Нурулла ГАРИФ
1. Чаллыбаш авылының көньягында борынгы Чаллы юлы (соңрак Уракчы юлы) тирәсендә урнашкан зират. Хәзерге вакытта өлешчә сукалана (Гариф, 2003, 113 б.; Гариф, 2004, с. 26).
2. Чаллыбаш авылының төньяк-көнчыгышында урнашкан зират. Бу борынгы зират тирә-як авыл халкы тарафыннан изге санала (Гариф, 2003, 112 б.; Гариф, 2004, с. 26).
3. Яңавылда (Иске Мукшы Чаллысы) мәчет каршында төньяк-көнбатышта борынгы зират урыны. Хәзерге вакытта йорт урыны, бәрәңге бакчалары астында калган. Сукалана (Гариф, 2003, 112 б.; Гариф, 2004, с. 26).
4. Биектау белөн Яңавыл арасындагы борынгы зират. Биектаудан көньяк-көнбатышта 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан. Бүгенге көндә ташландык хәлдә, бер өлеше сукалана. Урыны төгәл билгеле (Гариф, 2004, с. 26).
5. Биектау белән Котлы Бөкәш авыллары арасындагы сусыз елга башында урнашкан “изге” каберлек. Элекке чорларда бу урыннан юл узган (Гариф, 2003а, 137 б., карта).
6. Котлы Бөкәш авылы зиратының борынгы өлеше. Балык Бистәсенә бара торган юл астында калган.
7. Котлы Бөкәш авылының көньягы. Ташлы елганың уң ягы. Шихаздә авылының борынгы зираты. Бер өлеше сукалана. XVII гасыр уртасына карый. Күләме төгәл билгеле түгел (Гариф, 2001, с. 4; Гариф, 2002, с. 21, карта). Бу урында XIII-XVI гасырларга караган авыл урыны бар. Әлеге авылының зираты билгесез.
8. Казаклар Чаллысы белән Олы Кадрәк авылы арасында агучы елга кушылдыгы янында борынгы зират. Урыны төгәл билгеле түгел. Элек бу урынга дога кылырга йөргәннәр. Авыл кешеләре бу урынны “Бузанак” дип атый. Урыны изге санала (Износков, 1895, с. 100).
9. Шомырбаш авылының көньягында, елга буендагы үзәнлектә урнашкан корган (курган) – “изге” каберлек. Бульдозер белән эттереп, өлешчә җимертелгән. Кабер эзләре күренми.
10. Шомырбаш авылы зираты. Авыл кешеләре искә алуы буенча, имеш, зиратның уртасында гарәп язулы ташлар булган.
11. Пимәр авылы зираты. Биектау авылының көнчыгышы. Зират урыны “Йорт өсте” атамасында билгеле. Зиратның бер өлеше соңгы елларда гына сукаланган (Гариф, 2001, с. 4-5, карта).
12. Биектау белән Пимәр авылы арасында авыл халкы арасында “изге” каберлек саналган урын бар. Киртә белән тотып алынган (Гариф, 2001, с. 5-17, карта).
13. Биектау авылының көньяк-көнчыгышында, Пимәр елгасының аскы өлешендә “Чирмешләр зираты” атамасындагы борынгы зират. Урынын өлешчә наратлык урманы каплаган (Гариф, 2001, с. 5).
14. Биектау авылының иске зираты. Урыны Шомбыт елгасы агымы нәтиҗәсендә юкка чыгып бара.
15. Иске Йорт (Би-Йорт) зираты. Бу зират урыны берничә урында күрсәтелеп, төрле фаразлар гына йөри. Урыны төгәл билгеле түгел.
16. Сатлыган авылының борынгы зираты “Чуашлар зираты” атамасында билгеле. Күләме 125 кв. м. Хәзерге зират белән бергә тотып алынган. Элекке чорда зират уртасыннан узган юлның эзләре беленеп тора (Гариф, 2001, с. 5).
17. Сатлыган белән Биектау авылы арасындагы Тирән елганың югары өлешендәге авылның борынгы зираты. Урыны төгәл билгеле түгел.
18. Имеш, Түләк авылы янында борынгы татар зираты булган. Урыны төгәл билгеле түгел. Картлар сөйләве буенча, авылның көньяк-көнбатыш ягында урнашкан булган.
19. Казаклар авылының көньягында (Чаллы шәһәрлегенең төньягында – Шәйдулла зираты). Бер өлеше 1939 елны юл төзелгәндә юкка чыккан. Бүгенге көндә ташландык хәлдә (Борынгы, 2000, 273 б.; Гариф, 2004, 110-111 бб.).
20. Чураш авылының борынгы зираты (Әгъзам зираты). Сукалана. Урыны билгеле.
21. Мәмле Казаклар Чаллысы авылы эчендә ике “изге” каберлек бар. Бу турыда төрле риваятьләр сөйләнә. Әлеге каберлекләрнең Казан ханлыгы чорында бу урында яшәүчеләрдән калуы ихтимал.
22. Чураш белән Мәмле Казаклар Чаллысы авылы арасында агучы Мәмле елгасының югары өлешендә урнашкан Иске Мәмле авылының зираты. Авыл һәм зират урыннары төгәл билгеле түгел.
23. Шомбыт авылы Ташлык урамының төньягында. Яр ишелгәндә кеше сөякләре чыга (Элекке татар авылы урыны һәм зираты).
24. Шомбыт авылының көнчыгышындагы болгар чоры зираты (Гариф, 2001, с. 8).
25. Чаллы кирмәненең көнбатышы, Шомбыт елгасының уң ягындагы үзәнлектә, 1774 елгы вакыйгаларга бәйле каберлек.
26. Чаллы шәһәренең XIII-XIV гасырларга караган беренче зираты (Борынгы, 2000, 216-237 бб.).
27. Чаллы шәһәренең икенче зираты (Борынгы, 2000, 19-20 бб.).
28. Мәмле Казаклар Чаллысы авылының көнбатыш тарафында, Мәшләк елгасының уң як ярында “Ханнар зираты” (Гариф, 2003 б, 126-131 бб.).
29. Чураш авылының төньяк-көнбатыш тарафында Мәшләк елгасының уң як ярында “Шәһидләр зираты” (Гариф, 2003 б, 132-134 бб.; кара: куш. 1; 3).
30. Бирдебәк авылының көньягы, Сулы елгасының сул як ярында “хаҗи Хәбибулла кабере” (Гариф, 2003 б, 131-132 бб.).
1-нче карта. Чаллы төбәгендәге борынгы “изге” каберлекләр һәм зиратлар.
Нурулла ГАРИФ диссертациясенең 2-нче кушымтасы