган дөрбәләре
күп түгел. Алар хәзерге Әтнә районына
кергән Түбән Бәрәскә авылында
(12 нче рәсем) һәм Биектау
районының Өлә-Казаклар, Яшел Үзән
районының Мулла Иле авылы зиратларында сакланганнар.
Түбән Бәрәскә
зиратында кирпечтән эшләнгән ике зур дөрбә
саклана, алар 14-16 метр чамасындагы зурлыктагы дүрт стеналы
йортны хәтерләтәләр. Шуларның
берсенең урынында тимер рәшәткә бүгенгәчә
сакланган (Равил Фәхретдиновның 1996 елгы тикшеренүләре
буенча). Шиһабетдин Мәрҗанинең язуына
караганда, дөрбә эченә күмелгән
кабер иясенең әхлаксыз варислары аларны җимереп
алып сатып җибәргәннәр. Дөрбәләрнең
берсе XVIII гасырда Түбән Бәрәскәнең
мәдрәсә хуҗасы, атаклы мөдәррис
Ибраһим бине Йосыф Бәрәскәвинеке була
(1785 елда вафат). Әлеге мөдәрриснең
дөрбә эчендә зур каллиграфик осталык белән
язылган кабер ташы да саклана. Түбән Бәрәскә
дөрбәләре икесе дә бер-берсенә
ошаганнар, яндырылган кызыл, калын кирпечтән өелгәннәр.
Түбә шикелле әйберләр юк. Дөрбәләрнең
биеклеге 2 метр чамасы.
Ике кечкенәрәк кызыл кирпечтән эшләнгән
дөрбә Өлә - Казаклар
зиратында сакланган булган. Алар бу елларда җимерелеп
бетеп баралар. Аерым кешеләрнең ул дөрбәләрнең
кирпечләрен алып үз кардәшләренең
кабер кырыйларына тезүләре күзәтелә.
Әлеге кирпеч дөрбәчекләр зур түгел,
гадәти ялгыз чардуганнан аз гына зуррактыр. Биеклеккә
дә хәзер 30-40 см чамасы гына калганнар. Боларның
кабер ташлары дөрбә стенасына кертеп эшләнгәннәр.
Төзелү вакытлары 1760 нчы елларга туры килә.
Арча районының Байкал (Яңа Тазлар)
авылы зиратында ак ташлардан дүрт почмаклы 6-7 метр зурлыктагы
стеналардан гыйбарәт XIX гасыр дөрбәсе саклана
(13 нче рәсем). Аның биеклеге 90-100 см чамасы.
Дөрбә эчендә берничә кабер ташы бар.
Кызыл кирпечтән, дүрт стеналы итеп, 7-8 м чамасы
зурлыктагы ике дөрбә Чистай шәһәр
татар зиратында, XIX гасыр урталарында корылганнар. Биеклеге
2 метр чамасы. Эчендә ташлары юк.
Яндырылган кызыл
кирпечтән эшләнгән өй сыман (түбәсез) дөрбә Байлар Сабасы зиратында булып, аның
тик нигезе генә калган. Дөрбә Абалаковлар дигән
сәүдәгәрләрнеке булып,
1940-50-нче елларда кирпеч хаҗәте өчен сүтеп
бетерелгән. [149]
1 753x577x127 см Чупай зираты
2 610x370x122 см Кичүчат зираты
3 650x500x120 см
Миңнебай зираты
4 370x305x40 см Миңнебай зираты
5 560x442x100 см Миңнебай зираты 6 722x448x142 см Чупай зираты
7 323x204x120 см Чупай зираты
8 250x200x30 см Чупай зираты
Башка
төбәктәге татар зиратлары
Башкортостан республикасы
Учалы районы Ахун авылының зиратында да кыргый ташлардан дүртпочмак рәвешендә кечкенә (ялгыз
кабер) һәм зур периметрлы дөрбәләр
күренәләр. Аларның биеклеге 30-40 см гына. Зурлыклары
10-12 метр, яки 1,5x2,5 метр итеп эшләнгәннәр.
