Әлеге каберташлар 1541 елда русларның Казан
ханы Сафа Гәрәйгә каршы фетнәдә катнашып, Казан
җиренә сугыш белән килгәнлекләре фактын
күрсәтә.
Фәнни әдәбиятта моннан тыш
Кадрәк, Казиле, Кишмәт, Югары Аты, Урта Аты, Югары Курса
авылларында да Казан ханлыгы дәвереннән калган зиратлар,
каберташлар булуы хакында мәгълүматлар бар. Кызганычка каршы,
әлегә алар өйрәнелмәгән.
XVII гасыр каберташлары
Казан ханлыгы яулангач Арча каласы һәм
аның тирә-ягындагы авыллар да туздырыла.
Мәдәният-сәнгатькә зур зыян салына. Татарларга металл
һәм таш белән бәйле эшләр тыела, халык талана. Бу
хәл XVII гасыр буенча да дәвам итә. Шунлыктан Арча ягында XVII гасырдан калган язулы ташлар әлегә ике җирдә
генә билгеле.
1. Түбән Мәтәскә
Бу авылда Казан ханлыгы дәверендә куелган ике
каберташның текстлары алда китерелде. Түбән
Мәтәскә — XVI гасырдан соң XVII гасыр башында ук татар кабер ташы куелган бик сирәк
урыннарның берсе.