Касыйм
шәһәре 1452 елдан бирле татарның бер милли
мәдәни үзәге, тарихи почмагы буларак
мәгълүмдер. Анда хәзерге көндә дә татар
халкы вәкилләре аз санда гына калган булса да,
шәһәр үзенең кайбер милли
үзенчәлекләрен саклап килә әле.
Касыйм
шәһәренә 2004–2005 елларда археографик экспедиция
максаты белән килгән дәвердә анда татарча
сөйләшә белүче һәм традицион татар
йолаларын үтәүчеләрнең юкка чыгып
бетмәгәнлекләрен күрдек.
Шәһәрдә
татар мөселман зираты, мәчет бар. Касыймның
үзәгендә үк аның әүвәлдә
татар ханлыгы башкаласы булганлыгын раслап торучы, 1467 елда корылган беренче мәчетнең
таш манарасы һәм аның янында, ук Петр I кушуы буенча
җимерелеп 1768 елда яңартып салырга рөхсәт
бирелгәннән соң әүвәлге хан мәчете
нигезендә корылган бина күтәрелеп тора.
Алар белән
бер архитектура истәлегенең комплексын ясап, 1555 елда салынган
Шаһ Гали хан һәм аның нәселләренең
мәңгелек йорты нигезе булган Мавзолей әлегә бу тарихи
урында истәлек булып калган. XVI гасырда Идел буе татарларының
таштан корылган башка корылмалары сакланып калмаганлыктан, Касыймдагы бу
дәвердән мәгълүм аз санлы биналар татар
шәһәр архитектурасын өйрәнү өчен
кыйммәтле чыганаклар булып саналалар.
Татарлар
тарафыннан төзелгән XIII–XV гасырдагы
шәһәрләрнең архитектура истәлекләре
дә шулай ук аз санда мәгълүм. Алардан сакланып калган биналардан –
манаралар, Кәрвансарай җимереклекләре,
дөрбәләрнең, мәчетләрнең
үрнәкләре Шәһре Болгарда, Увәк шәһәрендә, Төньяк
Кавказда, Кырымда һ.б. җирләрдә күренәләр.
Ләкин Алтын Урда дәверендәге дөрбә
конструкцияләре XV–XVI йөзләрдәге Касыйм
һәм Казан мавзолейларыннан шактый нык аерылганнар. Касыйм
дөрбәләре XIV–XVI гасырлардан калган татар
дөрбәләре корылмаларыннан үзләренең
турыпочмаклы, озынча конструкциядә булулары белән
үзенчәлекле. Нигездә, бүгенге Касыйм
шәһәрендәге татар зиратларында сакланып калган XVI–XIX
гасыр дөрбәләренең саны бишәү.
Аларның берсе Касыймның элекке хан сарае янындагы мәйданда
салынган Шаһ Гали хан дөрбәсе (җирле
сөйләштә – "тәкыясе"), ул 1555 елда Шаһ
Гали ханның кушуы буенча салынган булган. Бина ак таштан кисеп ясалган
плитәләрдән корылган. Дөрбәнең озын як
стеналары буе – 13,5 метр (19 аршин), иңе – 8,53 метр (12 аршин),
биеклеге (7 аршин) 5,0 метр чамасы. Стеналарының калынлыгы – 48 см,
түбәсе ябылган.
Бина эчке яктан
ике өлешкә таш стена белән бүленгән. Кече ягы
аның мәйданының 1/3 өлешен биләп тора. Кече як
хан рухына даими
Коръән укып тору өчен мөҗәвиргә
тәгаенләнгән. Бүленеш дөрбәнен тышкы
ягыннан күренми. Икенче – зур бүлмә хәзерге
көндә эреле-ваклы кабер ташлары кисәкләре белән
тулган. Аларны бербәтен ташлар итеп җыеп куярга тырышсалар да, бу
эш барып чыкмаган. Ташбилгеләр арасында Шаһ Галинең ватылган
кабер ташы да бар. Касыйм ханнары зиратындагы кабер ташларының,
гәрчә алар да ак известняктан (кырачтан) кисеп ясалсалар да, Казан
ханлыгындагы ташбилгеләрдән аермалы үзенчәлекләре
дә бар.
Беренчедән,
алар Казан ханлыгындагы эпитафик истәлекләрдән
күзгә ташланырлык дәрәҗәдә ваграклар;
Икенчедән,
аларның күпчелеге Казан ядкарьләрендә очрамаган дини
формула белән башлана. Бу формула түбәндәге
мәгънәдән гыйбарәт: "Аллаһы
Тәгалә өчен Гайсә Адәм
галәйһиссәлам белән бер
дәрәҗәдә".