Чиләбе
өлкәсе, Верхнеурал районы Уҗайлы авылы зиратында да кыргый
ташлардан эшләнгән бер кечкенә, тәбәнәк дөрбә
билгеләнде.
Дөрбә таштан,
озынча, ике кубны бергә кушып ясаган турыпочмаклык рәвешендә
эшләнгән. Түбәсе дә гадәти
йортларныкына охшаш, шулай да ишек,
тәрәзәләре бар. Аның декоратив
бизәкләре, чынаяк плитәләр
белән бизәлгән урыннары юк. Каберләре аскы катта. Шуннан соң Касыйм
шәһәрендә XVII гасыр уртасында икенче таштан
эшләнгән «Әфган бәк» дөрбәсе
Шаһгалинекенә ошатып
эшләнә (17 нче рәсем). Аның да Алтын Урда дөрбәләренеке кебек декоратив бизәкләре
юк.
Моннан тыш Касыймның
шәһәр зиратында берничә татар
дөрбәсе саклануы хакында хәбәрләр бар.
Ләкин алар бөтенләй
өйрәнелмәгәннәр.
Касыйм
шәһәрендә дөрбәләр,
әлбәттә, тагын да булган. Кызганычка каршы, аларны шәһәрдә
татарлар саны бик аз калгач, җимереп йөрүчеләр
дә табылып торган.
Касыйм дөрбәләренең
кыйммәтле ягы - алар урта гасыр татар дөрбәләре
чылбырын XVIII-XX гасырлардагы
һәйкәлләр белән бәйләүче буын
булып торалар. Касыймдагы андый истәлекләрнең, дөрбәләрнең
үрнәкләре XVIII-XX йөзләрдә
Казан тирәсендәге татар
авылларының зиратларында барлыкка киләләр.
Йомгак
Бәян ителгән дөрбәләр тарихыннан
күренгәнчә, әлеге кабер өсте корылмасының тамырлары ерак гасырлар эченә
кереп югала. Без аларның гади
формаларын моннан ике мең ел элекке төрки бабаларыбызның каберләре өстендә күрәбез. Татарлар ислам диненең суфыйчылык юнәлешен тота башлагач, Урта
Азиядә барлыкка килгән Караханилар
дәүләтендә X-XI йөзләрдә кабер
өстенә яңа төр һәйкәлләр кору
дәвере башлана. Әлбәттә, бу яңа
һәйкәл-дөрбәләр барлыкка килү,
суфыйчылык идеологиясе нигезендә, борынгы төрки каберлек
корылмалары системасына таянып
эшләнә һәм торган саен камилләшә бара.
Дөрбәләрнең төп
формалары Урта Азиядәге Караханилар һәм Хәрәзем [151]
дәүләтләрендә
шәкелләнеп бетә, Алтын Урдада тагын да камилләшеп китә. Алтын Урда
дәверендәге татар дөрбәләре,
эшләнешләре ягыннан, өч архитектура тибына
бүленә: 1) ханнар; 2) аларның хатыннары һәм якыннары; 3) дин
әһелләре, дәүләт чиновниклары өчен.
XVI гасырда Казан, Әстерхан, Себер,
Олы Урда ханлыклары җимерелгәч һәм Касыйм ханлыгы да
нык кысылгач, татарларда дөрбә төзү культурасы
сүнеп, бары Кырым үзәгендә, төрекләр кул
астындагы, Кара Дингез буйларындагы җирләрдә генә кала.
XVII гасыр
дөрбәләреннән Касыйм
шәһәрендәге Әфган бәк дөрбәсе
генә мәгълүм булып, башка татар дөрбәләре
сакланмаган. Әфган бәк дөрбәсе
дә традицион татар һәйкәлләреннән бик
ераклашкан, гадиләшкән.
