Башкортстандагы Солтанбәк авылына 1996 елда кара
багана куелды
“Киске
Өфө” газетасының 2010 елда чыккан 20 санындагы
“Тәфтиләүдәй катилга... ташка язылган каргыш таман”
дигән мәкалә дөнья күрде. Без дә бу
мәкалә турында фикерләребезне язып үтәргә
булдык.
Мәкаләдә 1996 елда Башкортстанның
Аскын районы Сиянтүз авылында булган фаҗигага 260 ел дип
фәнни-гамәли конференция уздырылган. Бу конференциядә Башкорт
дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре
докторы Роза Бүкәневанең шушы фаҗигага багышланган
доклады укылган. Газета шушы докладның текстын
җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә.
Доклад авторының бөтен максаты итеп
Котлуг-Мөхәммәд Тәүкилевне башкортларның
иң явыз дошманы итеп күрсәтү куелган. Бу ханым дипломлы
тарих фәннәре докторы булса да, ул дәрәҗәгә
җитмәгән сәясәтчеләр ролендә кылана.
Аның чыгышы бүгенге Башкортстанда алып барыла торган татарга каршы
башкортларны котырту сериясеннән мәйданга чыгарылган чираттагы
гамәл дип бәяләнергә хаклы.
Профессорның максаты барыннан да бигрәк
татарлар тарихын каралтуга, бозып күрсәтүгә
юнәлдерелгән. Мондый провакацияләр уздырылган вакытта тарихка
әйләнеп карамый ярамастыр ахры.
Кемнәр иле булган соң хәзерге
Башкортстан биләгән җирләр XVII-XVIII
йөзләрдә? Тарихта борынгы чорларда да, урта гасырларда да
анда башкортлар тарафыннан төзелгән берәр
дәүләтчелек булмаганлыгы бәхәс тудырмый.
XIII-XIV гасырларда үзләренең асыл ватаннарын
эзлибез дип миссионерлык максатында килгән венгр монахлары хәзерге
Агыйдел буйларында һәм Чиләбе якларында венгр теленә
якын телдә сөйләшкән кавемнәр табып, аларны
христианлыкка өндәп йөргәннәре яхшы
мәгълүм, бу турыда безнең дә язганнарыбыз бар,
ләкин башкорт дигән кавемне Идел белән Урал арасында Алтын
Урда дәверендә дә, аннан соңгы Нугай Урдасы
дәверендә дә Идел белән Урал арасында
яшәгәнлеген белмибез. Нугай Урдасы мирзаларыннан XV-XVI
йөзләрдән сакланып калган язма документларда да башкорт
кавеменең алар арасында яшәүләре хакында
хәбәрләр юк.
Безнең тарафтан табылып, матбугатка чыгарылган бер
тарихи язмада Себер ягындагы Шәйбанилар дәүләтенә
ясак түләгән башкортларны инде XVII гасыр башында искә
алалар, аларны Нугай Урдасы татарлары Урал тауларының көнбатыш
ягына аяк бастырмаганнар.[1]
Бары 1620 елларда, ягъни Нугай Урдасы эчендә зур фитнә чыгып,
Сакмар елгасы буенда булган канкойгыч үзара сугыштан соң гына,
Себердән килгән башкортлар Сакмар, Дим елгалары буйларында
әкренләп күренә башлыйлар. Сәбәп шунда ки,
Нугай Урдасының зур бер өлеш халкы бу кырылыштан соң
Җайык елгасы буйларына түбән таба күчеп китә,
Сакмар, Дим елгалары буйларында калган Нугай Урдасы татарлары
көчсезләнеп, үз җирләрен сакларлык
хәлдә калмыйлар. Бу вакытта Нугай Урдасының шундый
фаҗигалы хәлгә төшкәнен көтеп кенә
яткан Мәскәү кнәзлеге шунда ук эшкә керешә
һәм Нугай Урдасының, үзенең кичәге
беректәшенең, күршесенең җирләренә
кергән башкортларга грамоталар тарата башлый, шулай итеп алардан вакытлы
җир хуҗалары ясый һәм үзенә яулап алынган
җирдә турылыклы подданныйлар булдыра.
Каян килеп тулган әле бу дәвердә
Агыйдел һәм Дим буйларына башкортлар, моңа нинди язма тарихи
чыганаклар бар соң? Шулай да бар икән!
XI-XII гасыр мөселман картографлары М. Кашгарый
(1074 ел) һәм Идриси (1099-1166) сызган карталарда башкортлар
беренче мәртәбә Иртыш буйларында күренәләр.
