Нәҗип Нәккаш
I. Балык Бистәсе төбәге Казаклар Чаллысы авылы янындагы каберлектәге 2 нче санлы таш (йөз ягы тасвирламасы):
Транскрипциясе:
Тәрҗемәсе:
Аллаһу Тәгалә әйтте: "Һәрбер җан иясе үлем ачысын табыр". Пәйгамбәребез (Аңа Алланың, сәламе булсын!) әйтте: "Бу дөнья ул - бер сәгатьлек кенә, шуңа күрә аны Аллага буйсынуда, дога кылып үткәр".
Тарихның тугыз йөз егерме сигезендә...
Искәрмә: 928 һиҗри 1521 милади. Нәҗип Нәккаш укыды вә күчереп язды (фотосүрәт буенча). Гыйнвар - 1998.
II. Балык Бистәсе төбәге Казаклар Чаллысы авылы янындагы борынгы каберлектәге 1 нче санлы ташның уң як кабыргасындагы язуның тасвыйрламасы:
Геометрик (мигъмари) сөлс стиле белән бер юлга язылган гарәп телендәге шигырь:
Транскрипциясе: Әрәзү-д-дүнйа харабән бигътибарый, фә лә йәбка мәдамән би-л-карарый.
Тәрҗемәсе: Күрәмен дөньяны үтеп баручан итеп, җимерелү хәлендә, шул килеш бертөрле тормас ул мәңгегә.
Искәрмә: Мөгаен, ташның сул як кабыргасында түбәндәге татарча шигырь язылгандыр. (Минем кулымдагы фотосүрәтләрдә ул ягы алынмаган иде).
Бу шигырь 16 нчы йөзнең беренче яртысы өчен типик күренеш. Әгәр аның гарәпчәсе бар икән - янәшәсендә татарчасы да була.
1 нче һәм 3 нче санлы кабер ташларының йөз ягындагы башламнар нәкъ 2 нче санлы таштагы сыман, бары тик текстның юлларга бүленеше башкача һәм тагын Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисе өстәлгән: "Әд-дөнйа-мазрагатү-л-ахирәти" ("Ошбу дөнья - ахирәткә таба бара торган юлда бер иген кыры гына").
3 нче таштагы дата 931 нче һиҗри (1524 милади) булса кирәк (5 нче юл). 6 нчы юлда "....углы" дигән сүз генә ачык укыла.
Кызганыч ки, фотолардан гына кабер әһелләренең исем шәрифләрен танып булмый. Туфракка иң якын торганга күрә алар бик нык ашалган, җимерелгәннәр дә.
Казаклар Чаллысы авылы янындагы борынгы каберлектәге 3 таш та Казан ханлыгы чоры, 16 нчы гасырның беренче яртысы каберташларның типик бер үрнәге. Болардагы традицион башлам текстлары да, бизәк-орнаментлар да, язуның башкарылу ысулы һәм ташларның күләмнәре дә нәкъ шул Казан артында 100 километргача радиуста таралган Биектау, Арча, Теләче, Саба, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш төбәкләрендәге һәм Казанның үз эчендәге кирмәндәге (кремль) каберташлардагы сыман.
Сәнгати яктан камил эшләнгән, инде формалашып җиткән Казан арты төбәкләре стилен чагылдырган мәһабәт (монументаль) мондый кабер ташлары югары катлау әһелләренә: тархан, морза, би-бәкләргә, гаскәр башлыкларына, абруйлы руханыйларга, эре җир биләүчеләргә, аларның гаилә әһелләренә генә куелырга мөмкин. Гәрчә дәүләт хезмәтендәге югары катлам кешеләре Казанда яшәсәләр дә, аларның хан ярлыгы белән беркетелгән, хан тарафыннан бүләк ителгән җир биләмәләре, авыллары булган. Еш кына җәй көне алар шул авылларында, үз җирләрендә ял иткәннәр, монда аларның утарлары, җәйге йортлары булган, хезмәтчеләре торган. Вафат булган очракта да, күрәсең, аларны үз җирләрендә дәфен иткәннәр. Акрынлап бер урынга гаиләнең шактый әһелләре тупланып, гаилә каберлекләре дә барлыкка килгән. Бер үк урында бер үк типтагы кабер ташларының куелуы шул хакта сөйли. Бәлки, мондый каберлекләр гади игенчеләр, терлекчеләрнең зиратларыннан бөтенләй аерым җирдә оешкандыр, чөнки, гадәттә бу бай, мәһабәт каберташлар янында гади, кечкенә ташлар булмый.
Казаклар Чаллысы янындагы каберлектәге ташларга бик нык охшаган таш 7-8 чакрымнар көнчыгышта, урман артындагы елга буенда куелган (Мамадыш районы: Бүрсет-Сукачы авылы янында). Һ.В. Йосыпов китабында аның тасвыйрламасы бар.
Бу каберташларның уң як кабыргаларындагы гарәпчә, сул як кабыргаларындагы татарча шигырь (Күрермен дөньяны: һәйрана бары, Һәминә бакый ирмәс - юк карары) Казан ханлыгы чорының күп каберташларында очрый. Мәсәлән: Биектау районы Сулабаш авылындагы 1545 нче елгы каберташта.
Шунысы игътибарга лаек: нәкъ шушы шигырь язылган, шул ук стильдә һәм күләмдә эшләнгән таш Казан кремле эчендә урнашкан Благовещение чиркәвенең эчке ягында, 1997 нче елны башланган реставрация вакытында килеп чыкты. Ул аскы каттагы ишекләрнең берсе өстенә балка рәвешендә салынган, аның гарәп язулы уң як кабыргасы күренеп тора. Күрәсең, 1562 нче елда чиркәү төзү эшләре башлангач, кремль эчендәге бөтен хан төрбәләрен каберташлары, дивар-түшәмнәре белән бергә шул төзелештә файдаланганнар. Кайларда гына изелеп-сытылып, ватылып-җимерелеп, ыңгырашып ятмый безнең борынгы бабайларның изге каберташлары!...
“Древние Челны. Борынгы Чаллы.” китабыннан. Институт истории АНТ, 2000