Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
Эпиграфика — тарих фәненең бер тармагы, ул каты әйберләрдәге, шул исәптән борынгы кабер ташларындагы язуларны фәнни чыганак буларак өйрәнә. Ташъязма истәлекләрнең тарихны өйрәнүдәге әһәмияте галимнәр тарафыннан күп мәртәбәләр расланган. Борынгы чорлардан башлап XX гасыр башына кадәр кабер ташларында, вафат булган шәхескә бәйле рәвештә, милли тарихыбызның кайбер мөһим сәхифәләре, халыкның мәдәни һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсе чагылыш тапкан.
Татар зиратларында бөтенләй диярлек игътибарга алынмый торган, авып һәм уалып, кыйшаеп һәм җиргә иңеп, ахыр чиктә туфрак астына күмелеп баручы элекке ташлар, тарихи мирасыбызның аяныч хәленә телсез шаһитлар шикелле, моңаеп торалар. Алар тарихка, шул исәптән әлеге эпиграфик истәлекләргә булган гамьсезлек һәм ваемсызлыкка әрниләр кебек.
Татар тарихы өчен гомуми әһәмияткә ия булган, Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган кабер ташлары, тарихи чыганаклар буларак, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Гайнетдин Әхмәрев, Гали Рәхим, Һарун Йосыпов, Фәрит Хәкимҗанов, Җәмил Мөхәммәтшин, Марсель Әхмәтҗанов кебек галимнәр тарафыннан өйрәнелгәннәр. Дөрес, ул чорлардагы кабер ташлары әле дә табыла һәм өйрәнелә тора.
Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы дәвердәге, ягъни XVI-XVII гасырлардан башлап XX йөз башына кадәрге меңләгән, хәтта дистә меңләгән татар кабер ташлары гыйльми җәһәттән аз тикшерелгәннәр. Соңгы вакытта бу мәсьәләгә игътибар артты, фәнни китаплар да чыга башлады. Мәсәлән, галим Марсель Әхмәтҗановның «Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре» исемле нәфис һәм бик затлы бизәлешле китабы1 — Әлмәт районы авылларындагы мөселман татар, керәшен, христиан, мәҗүси эпиграфик ядкәрләрен өйрәнүгә багышланган. М.Әхмәтҗановның бу хезмәте — төбәк эпиграфикасын комплекслы өйрәнүнең беренче тәҗрибәсе һәм башка төбәк-районнар өчен, шулай ук фәннең бу тармагында эзләнүләрне дәвам итәчәк галимнәргә менә дигән гамәли үрнәк.
Бу җыентыкны эшләү дәвамында өлкән буын галимнәребездән Марсель Әхмәтҗановның татар эпиграфикасы буенча хезмәтләренә һәм мәкаләләренә еш мөрәҗәгать иттек, шулай ук үзе белән даими киңәш-табыш итеп тордык. Ул Әгерҗе төбәгендәге Кодаш авылы янында һәм Рыс авылының зиратында үзе күреп өйрәнгән, ләкин хәзергәчә сакланмаган XVII гасыр ташларының текстларын һәм фоторәсемнәрен шушы китапка кертү өчен безгә бирде. Соңгы берничә дистә елда татар ташъязма истәлекләрен өйрәнүгә зур көч сарыф иткән, бу юнәлештә иң актив, армый-талмый фәнни тикшеренүләр үткәреп килгән Марсель абый Әхмәтҗановка олуг рәхмәтебезне җиткерәбез.
Төп белгечлеге буенча рәссам-график, Башкортстанның данлыклы Эстәрлебаш ягында туып-үскән милләттәшебез Венер Усманов Эстәрлебашта һәм, гомумән, әлеге төбәктәге татар авылларында, шулай ук Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылы зиратларында сакланган XVIII гасыр—XX гасыр башы татар эпиграфик истәлекләрен махсус өйрәнеп, йөзләгән ядкәрләрнең текстларын һәм күчереп ясалган график рәсемнәрен берничә китапка туплап нәшер итте2.
Гарәп язуы белән чуарланган, гасырлар аша кичкән борынгы ташлар татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр авыл зиратында бар. Әмма, ни аяныч, алар вакытлар үтү белән уалып яки авып, җиргә сеңеп һәм язулары коелып, мәңге кайтара алмаслык хәлдә, тарих мәйданыннан юкка чыгып баралар. Шагыйрь әйтмешли, «... исә җилләр, бетә эз». Ташъязма истәлекләрне кичектермичә барлау, өйрәнү, мөмкинлек булганда юкка чыгудан саклау — изге бурычларның берсе. Чөнки бу кабер ташларында бабаларыбызның газиз исемнәре уелган, һәркемнең күңелендә иман, беренче нәүбәттә, ата-бабаларның изге рухларына ихтирамнан башлана. Зиһенгә ия һәркем халкыбызның, нәсел-нәсәпләребезнең, авылдаш һәм төбәктәшләребезнең исемнәрен дә, кылган гамәлләрен дә белергә, өйрәнергә һәм күңелендә сакларга тиеш.