Касыйм дөрбәләренең билгесез
үрнәкләрен тагын да эзләгәндә, яңа
табышларга юлыгу өмете юк түгел әле.
XVIII гасырда
дөрбәләр кору бераз гына җанланып китә. Алар зур
кызыл кирпечләрдән, дүрт стеналы йорт сыман,
өсләре ябылмыйча
эшләнгән, төрле зурлыктагылар бар. Мондый дөрбәләр нигездә Казан тирәсе
районнарында күренә. Шулай ук бу дәвердә
өсләре ябылмыйча, кыргый ташлардан стеналар өеп
эшләнгәннәре булуы да
мөмкин. Ләкин андый дөрбәләр
янында язулы ташлар булмау
төзелү вакытларын төгәл аныклауны кыенлаштыра.
XIX гасырда
кызыл кирпечтән йорт сыман эшләнгән ачык өсле
дөрбәләр, шулай ук киселгән ак ташлардан
һәм кыргый ак ташлардан эшләнгән ачык өсле
дөрбәләр саны күбәя. Бу дөрбәләрдә
күпчелек очракта берәр кабер булып, гаилә зиратына
әйләнеп киткәннәре бар.
XX гасырның 20-нче елларына
кадәр ак ташлардан кисеп эшләнгән берничә
дөрбә мәгълүм. Гасыр ахырында гына ябык
түбәле, шагыйрь Габдерәхим Утыз
Имәни дөрбәсе төзелде (Татарстанда). Ул тарихи
шәхескә Татарстан хөкүмәтенең
бүләге булды. Яңа дөрбә
куйганчы анда кыргый ташлардан эшләнгән, биеклеге 80 см чамасы
булган дүрт кырлы иске дөрбә тора иде.
Заманында татар халык
шагыйре Габдулла Тукайга да дөрбә проекты
эшләнгән булган. Аны беренче профессиональ татар архитекторы
профессор Исмәгыйль Гайнетдинов эшләгән иде, ләкин
кызганычка каршы, ул проектны оныттылар.
Әлбәттә, күренекле
кешеләребез өстенә хөрмәтләп
монументаль дөрбәләр корыла
башласа, борынгы традицияләребез яңарып та китәр иде.
Искәрмәләр:
1 Bayrak Orhan M. Turbeler sozlugus - Baski: 1998, Mezarliklar Vakpi Yayvlari, 1998.;
Труды Орхонской экспедиции. Атлас древностей Монголии, изданный по поручению
Императорской Академии Наук. - СПб.: Типография Императорской
Академии Наук, [152] 1892 (Mogolistan Tarihi Eserleri Atlasi.
Secilmis Sayfalar-
Ankara, 1995. -
(төрек һәм инглиз телләренә тәрҗемәдә чыккан басмасы. - М.Ә.); Dr.
Kadir Pektas Bitlis tarihi mezarliklari ve mezar tashlari.
- Ankara, 2001; Hans - Peter Loqueur. Huvel - Baki. Istanbulda osmanli mezarliklari ve mezartashlari
- tarih vakfiyurt yainlari,
1997.
2 Ртбелаgзе Э.В. Мавзолеи Маджара
//СА. - 1970, №1. - Б.271 - 277; Левашов В.П.
Золотоордынские памятники в Воронежской области (Горн. Мавзолей) // Тр. ГИМ. Выпуск 37. -М.: Изд-во «Советская Россия»,
1960. — Б.179 —185; Ахмеров П.И. Надписи мечети Х.А. Ясави //ИОАИЭ. - Казань,
1895 - 1896. - Т. XIII,
вып.1 - 6.; Маньковская Л.Ю. К изучению приемов среднеазиатского зодчества
конца XIV века (мавзолей Ахмеда Ясави) //Искусство зодчих Узбекистана.
