Инде килеп, югарыда телгә алып кителгән
кулъязма мәҗмуга турында берничә сүз. Эстәрлебаштан
18 чакрымда Бакча исемле кечкенә авыл бар. Менә шул авылдан минем
өчен билгесез бер Венер исемле кеше аны миңа юллаган иде. Ни
генә юк бу асыл хезмәттә: анда Эстәрлебаш авылы
һәм мәдрәсә тарихы да, Суханә, авыл
уртасындагы данлыклы таш күпер, мәдрәсәдә укыткан
мөгаллимнәр һәм гүзәл, матур итеп ясалган
кабер ташлары турында мәгълүматлар тупланган. Чын
күңелдән рәхмәт аңа!
* Кайбер тарихи мәгълүматлар, сызымнар һәм кабер ташларының
схема-рәсемнәре Башкортстан Республикасы, Эстәрлебаш
районы, Бакча авылы кешесе В. М. Усманов төзегән
кулъязма мәҗмугадан алынды.