Әлбәттә, татар халкы
дөрбәләре, ул яшәгән һәрбер
төбәктә, хәзер дә, сирәк булса да, очрыйлар
әле. Менә шуларның берничәсе Оренбург
шәһәре янындагы Татар Каргалысы авылының иске зиратында
да сакланганы мәгълүм булып, алар 2004-2005 елларның
җәй айларында махсус барып өйрәнелделәр.
Дөрбәнең тышкы киңлеге 293 см
зурлыкта. Стенаның иң биек урыны 98 см, озынлыгы 200 см чамасында
булып, дәвамы күренми. Дөрбә кызгылт, кисеп
эшләнгән таш плитәләрдән корыла башлаган. Плитә
зурлыклары 84х37х30см, 57x27x15 см һәм башка зурлыктагылары бар. Алар арасында эпитафик язма
күренми.
Икенче җимерек дөрбә
Бу дөрбә 1877 елда 47 яшьтә
үлгән Хәсән Йалимов әл-Кирмәни кабере
өстенә корылган булган. Ул Иске зиратның кече капкасыннан
кергәч тә уң кул якта урнашкан. Тышкы үлчәме 250x350 см
зурлыкта, ихатасының калдыгы ике ниргә кызгылт таш, зурлыклары 97x31x30 см
һәм 85x31x30 см булган турыпочмаклап киселгән плитәләрдән
өелгән. Бүгенге көндә өске
нигезләрдән ишелеп төшкән плитәләр кабер
өстендә тәртипсез чуалып яталар. Эпитафик таш плитә
дөрбәнең эчке ягында, мәрхүмнең баш очына
утыртылган.
Иске зираттагы казак дөрбәләре
Татар Каргалысы авылының иске зиратында Татар
Каргалысына килә торган юл буенда кыргый таш
кисәкләреннән эшләнгән ихата сузыла. Ул ихатага
терәлеп татар зиратындагы казак каберлеге почмагы урнашкан. Казак
почмагында эпитафик язмаларда казак милли исемнәре саклана,
текстларның эчтәлекләре бай түгел.
Әлеге ихата буенда бер-берсеннән ерак
булмаган җирдә ике дөрбә күренә. Аларның
берсе стандарт сугылган ак кирпечтән, икенчесе кызыл кирпечтән
өелгән.
Кызыл кирпечтән өелгән дөрбә
Дөрбәнең ихаталары биеклеге 30 см
булган цемент нигез өстенә корылганнар. Ихатаның иң буе
245 см озынлыкта, биеклеге 138 см, озын буе 725 см. Ихатаның иң
биек урыны 17 кирпеч ниргәдән гыйбарәт. Һәр як
ихатада, өстән дүрт ниргә кирпечләр уртага таба
баскычлап төшеп, бер сыгылмалы күренеш хасыйл итәләр. Бу
сыгылманың иң түбән урыны нигездән алып 102 см
биеклек тәшкил итә.
Ихатаның кыска ягында сыгылманың аскы
өлеш киңлеге 57 см, өске беренче ниргәдә
сыгылманың киңлеге 143 см. Анда өске ниргәнең
нигездән иң югары өлешен тәшкил иткән
ихатаның буе, почмактан алып 51 см санала. Ихатаның озын ягындагы
сыгылманың аскы озынлыгы 382 см, аннан баскычлап дүрт ниргә
күтәрелә. Стеналар калынлыгы кирпеч буе озынлыгында (яки ике
янәшә кирпеч киңлегендә дияргә дә
мөмкин).
Дөрбә ихатасы эчендә ике башка да
диаметры 14 см булган ике түгәрәк багана (баш казыгы)
утыртылган. Аларның өске өлешләре гөмбәз
сыман йомры итеп эшләнгән. Кызыл кирпечтән
эшләнгән дөрбәнең тышында, баш ягына эпитафик
язма куелган. Аның йөзлегендә иң өскә —
ярым ай урнаштырылган һәм ай астында кирилл алфавитында:
Тажы-
баев
Жанегет
туды
1918-1979
Вафат
20.IV
дигән текст язылган.
Икенче казак дөрбәсе
Ак, яндырылган кирпечтән эшләнгән. Буе
— 378 см, иңе — 250 см, биеклеге — 125 см (түбән урында — 90
см). Ике рәт кирпеч
ниргәләрдән (15 ниргә) салынган,
архитектурасы ягыннан кызыл дөрбәгә охшаш.
Баш очына эпитафик таш утыртылган. Текстта
мәрхүмнең «Кыенбәт Жайтапов» исемле булуы
теркәлгән (XX гасыр ахыры).
