Бу өзекнең соңгы юлларындагы «бер кабер
ташы сакланып калган...» дигән сүзләр хакыйкатькә туры
килми. Чөнки шул зиратта башка ташлар да бар.
М.Әхмәтҗанов
мәкаләсендә түгәрәк таш (безнең
әлеге хезмәттәге XXIIIа-2 тексты белән күршедәге ташның (XXIIIа-1) мәгълүматлары бутап
бирелгән. «Мирас»тагы мәкаләдә
түгәрәк таш 70 яшьлек Котлымөхәммәд мирзага
куелган дип ялгыш языла. Дөреслектә, үзенчәлекле калыпта
эшләнгән бу таш морзалар нәселеннән Равил исемле
өч яшьлек балага куелган.
Тирсә зиратының аянычлы язмышын
М.Әхмәтҗанов «Татар зиратлары» исемле
мәкаләсендә дә (Казан утлары. — 1997. — № 12. — 143-153
битләр) искә алып үтте. Анда, аерым алганда, мондый юллар
бар: «...Борынгы заманнарда ләхетнең стеналарын кирпечләр
белән тышлап ныгытканнар; Әгерҗе ягындагы Тирсә
зиратында җимерелгән XVII-XVIII гасыр каберләрен
күрүчеләр, ләхетнең кирпечләр белән
ябылуы хакында сөйләделәр» (152 бит). Тирсә
һәм башка авылларның борынгы зиратлары туздырылу турында
М.Әхмәтҗанов бүтән
мәкаләләрендә дә искәртеп үтте
(мәсәлән, Татар эпитафиясе сәнгате хакында // Татарский
народ после 1552 года: потери и приобретения = Татар халкы 1552 елдан соң: югалтулар
һәм табышлар: фәнни-гамәли конференция материаллары.
— Казан, 2003. — Б. 173).
Тирсә авылының бу зиратында
дәһшәтле Котлыгмөхәммәт Тәфкилев
каберенә куелган таш та хәзергәчә сакланмаган.
Ләкин, тарихи әһәмияте булганлыктан, ул таш хакында
табылган мәгълүматларны бу китапта бирүне кирәк дип
таптык.