Алар анда кыпчак, кыргыз, бәҗәнәк, команнар белән
бер регионда күрсәтеләләр.[2]
XIV гасыр Европа картографлары Бертуган Пициганилар
һәм «Каталон атласы” дип аталган тарихи карталар да башкорт исеме
“Пасхерти” белән Кама елгасының югары агымында каядыр хәзерге
Чердын шәһәре регионында күрсәтелә.[3]
Әлеге регионда яшәгән башкортлар XVI
гасыр урыс публицисты, кнәз А. Курбский язмалары буенча, шулай ук
хәзерге Удмурт республикасының төньягында
яшәгәнлеге аңлашыла.[4]
Уфа шәһәренең корылган елларында
төзелгән “Отводная книга по г. Уфе” (1591/92-1629гг.) исемле
документта, Уфа тирәсендә бер дә башкортларның
җәмгыять булып тупланып яшәүләре турында
мәгълүмат юк. Ә менә татарларның авыллар корып
(мәсәлән, Шөгер, Күгәрчен юлы)
һәм инде күптәнге зиратлары булу бу документта
теркәлгән.[6]
Әлеге документта шактый гына татарларның исемнәре дә
телгә алына.
Башкортларның беренче мәртәбә Уфа
шәһәре янында, воевода кулы астында землянка казып килеп
утырулары хәбәрен урыс этнограф галиме В. Филоненко
теркәгән. Аның мәгълүматлары бу очракта бик
кызыклы:[7]
1629 елда
888
башкорт хуҗалыгы
5000-10000 кеше
1635елда
2217
- | -
?
1739елда
7192
| - | -
19266
1772елда
14092
- | -
?
Бу саннардан иң кызыклысы, бу башкорт
хуҗалыкларын төрки күчмә тормыш вәкилләре
дип атап булмый. Күрәсең, бу сан эченә Нугай Урдасы
татарлары кермәгәннәрдер.
Уфа астына 1629 елда килгән башкортлар шул Кама
елгасының югары ягындагы, элекке Казан ханлыгының подданныйлары
булып торган затлар булган дип уйларга нигез бар. Алар шул ук А. Курбский 1552
елда ишеткән “башкирский язык”ны саклаучыларның
нәселләре булып торганнар.
Тарихчы Д. Исхаковның
күзәтүләренә караганда, Чердынь
өязендәге Сыльва Ирен елгалары буйларында иштәкләр
белән башкортларның 1572 елда яшәгәннәре
ачыкланган[8].
Әлбәттә, башкортлар XVI гасырда Себер
һәм Шәйбани ханнар биләмәләрендә
дә яшәгәннәр. Бу хакта аларның 1736 елда статский
советник Татищевка язган хатларында үз авызларыннан чыккан
сүзләреннән китерелә:
“Мы, башкирские народы, наши отцы, деды и прадеды
великому государю в подданство пришли своими волями, оставя своих ханов, а
великие государи нас содержали по нашей воли, а не под саблею...”[9]
Шушы хатны 1736 елда язган Себер юлы башкортлары, шулай
итеп, үзләренең Себер ханына хыянәт итеп,
Мәскәү кнәзенә хезмәткә
күчкән кешеләр булып чыгалар һәм аларга 1620
еллардан соң патша Михаил Романов Нугай Урдасы җирләрен
грамоталар белән ярлыкап бүләк иткән булып чыга.
Оренбург экспедициясенең начальнигы кнәз
Урусовның 1740 елда сугышып, рухлары сынган башкортлар алдында
сөйләгән чыгышы бик кызыклы. Ул чыгышны Урусов урыс патриоты
булып сөйләсә дә, анда тарихи кыйммәтле фактлар
укучыларга да кызыклы булыр дип, аннан бер өзекне
тәрҗемә итеп китерәбез:
Бу чыгыштан башкортларның бөтен узган
тарихлары һәм аларның чыгышлары буенча күчмә
Нугай Урдасы татарлары да, утрак тормыш белән яшәүче татарлар
белән дә бер халык түгеллеге тулысынча ачыла.
Себердән чыккан бу башкортлар урыс
хөкүмәтенә Нугай Урдасыннан тартып алган
җирләрне колонизацияли башлау өчен кирәк була.
Шунлыктан аларга урыс алпавытларына да тәтемәгән
өстенлекләр бирелеп, крепостнойлыкның бер яңа варианты
оештырыла. Шунысы кызыклы, властьлар Нугай Урдасыннан калган җирләргә
колонизация максаты белән качып
килгән халыклар – башкортлар белән уртак тел тапмасыннар
өчен, хәтта алар арасында никахларга ирек булу да закон белән
тыелган.
Тагы бер игътибарга лаек күренеш, әлеге Себер
юлындагы башкортлар арасында Нугай Урдасы татарлары, аларның традицион
ыру этнонимнары булу күзгә ташланмый. Бәлки бу күренеш
аларның да Себердән килгән башкортлар белән бер
сословие тәшкил иткәч күмелеп калган
үзенчәлекләре булса кирәк.
