Гайнетдин Әхмәрев
Казан вилайәтендәге мөселманнарның күп авылда икешәр зиратлары бар. Берсе бик иске, ташланып ята, кай заманнан калганы мәгьлүм түгел, язулы таш-фәлән юк. Икенчеләренә хәзер дә мәет күмәләр, болар да бик яңа түгел, бәгьзеләрендә Болгар заманнарыннан ук калган язулы ташлар да бар. Иске зиратлар авылга якынлык яки ераклык сәбәпле ташланмаганнардыр. Чөнки аларның бәгьзесе авылга бик якын, бәгьзеләре авылдан бик ерак. Болар, безнең гөманымыз буенча, болгарларның мәҗуси заманнардан калган зиратлары булса кирәк. Чөнки аларда һич ислам әсәре юктыр, бәлки бәгъзеләрендә мәҗус әсәрләре табыладыр. Мәсәлән, иске зиратлар казылса, күбесенчә тимер нәүгысеннән ясалган болгар нәрсәләре чыгадыр.
Кылыч, пычак, шөшле кеби кораллар һәм беләзек, йөзек, алка кеби хатын-кыз нәрсәләре ар, чуаш, чирмеш, мукшы кеби мәҗүс таифәләре хәзер дә каберләренә мәет бәлән бергә төрле нәрсәләр, акчалар салалар имеш. Дине исламны кабул итүдән әүвәл безнең бабаларыбыз — болгарлар да, мәҗүс гадәтенчә, мәетнең хаҗәтенә дип, кабергә вак-төяк нәрсәләр салган булсалар кирәк. (Мәет ир кеше булса, төрле кораллар, хатын-кыз булса, бизәнү нәрсәләре салганнардыр). Бу зиратларда акча бер дә табылмый, чөнки әүвәлдә болгарларның акчалары булмаган, дине исламны кабул иткәч, Багдад гарәпләреннән күреп кенә, акча ясый башлаганнар. Казан вилайәтендәге мөселманнарның ар, чирмеш таифәләре илә бердәй мәҗүс заманнарыннан калган гадәтләре (ырым вә йолалары) хәзер дә бар, бу зиратларның ташлануына болгарларның дине исламга керүләре сәбәп булгандыр, үзләре мөселман булгач, зиратларын да алыштырган булсалар кирәк. Ихтимал, Болгар вилайәтләренә килеп йөргән гарәпләр "мөселманнарны мәжүс зиратына күмү дөрес түгел" дип, фәтва биргәннәр. Иске зиратлары булмаган авыллар бик сирәктер, алар соңыннан, ягъни дине исламга кергәннән соң гына, күчеп утырган авыллардыр. Алар үзләренең кайдан килгәннәрен дә беләләр. Иске зиратта табылган нәрсәләр болгарларныкы икәне — карагач та, беленәдер, чөнки шундый ук [186] нәрсәләр болгар шәһәрләренең урыннарында да табыладыр. Бу зиратлар, әлбәттә, татарларныкы1 булмаска кирәк, чөнки XIII гасырда Европага һөжүм иткән татарлар Үзбәк хан заманнарында гына дине исламны кабул итеп, аннан соң да, озак заманнар сахраларда күчеп йөргәннәр, мәетләрен кайда туры килсә, шунда күмеп калдырганнар. Үзләре соң заманнарда гына бер урынга җыелышып утырганнар, шул сәбәпле нугай, башкорт, кыргыз, мишәр таифәләренең мондый иске зиратлары юктыр. Бу зиратларның Казан вилайәтендәге мөселманнарда гына булуы һәм аларда болгар нәрсәләре табылуы, бу зиратларның хуҗалары асылда болгар икәнлекләренә бик ышанычлы дәлилдер. Бәгьзе авылларда болгар заманнарыннан калган зиратлары да бар. Боларда хатты куфи яки сөлес белән язылган ташлар да бар, бу зиратларны бәгьзе авылларда "ташбилге" дип йөртелә. Мәсәлән, Спас өязенең Җанбакты, Рәҗәп2 каръяләрендә, Тәтеш өязенең Сатлыган, Келәнче каръяләрендә,3 Алабуга өязенең Тирсә каръясендә4 һәм гайреләрендә "ташбилге" дигән сүз иске заманнарның болгар заманыннан исемедер. Хәзер дә безнең телебезчә зират, кабер, дигән гарәби исемнәр бәрабәрендә асыл төрки сүзе калмаган, гарәби исемнәр, әлбәттә бабаларыбыз дине исламга кергәннән соң гына кабул иткәннәрдер, алар бәрабәрендә әүвәлдә халыкның үз телендә исем булгандыр, болгар заманнарыннан калган зират ташларында "билгеви, билеге" дигән сүзләр бар. "Ташбилге", "белек" дигән сүзләр болгар төрекләреннән калганлыгы мәгълүм кәлимәләрдер.
"Йолдыз" газетасы.-1906.-5 апрель (№12).
[187]
Гайнетдин Әхмәрев. Тарихи-документаль җыентык. Казан, “Җыен-ТатАрт”, “Хәтер” нәшрияты 2000