Бу формула –
пәйгамбәребез Мөхәммәд салиуллаһи
галәйһиссәламне санга сукмауның бер билгесе. Ихтимал,
бу Касыйм ханлыгында хан һәм мирзаларны Мәскәү
митрополитларының Мөхәммәд
пәйгамбәргә дошманлыклары сәбәпле, ислам динен
бозуга мәҗбүр итүгә керешүнең чагылыш
башыдыр. Бүгенге көндә дөрбә эчендә 23
кабер ташы хисаплана. Дөрбәнең идәне астында подвал
кебек урын да бар. Аңа керү юлы дөрбәгә
керү ишеге урнашкан якта. Анда дөрбәгә керә
торган ишектән уң якта аның нигезенә таба аска казып
төшелгән таш баскыч эшләнгән. Аның очы томаланган
ишеккә барып терәлә. Бина стенасының, көнчыгыш
ягында бер тәрәзә, төньягында өч
тәрәзә, көнбатыш ягында мөҗәвир
бүлмәсенә керә торган ишек, көньяк (озын) ягында
дөрбә эченә керә торган ишек уелган.
Мөҗәвир бүлмәсенә төньяктагы бер
тәрәзә уемы аша яктылык керә, аның идәне
җирдән.
Подвалга
төшә торган баскычның басмалары, стеналары ак таштан
эшләнгән. Подвалдан Касыйм шәһәренең Иске
Бистәсенә ташлардан ныгытып эшләнгән җир асты юлы
булу турында риваятьләр сөйләнә. Касыймда
яшәүче пенсионер табибә Фатыйма Тугеева Шаһ Гали
дөрбәсе ясалган бер борынгы картинада мавзолейдан ерак түгел
озынча убылган урыннар төшереп ясалуын сөйләде. Касыйм
шәһәренең яңа татар зиратында каравылчы булып
эшләүче Надир Ильичев (Касыйм р-ны, Казак авылында туган)
шәһәрдә төзелеш эшләре алып барган
кешеләрнең казулар вакытында җир астында гөмбәзле
бина стеналарына тап булулары хакындагы хәбәрләр турында
әйтте.
Шулай ук,
безнең белүебезчә, Чистай шәһәренең
татар зиратында кызыл кирпечтән эшләнгән дөрбә
саклана. Татарстанның Әгерҗе р-ны Наҗар авылында
булганда да кызыл кирпечтән салынган бер дөрбә
күрергә туры килгән иде.
Әфган хан
дөрбәсе җир өстеннән 55 см биеклеккә
күтәрелгән ак ташлардан кисеп эшләнгән
плитәләрдән корылган нигез өстендә утыра.
Бинаның тышкы стеналары 10,20х5,7 метр зурлыкта. Биеклеге – 430 см,
түбәсе ябылган. Бинаның эчке файдалы мәйданы –
9,4х4,2 метр. Фундаментның мәйданы 10,67х6,22 метр
зурлыгында.
"Парадный",
ягъни каршы ягында ишек һәм ике тәрәзә, тар
якларында берәр тәрәзә, арткы стенасында ике
тәрәзә тишеге эшләнгән.
Тәрәзәләрдә металл
рәшәткәләр бар, эчке яктан һәр
тәрәзәгә, кар-бураннардан саклау өчен, агачтан
тәрәзә капкачлары да куелган. Стеналарның калынлыгы –
0,4 метр.
Тәрәзәләрнең
киңлеге – 0,4 метр, биеклекләре – 0,59/0,6 метр.
Тәрәзәләрнең бусага биеклеге, нигездән
үлчәнгәндә, 0,9 метр. Дөрбәнең алгы
ягында стена кыры белән тәрәзә аралары – 2,2 метр, ишек
белән тәрәзә арасындагы стена 2,08 см ны тәшкил
итә.
Ишек урыны
фундамент өстеннән 1,85 метрга күтәрелә. Ишек
өстеннән түбә тигезлегенә кадәр ара – 1,9
метр. Ишекнең киңлеге – 0,96 метр. Стена кырларының ераклык
арасы – 2,2 һәм 2,22 метр.
Бинаның
кыска якларында тәрәзә белән фундамент өсте арасы
– 0,9 метр. Стена кыры белән тәрәзә кырлары арасы – 2,8
һәм 2,79 метр, тәрәзә биеклеге – 0,59 метр.