- Ташкент, 1962; Баллод Франс. Старый и Новый Сарай, столица Золотой Орды
(результаты археологических работ летом 1922 года) // ТА. - 1998, №1(2). - Б.14 - 31; Академик Бартольд В.В. Новые данные
о Самаркандских памятниках //Академик Бартольд В.В. Сочинения. - М.: Изд - во «Наука», 1966. - Том. IV. - Б.238 - 242; Смирнов А.П.
Среднеазиатские элементы в архитектуре и строительном деле волжских болгар
//Средневековые памятники Поволжья. - М.: Изд - во
«Наука», 1976. - Б.З - 6; Носкова Л.М. Мозаики и майолики из средневековых
городов Поволжья //Средневековые памятники Поволжья... - Б.7 - 37.
3 Исторические памятники ислама в СССР. - Духовное управление
мусульман Средней Азии и Казахстана. - Ташкент, без даты издания; Басенов Т.
Комплекс мавзолея Ахмеда Ясави. - Алма-Ата: «Өнер», 1982; Есбергенов X.
Намогильные камни из Кетен-Калы и Мазлумхансулу с надписями мутазилитского толка
//Өзбекстан ССР Илемлер академиясы, Каракалпакстан филиалының хабаршысы.
- Нөкис, 1976. -№2.
4 Торгово-промышленный адрес-календарь мусульман Восточно-Приуральского
края 1901 года. - СПб.: Типолитография И.Бораганского, 1901; Әхмәтҗанов
М. Халкыбызның урта гасыр сәнгате тарихына яңа сәхифәләр
// Татарстан. - 1997. №2. - Б.48- 55; Фахрутдинов Равиль. Кочевой мир средневековой
Евразии (Обзор археолого-исторической литературы второй половины XX в.) // ТА.
- 1998, №2(3). - Б.25 - 46; Армарчук Екатерина. Мавзолей Тюрабек - ханым в Старом
Ургенче: форма, функция и возраст //ТА. - 2001, №1 - 2 (8 - 9). - Б.188 - 210;
Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. - Казань:
ТКИ, 2002. - Б. 101.
5 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел - әхбар
фи әхвали Казан вә Болгар. - Казан, 1897. -1 т.-Б.93 - 95; Вәлиди
Ә. - 3. Кыскача төрек-татар тарихы. Икенче басмасы. - Казан: «Сабах»
ширкәте, 1917. - Б.5 - 15; Губайдуллин Г.С. К вопросу о происхождении
татар//ВНОТ. -Казань, 1928. -№8. -Б.131,132; Гумилев Л.Н. Древние тюрки. -М.:
Изд - во «Наука», 1967. - Б.31; Мухамедъяров Ш.Ф. Основные этапы происхождения
и этнической истории татарской народности // VIII Международный конгресс этнографических
и антропологических наук (Токио, сентябрь 1968). -М., 1968. -Б.5,6; Фәхретдинов
Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. - Казан: «Мәгариф»
нәшрияты, 1996. - Б.39, 41, 2000, 43, 45; Фәхретдинов Р. Татар тарихы
(кыскача басма). - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1999. - Б.14; Фахрутдинов
Р.Г. Проблема формирования татарской народности в современной исторической литературе
// Ислам в Евразии. - М.: «Прогресс - Традиция», 2001. - С.123 - 127; Әхмәтҗанов
М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. - Казан: «Мәгариф»
нәшрияты, 2002. - 343 б.
7 По следам древних культур. От Волги до Тихого океана. -М.:
Гос. изд-во культурно-просвет. литературы, 1954. - Б.240 - 241 (Кушымта сурәтләр).
8 Mogolistan Tarihi Eserleri Atlasi -Ankara, 1995. -Б.12,13.
9 Әхмәтҗанов М. Борынгы балбал //Из истории
Альметьевского региона. - Альметьевск, 1999. -Б.314-318.
