Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№ XVII-1 Уразмөхәммәд Исәк хафиз улына куелган таш*. 1689 ел.
Алгы ягында (күпертмә язулы):
Сул ягы:
Уң ягы:
Үлчәмнәре: 114 х 46 х 23
* Кабер ташында хаталырак язылуы сәбәпле, бу затның әтисенең исемен ачык кына уку мөмкин булмаган иде. Шунлыктан, моңа кадәрге мәкаләләребездә Әбәк (Илбәк-?) рәвешендә язган идек. Архив чыганакларыннан (1678 елгы халык исәбен алу документыннан) аның дөрес исеме Исәк булганлыгын ачыкладык. Ул заманнарда Гайса исемен төрки-татарлар «Исәк» рәвешендә йөрткәнлекләре тарихи чыганаклардан мәгълүм. Бу ташка уелган Исәк исеменең дә Гайсадан үзгәргән булуы ихтимал. Кабер ташында Исәк исеме янында язылган «хафиз» сүзе аның мулла булганлыгын белдерә. Бу таш М.Әхмәтҗанов мәкаләсендә дә (О лексике татарских эпитафий XVII-XVIII вв., 1983) телгә алынган.
** Һиҗри 1100 ел милади буенча 1689 елга туры килә.
№ XVII-2* Ишан Габделгаффар Ярмөхәммәд улы Наҗарига** куелган таш. 1860 ел.
Үлчәмнәре: 123 х 41 х 22
* Бу таш аскы өлеше кызыл кирпечтән, өсте агач коймалы чардуган-төрбә эчендә. Бу каберлекнең фоторәсеме «Әгерҗем — йөрәк җырым» (Казан, 2004) китабының 70 битендә һәм «Иж шәһәре татарлары тарихыннан» (авторы — Р.Мәрданов, Казан, 2006) китабының 59 битендә басылды. М.Әхмәтҗанов та бер мәкаләсендә: «...Әгерҗе районы Наҗар авылында булганда кызыл кирпечтән салынган бер дөрбә күрергә туры килгән иде» дип язды (Әхмәтҗанов М. Касыйм шәһәрендәге татар дөрбәләре // Татарская археология. — 2006. — № 1-2. — Б. 200-201).
** Габделгаффар хәзрәтнең остазы — Бөре өязендәге Калмык авылында яшәгән Насретдин ишан Зәйнәш улы (1792—1843) булган. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» хезмәтендә (8 кисәк, 479 биттә) язылган.
*** Ташта гарәп сүзләре белән язылган датасы — һиҗри 1277 елның 15 җөмадиел-ахир көне милади буенча 1860 елның 29 декабренә туры килә.
№ XVII-3* Салих мирза Ильяс мирза улына** куелган таш. 1823 ел.
Үлчәмнәре: 113 х 33 х 13
* Бу ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Әгерҗем — йөрәк җырым» (Казан, 2004) китабының 77 битендә басылып чыкты.
** Салих мирза — алпавыт Тәфкилевләр токымына кияү тиешле кеше булып, фамилиясе Чанышев булса кирәк дип фаразлыйбыз.
*** Һиҗри 1238 ел милади ел исәбе белән 1823 елга туры килә.
№ XVII-4 Мәдинә Йосыф мирза кызына (Салих мирза җәмәгатенә) куелган таш. 1834 ел.
Алгы ягында (күпертмә язулы): бизәк
Үлчәмнәре: 120 х 43 х 14
№ XVII-5 Гөлчәһрә бикә Ягъкуб мирза кызына куелган таш. 1849 ел.
Үлчәмнәре: 100 х 50 х 12
* Бу ташка «ел» сүзе шулай ике мәртәбә язылган.
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек