Чураш
авылы янындагы кабер ташы. Әлеге таш 1999 елның көзендә
табылды. Казан — Чаллы (КамАЗ) юлыннан 200 м читтә. Көньякта. Ул
турыда өлкән буын кешеләре, кырда изге зират бар, әмма
анда кабер ташлары юк, хәзер аның урыны да сукалана инде, дип сөйләгәннәр
иде. Алар сөйләвенә караганда, элекке чорда бу
тирәдән бик зур юл узган. Бикчура-Чураш авылы да шул юл
өстендә урнашкан булган. Имеш, соңрак, төрле
нияттә йөрүче юлчылар кереп талый башлагач, тау ягына
күченгәннәр. Бу урын барып тикшерелде. Җир астыннан бер
почмагы чыгып торган таш казып чыгарылды. 2000 елда бу урын чистартып, тотып
алынды. Аны чистартканда, тагын алты таш ватыгы һәм борынгы чорга
караган ике кул тегермәне ташы табылды. Таш ватыкларының икесе
бизәкләре белән башка кабер ташларыныкы булып санала.
(Тегермән ташлары Мәшләк авылы мәктәбе,
бизәкле кабер ташының ватыгы Котлы Бөкәш авылы
музейларында саклана.)