Кайбер авылларда, зираттагы кабер ташларының иң әүвәлгесе XIX гасыр башында куелганлыгын белгәч, кәефләре кырылучылар да бар. Янәсе, нәрсә инде ул XIX гасыр, менә XIV—XVI гасырлар яки аннан да элеккерәкләр булсын иде ул, диючеләр очрый. Әмма андыйлары юк дип, игътибарсызлык һәм битарафлык кылганда, булган кадәресе дә сакланмаска, җуелырга мөмкин. Тарихыбызның һәр дәверенә: ерактагысына да, якындагысына да бер төрле ихтирамлы вә игътибарлы мөнәсәбәт булырга тиеш.
Ни хәл итәсең, халкыбыз борынгылыкны бик тә сөя. Шул сәбәпле, тарих төшенчәсен фиргавеннәр, хәтта мамонтлар чоры белән тиңләп карарга ярата. Гәрчә XX гасыр башы да, кичәге һәм бүгенге көнебез дә тарих бит. Мамонт кебек эре хайван сөякләре табылганга таң калып, үз бабаларыңның, авылдашларыңның, нәселеңнең 100—150 ел элек үткәндәге тарихларына битарафлык күрсәтү — һичшиксез, ялгышлык.
Төбәк тарихлары белән кызыксынучы кайберәүләр кабер ташларындагы даталарның аерым очракларда һиҗри ел исәбендә күрсәтелгәнлеген аңламыйча, ялгышлар да җибәргәлиләр. Мәсәлән, XIX гасыр ахырында куелган, һиҗри (мөселман календаре) буенча 1300 нче ел дип күрсәтелгән ташның датасын гамәлдәге милади ел исәбе белән бутап, ягъни ташъязма истәлекне XIV гасыр башына нисбәт итеп, хаталаналар.
Элекке кабер ташларындагы текстларны уку шактый катлаулы эш. Чөнки һәр таш үзенчәлекле, төрлечә рәвештә һәм таш уючы төрле осталар тарафыннан язылган. Шуңа күрә аларны уку өчен гарәп язуын тану гына җитеп бетми, элекке төрки-татар телен, гарәп телен һәм орфографиясен, гарәп язуының почерк үзенчәлекләрен, татар ташъязма истәлекләренең традициясен, җирле тарихны яхшы белү, тәҗрибә һ.б. шундый хасиятләргә ия булу таләп ителә.
1998 елда үзара уйлашып киңәшкәннән соң, үзебезнең туган төбәкләребездәге борынгы ташъязмаларны мөмкин кадәр тулырак өйрәнергә кирәк дигән ныклы бер карарга килдек. Шулай итеп, кемнеңдер фәрманы яки әмере белән дә, хезмәт вазыйфабыз буенча да түгел, ә үз ихтыярыбыз белән, вөҗданыбыз кушуынча, Кукмара һәм Әгерҗе төбәгендәге татар зиратларында сакланган, тарихи һәм фәнни җәһәттән игътибарга лаеклы элекке кабер ташларын комплекслы гыйльми өйрәнү, тикшерү һәм теркәү эшләрен башкарып чыктык. Элеккеге дәверләрдән алып, 1920 нче елларга кадәр булган гарәп язулы барлык ташларны да (1920-30 нчы елларга караганнарын фәнни әһәмиятләренә күрә, сайланма рәвештә) исәпкә алдык, алардагы язуларны укыдык һәм күчердек, ташларның зурлыкларын үлчәдек, фоторәсемгә төшердек. Зур көч таләп иткән бу эшнең нәтиҗәләре төбәк һәм, гомумән, халкыбыз тарихы өчен, һичшиксез, ышанычлы чыганак һәм әһәмиятле материал булып тора.
Кукмара һәм Әгерҗе районнарыннан тыш, 1998—2008 нче елларда Татарстанның Саба, Алабуга, Менделеев, Балтач төбәкләренә, Удмуртиянең Можга, Алнаш, Кече Пурга, Кияс һәм Киров өлкәсенең Малмыж, Вятка Аланы, Слободской районнарындагы татар авылларына эпиграфик экспедицияләр үткәрдек. Төрле төбәкләрдә үзебез өйрәнгән эпиграфик истәлекләрнең фоторәсемнәрен һәм текстларын биреп, аерым китап-җыентыклар рәвешендә бастырып халыкка җиткерү — эшебезнең башында ук күздә тотылган төп максатыбыз иде. Ниһаять, ул тормышка ашып килә, «Татар эпиграфикасы» сериясеннән беренче китапны укучыларга тәкъдим итәбез.
Зиратлар гизгәндә куандыргыч һәм көендергеч хәлләр дә күзгә ташланды. Күп кенә авылларда зиратларны чистарту, коймаларны төзекләндерү белән мәшгуль кешеләр очрап сөендерсә, кайбер зиратларда төсле металлдан ясалган койма баганаларын җыеп-урлап киткәнлекләрен күреп, хәйран калдык. Моннан да түбән вәхшилек була микән? Зиратлар бит — ата-бабаларыбыз җирләнгән, һәммәбез дә барачак изге йорт. Халкыбызның гадәтендә булган әхлак, пакьлек һәм сафлык зиратларда да чагылсын, мәрхүмнәрнең җаннары әрнемәсен, рухлары шат булсын.
1 Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. — Казан: Мәгариф, 2000. — 159 б.
2 Усманов В. Тарихи ядкәрләр. 1 нче китап. — Уфа: Дизайн Полиграф Сервис, 2005. — 168 б.; Усманов В. Тарихи ядкярләр. Икенче китап. —
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек