Автобиография
Гариф Нурулла Гыйматдин улы (Нурулла ГАРИФ) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында туган. Башлангыч белемне Яңа Сала, урта белемне Шомбыт авылы мәктәбендә алган. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978-80 нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1980-82 нче елларда Казан шәһәрендәге радиотехник мәктәпне тәмамлый. 1982-88 нче елларда Казан Дәүләт Университетын тәмамлап, инженер-радиотехник һәм радиоастроном белгечлегенә ия була. 1988 елдан хәзерге вакыткача Биектау районы, Дача бистәсе мәктәбендә балаларга информатика, физика һәм математика фәннәрен өйрәтә. 2000 елда Татарстан фәннәр Академиясенең, Тарих институтына аспирантурага керә һәм Казан ханлыгы дәверенә бәйле “КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ЧАЛЛЫ ОЛЫСЫ (Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе) дип аталучы диссертация өстендә эшли. 2004 елда аспирантураны уңышлы тәмамлап, 2006 елның 20 гыйнварында тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен яклый. Нурулла Гариф 2002 елдан Татарстан язучылары берлеге сафларында. Аның иҗатында тарихи чорлар, фәнни һәм фәлсәфи язмалар, гыйбрәтле хикәятләр һәм публицистика өстенлек итә.
Үзем турында үзем
Туган ягым, тибрәлгән бишегем дип үткәнендә борынгы Чаллы төбәге булып, бүгенге көндә Балык Бистәсе районының көнчыгыш өлешенә кергән җирләрне саныйм. Чөнки әлеге тарихи җирлектә, бүгенге көнгәчә исән-имин яшәп яткан авылларда, минем әби-бабамнарның нәсел җепләре дисбе сәдәпләредәй бер буынга төзелгән. Үзем дә шул авылларның берсендә туганмын, икенчесендә үскәнмен, өченчесендә укыганмын дигәндәй. Бүгенге көндә дә бар яраткан, хөрмәт иткән туганнарым, дусларым, якташларым шушы төбәк авылларында гомер итә. Йөргән юлларым да алар аша еш уза минем.
1960 елда дөньяга килеп, аз гына аңыша башлаганнан бирле шул дөньясын аңларга тырышып яшәү әле. Күңел һәрчак уйнап, ялгышлар белән хаклык арасында бәргәләнә. Шул сәбәпләргә бәйле 1982 елда радиотехника мәктәбен, аннан соң 1988 елда Казан дәүләт университетының радиофизика һәм астрономия бүлеген бетердем. Күп нәрсәгә күзем ачылды. Аңлаганым кыскача шуннан гыйбәрәт: фән дөньясы бик катлаулы булып тоелса да күпкә гади һәм аңлаешлы икән. Анда без табынган Илаһи заттан башка бар нәрсәнең дә башы-ахыры бар. Тереклек, җан иясе генә түгел, матдә, җисемнәрдә туа, яши, картая, үлә – бары тик бер эзсез юкка гына чыкмый. Табигатьтә бушлыкка урын юк. Бөек буталчылыктан төзелгән тирә-ягыбыздагы матурлык – бар яктан да искиткеч камил булган табигать кануннары белән идарә ителә. Аны төзүче барлыгына мин ышанам, Аны олылыйм һәм Аңа табынам.
Ә менә җир йөзендә булган бар аңлашылмау, бәхетсезлекләрне без – кешеләр үзебез тудырабыз икән. Шуның сәбәпләрен аңлар өчен нинди уку йортларын бетерәсе? Фән дөньясы кебек кешелек дөньясы да бар яктан да камил булып, тулы гаделлеккә ирешсен иде. Әлегә, күп хыялыйлар кебек минемдә, бу юлдагы киртәләрне җимерәсем, ә кайчакта дөньясын да яңадан сүтеп-җыясым килә.