Дөрбәнең
арткы стенасында ике тәрәзә ясалган, аларның
иң-буй бурлыклары, фундаменттан күтәрелеше калган өч
яктагы кебек, тик стена белән тәрәзә арасындагы
ераклыклары аерыла, уң якта – 2,33 метр, сул якта – 2,4 метр, ике
тәрәзә арасы 4,6 метр тәшкил итә.
Мавзолейның
тышкы архитектур бизәлешен архитектура һәм декоратив
сәнгать белгечләре тарафыннан тасвирлау дөресрәк булыр.
Мондагы үзенчәлекләр әүвәлге татар
дөрбәләрендә очрамыйлар.
Дөрбәнең ишек
өстендә 0,75х0,4 метр зурлыктагы плитәгә,
калкытып, өч юл сөлес стилендәге гарәп язуы белән
татар телендә тарих язылган. Язуларга дүрт яктан 6 см
киңлектә үсемлек орнаменты төшерелгән.
Үсемлек бизәкләренең сурәтләре тышкы
кырыйдан бау орнаменты белән нәфис итеп чолганып алынган.
Проф. Ф.Е. Корш
тарафыннан укылган текстның тәрҗемәсе: "Этот
надгробный камень для Авган-Мухаммед-султана, законная его супруга Алтун-ханым
велела соорудить. Его высочество Авган-Мухаммед-султан 37 лет от роду в Москве
скончался"[3].
Әлеге Әфган хан кабере сандыгының
дөрбәнең арткы стенага караган башындагы язмалар:
Укылышы:
... иллик тукыз
сыйгыр йылында".
Урысча текст:
"Дата 1059,
в год коровы".
Әфган хан сандыгының сул як стенага
караган ягындагы язма:
Укылышы:
1. ... ан 2. ...
Гарәб-Мөхәммәд 3. хан ... ан
газый 4. ... хан ... 5. ... Агатай хан 6. Рәхмәти Аллаһу
Тәгалә-и ... 7. Күллү ...
Язманың урыс телендә сакланган тексты:
1.
Авган-Мухаммед-султан 2. сын
Араб-Мухаммед хана, 3. сына Хаджим
хана, 4. сына Агатай
хана. 5. Да будет
милость Божия над ним. 6. На эту
постройку пятьсот рублей истрачено.
Дөрбә
дүрткырлы. Аның йөзлек ягы (парадный) елгага карап тора. Бу
як стенага эпитафик плитә урнаштырылган. Текст ак таш тактага гарәп
алфавитының сөлес стилендә кабартып язылган. Таш эпитафиянең
зурлыгы – 58х62 см (киңлеге – 62 см). Ул нигездән 60 см
югарылыкта, кәрниздән 17 см аскарак урнашкан. Эпитафик
плитәнең бер кыры белән дөрбә кыры арасы – 204
см, икенче кырының арасы – 197 см. Дөрбәнең стенасы 70
см калынлыкта.
Дөрбәнең
стеналары нигездән сигез ниргә тәшкил итеп
өелгәннәр. Бу кабер өсте корылмасы, төзек
дүртпочмаклык булып, тышкы размеры 470х457 см.
Нигезгә
салынган ташларның кырларыннан фаска алынып, нигезләр стеналардан
13 см чыгып торалар, нигезнең таштан өелгән биеклеге
җир өстеннән 30 см күтәрелә.
Кәрнизләр
стенадан 20 см югарылыкка күтәрелгәннәр.
Дөрбәнең нигезен, стенасын, кәрнизен бергә
кушканда гомуми биеклеге 185 см тәшкил итә.
Дөрбәнең
язулы стенадан сул яктагы тарафында 38х41 см зурлыктагы
тәрәзә тишеге ясалган. Ул тишекләр корылма эчендә
һава алмашынып торуга хезмәт итәләр.
Тәрәзәнең озын өлеше биеклекне белдерә.
Язулы стена кырыннан тәрәзә кырына кадәр ике ара – 204
см, икенче кырыннан 194 см тәшкил итә. Бина начар
хәлдә, өелгән таш плитәләрнең
җимерелеп төшү куркынычы бар. Кәрниз итеп кыеклап
эшләнгән плитәләр, күп урыннан кубып төшеп,
җирдә аунап яталар. Эпитафик язманың да күп өлеше
бозылган, укуы авыр.
6
Кол Шәриф һәм аның заманы. – Казан: Татарстан китап
нәшрияты, 2005. – 34–44 б.