Себер юлы башкортлары патша грамоталары белән
үзләренә беркетелгән элекке Нугай Урдасы татарлары
җирләренә килеп – яңа крепостнойларга
әйләнгән татарларга, мишәрләргә,
чуаш-чирмешләргә – аларның асыл ватаннарында
күргән дини-социаль милли изелүләренә караганда
башкорт алпавытларының изүләре күпкә йомшаграк
булгандыр, шунлыктан алар башкорт өчен сугышып йөрүгә,
алар белән бергәләп утрак тормышлы авылларны, заводларны
талап-җимереп йөрергә атлыгып тормаганнар. Монда Бөек
Батырша хәзрәтнең сүзләре искә
төшә:
“Нәрсә ул башкортка, тирмәсен
сүтеп, хатын-балаларын атка атландырып, качып китәргә берни
тормый, безгә – игенче халыкка –
бөтен хуҗалыгын алай җиңел ташлап китеп, кая
барасыңны бик нык уйларга кирәк”- ди. Себер юлындагы башкортларга
фитнә чыгарганда, алар үзләренә ярдәм
итәргә һәм сугышка кушылырга татарларга,
мишәрләргә, чуаш һәм мариларга да
өндәп караган булсалар кирәк. Ләкин, алар
фитнәгә кушылуның ни белән бетәсен Батырша
хәзрәт акылы белән тойганнар һәм бармаганнар.
Моның өчен башкортлар, үчләнеп, Әй,
Йөрүзән елгалары буйларындгы һәм Ирәле
елгасы буйларындагы татар авылларын Юкәле Күл, Атау Лаклы, Левгилде
һәм башка татар авылларын профессор Роза Бүкәнева
терминнары белән әйткәндә
“бөлдергәннәр, тураганнар һәм ут белән
көйдергәннәр”[11].
Юкәле Күл авылыннан очраклы гына исән калган Мөслим
Аширов стацкий советник Татищевка, бу башкортлар белән янәшә
яшәргә мөмкин түгел, безне алар белән
туганлаштырмагыз, буш җиргә күчерегез, - дип
мөрәҗәгать итә.[12]
1736 елның 4 февралендә Себер юлындагы оешкан
башкорт юлбасарлары коралсыз татар, мишәр, мари авылларына
һөҗүм итәләр һәм чирмеш
авылларында мариларны чапкалап үтергәч, йортлары эченә
мәетләрен кертеп ташлап, йортларга ут төртеп яндыралар.[13]
Мари авылларын ач үлемгә хөкем итеп, бөтен
азык-төлекне, терлекләрне тартып алып, башкорт отрядларын туйдыру
өчен алып китәләр.
Әлбәттә, бу явызлыкларның ни
белән бетәсен күрә башлаган башкортлар да булган.
Мәсәлән, башкортларның эше сугышларда
хөртиләнә башлагач, аерым кешеләре: “Хәзер
бездә кырларда иген үстерүче, печән чабып җыючы,
кибәнгә куючы мишәрләр, татарлар, чирмешләрюк,
без хәзер гафу сорап, Татищевка баш иеп бармасак, кышта ачка кырылып
бетәрбез”, диләр.[14]
Бу факт тагын бер нәрсәне
күрсәтә, башкортлар игенчелек, утрак хуҗалыкта хайван
тоту кебек авыл хуҗалыгы эшләре белән
шөгыльләнмәгәннәр, фәкать урыс алпавытлары
кебек җирләрен арендага алган типтәрләрдән (ягъни
татарлар, мишәрләр, чуаш-чирмешләрдән) алынган аренда
хакы хисабына гына көн күргәннәре ачыла.
Тәүкилевнең үз заманы өчен
зур укымышлы һәм фикер иясе булуын Алма-Ата
шәһәрендә басылып чыккан, аның 1731-1759 елларда
алып барган дипломат язмалары һәм көндәлек хисаплары,
этнорафик күзәтүләрен теркәп барган
хезмәтләрен укып чыгу зыян итмәс иде үзегезгә,
әфәнделәр, үзегезнең кем җирендә
яшәгәнегезне дә онытмагыз...
[1]
Әхмәтҗанов Марсель. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – Б.63.
[2]
Әхмәтҗанов М. Без тарихта эзлебез // Идел. –
1996. №2. – 54-59б.; Әхмәтҗанов М. Идриси харитасы // Идел. – 1997. - №3. –Б. 30-31.
[3]
Әхмәтҗанов М. Әлмәт төбәге җирләренең урта гасырларда сызылган тарихи
карталарда чагылышы // проблемы изучения истории заселения и образования
населенных пунктов Альметьевского региона (Сборник статей). – Казань: РИЦ “Дом
печати”, 2000.-Б. 48.
[4]Источники
по истории Татарстана. (XVI-XVIIIвв.).- Казань, 1993. – С. 14-15.
[5] Әхмәтҗанов М. Әлмәт төбәге җирләренең...- Б. 49.
[6]Текст “Отводной книги по Уфе” (1591/92 –
1629)// Из истории феодализма и капитализма в Башкирии. – Уфа, 1971.- С.
270-272, 278,281.
[7]
Филоненко В. Башкиры. – Уфа:
Электрическая типолит. Ф. Г. Соловьева, 1915.- С.33.
[8]
Исхаков Д. От средневековых татар к татарам нового времени. – Казань, 1998. –
С. 120.
[9]
Материиалы по истории Башкортостана. Том VI. Автор-составитель Н. Ф. Демидова.
– Уфа: «Китап», 2002. – С.215.
[10]
XLV уфимская губерния.
Список населенных мест по сведениям 1876 года. – Санкт-Петербург, 1877. –
С.LXXX.
[11]
Материалы по истории Башкортстана. Т.VI… - С.124.