Йомгак
Мәкаләдә Оренбург
өлкәсенә 1744/45 елларда килеп утырган татарларның
традицион, тарихи кабер өсте корылмаларының иң зурларыннан
бер төре булган дөрбәләр дип исемләнгән
истәлекләргә тарихи һәм тасвири анализ ясалды.
Каргалы авылын нигезләүче татарлар XVIII йөзнең урталарында, тарихи шартлар туу сәбәпле,
Казан артындагы авыллардан һәм Касыйм
шәһәреннән килеп чыккан
сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр,
укымышлылар булганнар. Алар Сакмар елгасына кушылган Каргалы елгасы буенда, шул
ук исемдәге авылны салганнар. Каргалы зиратларындагы кабер ташлары
мәгълүматларына караганда, монда соңрак Уфа,
Бәләбәй, Сембер якларындагы авыллардан да күчеп утыру
процессы тукталмаган. Бу күчешләр
нәтиҗәсендә Каргалыда традицион татар
милли-мәдәни традицияләрнең яшәеше
үскән, дәвам иткән. Мәсәлән,
Каргалыдагы татар дөрбәләренең традицияләре
Касыйм шәһәрендә дә, Казан артындагы Югары
Бәрәскә, Өлә Казаклар, Байлар Сабасы, Олы
Бәрәзә, Яңа Тазлар һ.б. урыннардагы татар
мәдәнияте үзәкләре белән
бәйләнгән. Монда аеруча Югары Бәрәскә
зиратындагы XVIII гасырда корылган зур монументаль
дөрбәләр белән уртаклыклар бар. Хәтта ки, Каргалы
зиратындагы иң борынгы кабер ташларын да Адай авылыннан (хәзерге
Татарстанның Кукмара районы) күчкән татар осталары
эшләп торган.
1 Вәлиев Р.М., Мөхәммәтшин
Җ.Г. Бөек Болгар: Болгар-татар цивилизациясенең
һәйкәле. - Анкара, 2000. -156-157, 160-163
б.; Әхмәтҗанов М.И. Татар
дөрбәләре тарихына // ТА. - 2004. - №
1-2(10-11). - 137-167 б.; Касыйм
шәһәрендәге татар дөрбәләре
// ТА // 2006. - №1-2 (16-17). -197-217 б.
2 Файзрахманов Г.Л. История
сибирских татар с древнейших времен до начала XX века. - Казань:
«Фән», 2002. - С. 167-170.
Резюме
Статья М.И. Ахметзянова посвящена обследованию
архитектурно-исторических сооружений старинного татарского кладбища Сеитова
Посада Сакмарского района Оренбургской области.
Исследователь обнаружил и обследовал пять татарских
мавзолеев, построенных в XVIII-XIX вв., и два казахских мавзолея с территории
татарского кладбища, сооруженных в последней четверти XX века. Все татарские мавзолеи построены из красноватых, обработанных
каменных плит, добытых с берегов р.Сакмара. Видимо, эти камни содержат в своем
составе медь. По архитектурному типу, татарские мавзолеи Сеитова Посада близки
к сооружениям аналогичного содержания г.Касимова и Заказанья (XVIII-XIX вв.) и тем самым входят в систему духовных памятников татарского
народа. Татарские мавзолеи, по происхождению, связаны с традициями
строительства аналогичных сооружений золотоордынской эпохи.
* * *
Мәкаләгә кертелгән барлык
фоторәсемнәр автор тарафыннан эшләнгәннәр. 2004-2005
еллар. Оренбург өлкәсе.
Все фотоснимки для статъи сделаны автором. 2004-2005 гг.
Оренбургская областъ.
Татар Каргалысы авылы Иске зиратының зур капкасы.
Село Татарская Каргала (Сеитов посад). Старое кладбище, главные ворота.
Татар Каргалысы авылы. Иске зират. Хәдичә бикә дөрбәсе.
1752 ел, май аенда үлгән.
Село Татарская Каргала (Сеитов посад). Старое кладбище, мавзолей княгини Хадичи,
умершей в мае 1752 г.
Татар Каргалысы авылы. Иске зират. Хәдичә бикәнең кабер
ташы язмасы тексты. 1752 елда каллиграф, ахунд Ибраһим Мөхәммәд-Түләк
улы язган.
Село Татарская Каргала (Сеитов
посад). Старое кладбище. Эпитафийный текст над могилой
княгини Хадичи, написанный
резчиком на камне, каллиграфом
Ибрагимом ахундом, сыном Мухаммед-Туляки.
Татар Каргалысы авылы. Иске зират капкасы янындагы зур
дөрбә. Село Татарская Каргала (Сеитов посад). Мавзолей у главных
ворот старого кладбища.