РЕЗЮМЕ
Статья М.И. Ахметзянова посвящена обследованию
архитектурно-исторических памятников г. Касимова, сооруженных в XVI–XIX вв. О них в научной
литературе имеются небогатые, малочисленные публикации. Имеющаяся литература
относится лишь к мавзолеям Шах-Али (построен в 1555 г.) и султана
Авгана-Мухаммеда (1649 г.). Кроме этих двух, в Касимовском городском татарском
кладбище сохранились еще три каменных мавзолея, построенных в конце XVIII – первой половине
XIX в., о которых в научной литературе отсутствуют сведения.
Обследование всех названных мавзолеев г.
Касимова обусловлено необходимостью установления генетических и типологических
связей аналогичных архитектурных памятников татар, сохранившихся на кладбищах
сегодняшнего Татарстана, Башкортстана и Оренбургской области, построенных в XVI–XIX вв.
Во время полевых исследований, проведенных
автором в 2004, 2005 гг. в Касимове, сделаны обмеры памятников и исследован их
материал. Были также изучены эпиграфические надписи установленных на стенах
мавзолеев и надгробий мавзолея Авган-хана. Дело в том, что надписи
установленных на стенах мавзолеев Шах-Али и Авган-хана в научной литературе
(например, у историка Н.И. Шишкина) отмечены как арабские. После ознакомления с
материалами, мы уточнили, что надписи мавзолея Шах-Али на стенке сделаны на
арабской графике и языке, а надписи эпитафийных надгробий, собранных внутри
мавзолея, – на арабском и старотатарском языках. В отношении надписей мавзолея
Авган-хана историк допустил неточности, отмечая лишь, что они написаны на
арабской графике.
Эпитафийные памятники Касимовского нового
кладбища вообще не упоминаются в исторических документах.
Вследствие изученности надгробных памятников XVI–XVII вв. в мавзолее
Шах-Али и наличия их опубликованных текстов, нет необходимости изучать их
содержание. Главное внимание было уделено на остальные памятники. Вследствие
изучения памятника-мавзолея Авган-хана было установлено, что надпись с наружной
стороны, установленная над дверью, по содержанию, является татарским текстом и
находится в хорошем состоянии. Была снята копия надписи. Что касается
эпиграфических надгробий, то их состояние весьма плачевное, но, несмотря на
это, на двух надгробиях из трех были обнаружены несколько цельных предложений
из текстов и содержание их опубликовано. По некоторым данным стало известно,
что надписи на надгробиях мавзолея Авган-хана были сфотографированы в 1880 гг.
и с них сделаны переводы текстов на русский язык. Видимо, эти снимки покоятся в
научных архивах востоковедов. Они весьма интересны и с точки зрения
языкознания.
Далее в статье приводится описание мавзолеев
городского кладбища г. Касимова. Исследователь касимовско-татарской культуры
Владимир Акимов, изучив мавзолеи нового кладбища, подчеркнул о наличии трех
мавзолеев и отнес их к фамилиям Янбаевых, Шакуловых и Ишимбаевых. Кроме того,
мы заметили груды камней, которые, видимо, принадлежали к зданиям разрушенных и
снесенных других мавзолеев.
После тщательного исследования эпитафийных
надписей сохранившихся мавзолеев, мы определили их принадлежность к фамилиям
Шакуловых и Максудовых. Третий мавзолей, видимо, принадлежал Янбаевым. Дело в
том, что эпитафийная доска со стены этого мавзолея довольно сильно разрушена,
хотя сохранилась дата смерти владельца и относится к 1850 г.
Мавзолей Максудовых имеет дату по хиджри 1223
г., по григорианскому стилю 1808/9 гг. Мавзолей Шакуловых содержит три
эпитафийных плит, где отмечены даты – 1217/1802 гг., 1218/1803 гг., 1254/1839
гг. Однако, судя по эпитафийным надписям, в мавзолее Шакуловых находятся могилы
и их предков, живших в XVIII в.
Традиция строительства подобных надгробных
сооружений-мавзолеев, по некоторым сведениям, сохранились в отдельных татарских
селениях Касимовского района, которые ждут своих исследователей.
Әхмәтҗанов
М.И. Касыйм шәһәрендәге татар
дөрбәләре // Татар археологиясе. – 2006. – № 1–2 (16–17). –
197–217 б., илл. белән.
Әхмәтҗанов
М.И. Касыйм шәһәрендәге татар
дөрбәләре // Татарская археология. – 2006. – № 1–2 (16–17).
Кочевой мир Средней Евразии и Золотая Орда. – С. 197–217 с илл.