В статье исследователей Р. Марданова и И. Хадиева дается подробное описание и анализ текста татарского надгробия, датированного ноябрем 1658 г. и сохранившегося в д. Салауши Агрызского района Республики Татарстан. Информацию, содержащуюся в эпитафии, авторы дополняют сведениями из документов Российского государственного архива древних актов.
«Ык белән Идел арасында шәһит...»
Әгерҗе төбәгендәге татар зиратларында сакланган,
тарихи һәм фәнни җәһәттән игътибарга
лаеклы элекке кабер ташларын гыйльми өйрәнү максаты белән
2000 елның яз һәм көз айларында эпиграфик экспедицияләр
үткәргән идек. Аның нәтиҗәләре
буенча «Гасырлар авазы - Эхо веков» журналында мәкаләбез
дә басылды1. Анда (шулай ук башка язмаларыбызда да) Салагыш
халкы «Әүлия кабере» дип йөртә торган иң
борынгы ташъязманы таба алмыйча калуыбыз әйтелгән иде. Ниһаять,
без аны табып, җентекләп өйрәндек һәм бу
язмабыз нәкъ менә шул ядкарь - 1658 елның көзендә
һәлак булган өч кешегә куелган таш турында.
Вак кына итеп уелган язулы, төгәл датасы 1658 елның ноябренә
карый торган бу таш Әгерҗе төбәгендәге иң
борынгы тарихи истәлек булуы белән әһәмиятле.
Аны мулла Дусмәт Теләш улы язган. Әлеге ташта исемнәре
уелган затларга бәйле тарихи вакыйгалар турында Россия дәүләт
борынгы актлар архивында да мәгълүматлар табылды. Ташка язылганнарны
һәм архив чыганакларын җентекләп өйрәнгәч,
бу каберташ язмасында исемнәре күрсәтелгән Салагыш кешеләренең
Ык елгасы буенда, үз биләмәләрен саклап, руслар белән
бәрелеш вакытында һәлак булганлыклары ачыкланды.
Бигәш улы Бикколга һәм аның ике улына уртак куелган
1658 елгы бу ташның биеклеге 110 см, киңлеге 51 см, калынлыгы 9
см. Аның тексты алгы ягында, вак хәрефләр белән 18 юлда
уеп язылган. Ташның алгы як өслеге 5,5 см киңлегендәге
чыгынкы кайма белән уратып алынган.
Салагыш ташъязмасындагы мәгълүматларны һәм архивларда
саклана торган бай тарихи материалларны чагыштырып өйрәнү
үткәннәрдәге билгесез вакыйгаларга шактый ачыклык кертте.
Бу, гомумән, төрле тарихи чыганакларның бер-берсен тулыландыруына
ачык дәлил булып тора, шул ук вакытта, өйрәнелмәгән
катламнарның кызыклыгын һәм күплеген искәртә.
I Монда без куйган саннар юлларның тәртибен белдерә.
II 11 нче юл астында тасмасыман бизәк уелган.
III Бу мәсьәлә Россия борынгы актлар дәүләт архивының 248, 1173,
1306 һәм 1324 нче фондларындагы берничә саклау берәмлегендә тасвирланган.
IV Бу төбәктәге татарларның «башкорт» сословиесенә нисбәтләре турында
моңарчы тәфсилләбрәк аңлатып язганлыктан (Мәрданов Р., Һадиев И. Әгерҗе төбәге
тарихы. - Казан, 2003. - Б. 14-17; Гыйбрәт, яки Чукындыру чукмары
/ Кереш мәкалә, документлар һәм искәрмәләрне Р. Мәрданов әзерләде // Гасырлар
авазы - Эхо веков. - 2000. - № 1/2. - Б. 105, 111), бу мәсьәләгә киңәеп
тукталмыйбыз.
V Игумен - православие христианнарында монастырь рәисе.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Мәрданов Р., Һадиев И. «Таш
архив» серләре // Гасырлар авазы - Эхо веков.
- 2002. - № 3/4. - Б. 65-75.
2. Ахметзянов М. О лексике татарских эпитафий XVII-XVIII вв. // Историко-лингвистический
анализ старописьменных памятников. - Казань, 1983. - С. 75-83.
3. Мәрданов Р., Һадиев И. «Таш архив» серләре...
- Б. 72; Шулар ук. Әгерҗе төбәге тарихы. - Казан,
2003. - Б. 102; Шулар ук. «Яшәсәң дә җиһанда
бер заман...» // Әгерҗем - йөрәк җырым.
- Казан, 2004. - Б. 74.
4. Әхмәтҗанов М. Тарихи чыганаклар // Идел. - 1994.
- № 2. - Б. 65.
5. Мәрданов Р., Һадиев И. Әгерҗе төбәге
тарихы... - Б. 153-154.