10 История Казахской СССР. Том. 1. - Алма-Ата: Изд-во АН Казахской
ССР, 1957. - Б.92 - 93. [153]
11 Археология СССР. Степи Евразии в эпоху средневековья. -
М.: Изд - во «Наука», 1981. -Б.20.
12 Шунда ук. -Б.218.
13 Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең
кадерен бел. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2000. -Б.103, 116, 117.
14 Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан
тарихы.... - Б.91.
15 Фәхретдинов Р. Татар тарихы... - Б.14.
16 Есбергенов X. Намогильные камни из Кетен-Калы и Мазлумхансулу
с надписями музатилитского толка // Вестник Каракалпакского филиала Академии
Наук Узбекской ССР. Нукус... - 1976. №2. - Б.75 - 81.
17 Смирнов А.П. Среднеазиатские элементы в архитектуре...
- Б.3 - 37.
22 История Узбекской ССР. Том первый. - Ташкент, 1967. - Б.340.
23 Исторические памятинки ислама в СССР. Духовное управление
мусульман Средней Азии и Казахстана. - Ташкент (Альбом чыгу елы 1960 нчы елларда
булса кирәк, күрсәтелмәгән. - М.Ә.); Армарчук.
Мавзолей Тюрабек-ханым... ТА, № 1 - 2, 2002.
24 Басенов Т. Комплекс мавзолея Ахмеда Ясави. - Алма-Ата:
«Өнер», 1982. - Б.18.
25 Сибгатуллина А. Суфизм в татарской литературе (истоки,
тематика и жанровые особенности). Автореф. дисс... доктора филол. наук. - Казань,
2000. — Б.21.
26 Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. -
М. - Л.: Изд-во АН СССР, 1960. -Б.111-119.
28 Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт
татарской энциклопедии АН РТ, 1999. - Б.646.
29 Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII
- XIV вв. - М.: Наука, 1985. -Б.117.
30 Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы.
Икенче басма. - Казан, 1925. - Б.68 -69; Челеби Эвлия. Книга путешествия. -
М., 1972. Выпуск 2. - Б.140 - 141.
Марсель Ахметзянов. К
истории татарских мавзолеев (резюме)
Надгробные сооружения
татарского народа, традиция установления которых уходит в глубь веков, имеют
богатую историю развития. Однако вопрос их изучения в исторической науке как
системного явления не подымался. Имеются лишь
археологические наблюдения, по которым можно судить о наличии или отсут-[154]ствии,
о строительном материале, об особенностях декоративного оформления и размерах
площади занимаемого руинами конкретного памятника. Есть некоторые наблюдения
исследователей-архитекторов. Однако они также интересуются лишь с точки зрения
канонов исследования архитектурного сооружения.
В данной статье ставится
проблема исторического развития, географии распространения типов татарских
надгробных сооружений как единой системы культовых сооружений. В работе
использованы материалы эпиграфических экспедиций, собранные автором в течении
более чем 30 лет. Для сравнительного материала были извлечены сведения о
надгробных сооружениях древних тюрков, турок, хорезмийцев, караханидов, нивхов,
встречающихся в трудах русских, турецких, татарских авторов, изданных в XIX-XX вв.
У татарского народа до
первой четверти XX в. были известны два вида надгробных сооружений - деревянные
и каменные (иногда кирпичные).
1. О деревянных сооружениях. Деревянные сооружения
надгробного характера в своей классической форме представляют собой бревенчатые
маленькие срубы из 5 до 12 венцов, размерами примерно 240x130x100 см. Диаметр
бревен (они обычно из осины или ели) колеблется от 12 до 14 см. Они характерны
всем этническим группам татар-мусульман и встречаются на кладбищах татар от
берегов Волги до Красноярского края. Однако со второй половины XX в.
установление деревянных срубов на кладбищах резко уменьшилось (особенно в
районах компактного проживания татар Поволжья), сохраняясь при этом на
периферийных татарских районах Сибири. Их стали вытеснять металлические
могильные ограды из труб, железной арматуры, литые ограды, сделанные из
чугунных, легкоплавимых металлических шлаков.
