Мәкаләнең бу ташка бәйле өлешен
үзгәртмичә күчерәбез: «Название городов и сел в
татарских эпиграфических текстах встречаются весьма редко... «Ала... каласында»
— «в городе Ела...» (с. Кудашево). Памятник разбит в нескольких местах,
вследствие сего пострадал и текст подписи. Учитывая то, что место находки
памятника находится недалеко от г. Елабуги (около 80 км), можно предполагать,
что на памятнике было высечено название г.Елабуги» (77 бит).
2000 елгы экспедициябездә без бу ташны күрә
алмадык. Сорашкалап карасак та, белүче булмады. Марсель абый да
аның үзе күргәндә (1977 елда) ватылып
беткәнлеген һәм авылга якын бер җирдәге посадка
буенда булганлыгын әйтте.
М.Әхмәтҗанов 1977 елның 22
июнендә бу таштан үзе күчереп алган текстны һәм
аның фоторәсемен әлеге җыентыкка кертү өчен
безгә бирде. Ташның сакланып калган язулары
түбәндәгечә булган (күпертмә язулы):
1) ...
әд-дөнйа җифәт вә талябиһа киляб тарих
мең дә
2) ...у......да ...с
Балтач өчен ирәнләрдин дога өмид берлә билке
куйды атасы Ала
3) ... каласында
...ырак [туфрак] басты күрәрмен дөнйаны вәйран бары
бакый ирмәс һәмишә йук карары
Бу ташның калдыкларын табып яисә аның
турында мәгълүмат булмасмы дип, 2007 елның 27 маенда Кодаш
авылына тагын бер бардык. Авылның өлкән
кешеләреннән Мөхәммәтдин абый
Сәләхиев (1925 елда туган) белән бергәләп таш
булган кабер урынын карадык. Авыл зираты яныннан көньяк-көнбатыш
тарафка сузылган, Бөек Ватан сугышыннан соң утыртылган каен
посадкасы буенча бер чакрым чамасы киткәч, каенлыкка уң яктан
перпендикуляр рәвештә яшь наратлык килеп тоташа.
Мөхәммәтдин ага каенлыктан нарат посадкасына таба 100 метр чамасы арадагы,
бераз гына калкурак җирне күрсәтеп, ул кабер шушы урында иде
диде. Элек ул буралап алынган һәм ташы шуның эчендә
басып тора иде дип искә алды. Ул ялгыз кабер Кыдырлы авылыннан Кодашка
килә торган элеккеге юл читендә булган. Элек аны «Әүлия
кабере» дип йөрткәннәр. Якынча исәп белән моннан
утыз еллап элек ватылган таш кисәкләре шушындагы каеннар янына
чыгарып куелган булган. Кызганычка каршы, эзләп-эзләп карасак та,
ул ташның калдыкларын таба алмадык. Кая киткәннәрдер —
моңа җавап табылмады.
* Бу таш сакланмаган.
** Ахметзянов М. О лексике татарских эпитафий XVII—XVIII
вв. //
Историко-лингви-стический анализ старописьменных памятников. — Казань:
Казанский филиал АН СССР, 1983. - С.75- 83.