Судя по рукописным
источникам (на татарском языке), надгробные срубы впервые упоминаются в XVIII в.
Однако сравнительно-типологические изучения надгробных сооружений коренных
народов Приамурья (у которых сохранились в консервированной форме древнейшие
обычаи) позволяют провести параллели их схожести с татарскими надгробными
срубами, что не встречаются в культуре других народов Среднего Поволжья и
Приуралья. Считаем, что татарские надгробные срубы и мавзолеи в сравнении с
мавзолеями из бревен и досок народности нивхов - генетически восходят к одной
культуре Дальнего Востока. Орнаментальные украшения мавзолеев нивхов напоминают
де-[155]коративные узоры современных татар и казахов. Эти факты весьма
интересны. Отсюда напрашивается вывод о том, что древние предки современных
татар и казахов проживали в одном географическом регионе с предками современных
нивхов. Общие климатические условия приводили к возникновению общих культурных
черт. Видимо, местами проживания древних татарских и нивхских племен была
лесостепная зона Дальнего Востока.
Население лесостепной зоны
по мере хозяйственного освоения пустынных степей Срединной Азии вырабатывало
новые черты своей духовной культуры. Отсутствие лесоматериалов в степях
заставили их заменить надгробные срубы на каменные
могильные ограды. Однако это не означает, что они совсем отказались от срубных
надгробных сооружений. Татарские племена частично еще в XII-XIII вв. проживали в регионе Приамурья и только в первой четверти
XIII в.
были вовлечены в движение на запад под предводительством Чингисхана.
Основная масса татарских
племен после разгрома Тюркского каганата в VIII в. Китайской империей продвинулась
на запад и в степях между Уральскими горами и рекой Иртыш создали Кимакский
каганат, который просуществовал еще и в X в.
В VIII в. после
гибели Тюркского каганата многие тюрки, спасаясь от уничтожения китайцами,
продвинулись на Запад. В начале IX в. мы видим тюрков уже в Багдадском халифате в качестве
мусульман. Даже потомок тюркского кагана, приняв ислам в Багдадском халифате,
занимал высокие государственные должности. Как сообщает
арабский поэт IX в. Ибн аль-Муаттаза (861-908) в своей книге
«Китабель-Аврак»*, (* Абу Бакр Мухаммад бин Йахйа. Китаб ал-Аврак (Книга
листов). Критический текст и русский перевод В.И. Беляева и А.Б. Халидова. - СПб., 1998.) в халифате тогда проживали и находились на службе
тысячи тюрков-мусульман.
Проникновение ислама в
среду тюрков усилилась также в Хорезме, Западном Туркестане и Средней Азии.
Судя по запискам Ибн Фадлана, арабского
путешественника и дипломата начала X в., кочевые огузские племена на севере
Хорезма были на грани принятия ислама. Часть кимаков в начале XI в. проникли в
степи южного Поволжья. Западные кимаки под названием
кипчаков к середине XI в. завладели донскими степями.
Некоторые образцы
кимакских надгробных сооружений также были обнаружены в Альметьевском районе. [156]
Проникновение ислама в
среду тюрков не смог вытеснить религиозную систему Тангрианства. Ислам проникал
в среду тюрков из Ирана в виде суфийских воззрений. Суфизм был демократичным по
отношению старой веры тюрков и, поэтому, пережитки Тангрианства сохранились у
современных тюркских народов до ХХ в. Поэтому
строительство надгробных каменных сооружений, усилившееся в период Тюркского
каганата, стало развиваться, не встречая запретов суфизма X-XII вв., тогда как официальный ислам относился к этому отражению
возвеличивания культа предков отрицательно.
Первые образцы новых видов
надгробных сооружений из кирпича и камня известны в Бухаре. В дальнейшем их
строительство распространилось в Караханидском государстве и Хорезме. После объединения
татарских племен запада (кимаков и кипчаков) Батый-ханом
в 1236г. и создания государства Улуса Джучи, из хорезмийских и Караханидских
земель многие татары-мусульмане, переехав степи Поволжья и Подонья, основали
более 100 го-родов. Часть местных кипчаков, также пополнили число населения
татарских городов Золотой Орды. Татары из Хорезма и Семиречья перенесли на
Волжские и Донские степи архитектурное наследие градостроительства. Часть
кочевых татар продолжала вести свой традиционный образ жизни.
К 1280 годам татары
Восточной Европы стали на ступень пожилого возраста поколений. Тогда они начали
возрождать традиции строительства каменных надгробных сооружений и установления
эпиграфических памятников над усопшими. Как пишет доктор искусствоведения Светлана
Червонная, в Восточной Европе до образования государства Золотой Орды не было
обычая установления эпиграфических памятников и дюрб.
Образцы памятных дюрб и
эпитафийных надписей были в каждом городе или даже в степях. Время и
христианский фанатизм со второй половины XVII в. стали безжалостно уничтожать эти
святыни татарского народа. Этот вандализм продолжался до 1960-х годов. Лишь
немногие образцы средневековой татарской культовой архитектуры - дюрбы, мечети,
эпитафийные надписи - чудом сохранились на городище Булгар и его окрестностях,
на Северном Кавказе и в Крыму и кое-что в Предуралье.
Татарские
дюрбы дошли до наших дней весьма в плачевном состоянии. Однако в сравнении с
хорошо сохранившимися образцами дюрб Средней Азии и Турции, их первоначальный
облик легко можно восстановить. Лучшим образцом татарской дюрбы [157] середины XIV в.,
сохранившимся до начала XXI в., является «Кара Пулат» г. Булгара - немалого улусного
центра Золотой Орды.
Со второй половины XVI в.
традиция строительства татарских дюрб переживает
упадок. В архитектурном отношении они потеряли свои традиционные облики, лишены
декоративно резных украшений. Татарские дюрбы,
построенные с XIV в. до сер. XVI в. - 1552 годах, по своим типам можно разделить на три
группы:
1. Дюрбы ханов.
2. Дюрбы их жен и близких.
3. Дюрбы духовных лиц и богатых людей.
В XVII в. были
попытки имама г. Казани Мамая и мирзы Яушева восстановления разрушенных
татарских дюрб городов Булгара и Биляра. Однако их дела были пересечены
колониальной администрацией Казани.
В XVII-XX вв. (в 1920 гг.) на татарских кладбищах Ср.
Поволжья и Приуралья возникли очень простые, четырехстенные мавзолеи, созданные
из кирпича, обработанного и дикого камня, площади которых колебались от 120x250
см до 650x750 см высотой до 140 см. Некоторые из них были разрушены в 1960-1990
годах, другие переживают бурный разрушительный процесс.
Конечно, целесообразно
было бы восстановление подобных памятников культуры и архитектуры прошлого. В
этом направлении есть сдвиги по памятникам гг. Булгара, Касимова, Чишминских
памятников. Построена дюрба над могилой известного
татарского поэта, мыслителя и филолога Г. Утуз-Имяни в 1990 годах. В 1946 году
архитектором И.Г. Гайнутдиновым был создан проект мавзолея
над могилой народного поэта Тукая. Однако состояние памятников
архитектуры во многих районах остаются в весьма неудовлетворительном виде.
Как показывают факты
истории, надгробные сооружения татарского народа имеют многовековую традицию
развития. Многие монументальные образцы надгробных сооружений татар, сохранившиеся
до настоящего времени, являются частью золотоордынской мусульманской культуры.
Эта культура имела влияние в свою очередь на русскую архитектуру. Образцом
влияния татарских архитектурных сооружений является памятник павшим при
завоевании Казани 1552 г. [158]