Идел буе
болгарларының язма теле фәкать Идел белән Чулман елгалары
кушылган җирдә табылган, гарәп графикасы нигезендә
башкарылган күпсанлы кабер ташларындагы язулар буенча гына билгеле. Гарәп
язулы тәңкәләр Идел буенда иң соңы
безнең эраның X гасырында
ук сугылган булсалар, кабер ташларындагы болгар телендә язылган
иң борынгы язулар исә бары XIII гасырдан башлап күрсәтелә. Болгар
шәһәренең үзендәге иң беренче кабер
ташы 1271 ел белән билгеләнсә, ә инде соңгылары
—1356 ел белән билгеләнә. Әмма ләкин шул ук XIII гасырдан XIV гасыр уртасына кадәрге чорга
караган язмалар арасында хәзерге татар теленең элгәре дип
санарга мөмкин булган стандарт төрки шивәсендә башкарылган
язмалар да очрый.
1357 —1358 еллардагы
шактый санда Идел буе болгар телендә язылган кабер ташлары бар (стандарт
төрки шивәдә башкарылганнарының да саны арткан). 1358 елдан соңгы бу
телдәге ташбилге язулар (шулай ук башка язма истәлекләр
дә) табылмый инде. Ә менә стандарт төрки телдә
язылганнары аз булса да бар.
Идел буе болгар
теленә ни булган соң? Ничек шулай кинәт юкка чыккан ул? Бу
хәл Алтын Урда кичергән «авыр чор» белән бәйле — тәкъдим
ителгән бер аңлатма шуннан гыйбарәт. Бирдебәк вафат
булганнан соң үзәкләштерелгән сәяси
хакимиятнең аңлаешсыз
сәбәпләр аркасында кинәт бердәмлеге
какшый. Әмма Идел буе болгар теленең
көтмәгәндә бетүе хронологик яктан бу «авыр чор»
белән туры килсә дә, болар арасында үзара
бәйләнеш булу ихтималы аз. Минем уйлавымча, XIV гасырда Идел буе болгарлар язма
теле юкка чыгуында бүтән бер әһәмиятле вакыйга
(ул гасырның төп борылыш вакыйгасы санала) зур роль уйный. Бу — тарихта
аянычлы эз калдырган Кара афәт (бубон* вабасы.) Әлеге
үләт чиренең Көнбатыш һәм Көнчыгыш
Европа, Русия һәм Якын Көнчыгышка ясаган тәэсире документлар
белән яхшы раслана. Әмма аның Алтын Урда территориясе,
Үзәк һәм Эчке Азиядәге тагын нинди дә
булса өлкәдәге эзе моңарчы
өйрәнелмәде.
Бубон вабасының
дөрләп китүе беренче тапкыр 1331 елда Кытайда тасвирлана. Шуннан
ул Эчке һәм Үзәк Азия буйлап тарала. Кара
афәтнең бу тараф буйлап узуын тикшерү
җәһәтеннән куп нәрсәләр
эшләргә кирәк әле. Шулай да аның Алтын Урда
территориясе аша үтүен теркәгән чыганаклар шактый. Киң
танылган тасвирлар буенча, бубон вабасы монгол яугирләре арасында 1345
—1346 елларда Каффа шәһәрен камалышта тотканда тарала
башлый. 1347 елны Египетка һәм Италиягә ул нәкъ
менә шуннан барып җитә. Әлбәттә, Алтын
Урданың башка шәһәр үзәкләре дә
зыян күрәләр. Тик бу хакта тулы мәгълүматлар юк.
Ә менә Алтын Урданың көнбатышына таба яткан
территорияләре буенча урыс чыганаклары мондый
мәгълүматларны бирәләр: ваба дулкыннары Русиянең
күпчелек өлеше аркылы 1349, 1352 — 1353, 1360 һәм
1364—1366 елларны үтеп китә һәм берничә
дистәләрчә һәм йөзләрчә
еллардан соң яңадан кабатлана. Урыс чыганаклары нигезендә
аның тагын Алтын Урданың көньяк территорияләренә
дә үтеп керү ихтималы билгеле. Алар,
мәсәлән, 1364 елгы дулкынның, Сарайны да кертеп, Алтын
Урданың бер төбәген ялмап
алуы хакында әйтәләр. Ә менә 1374 елгысы
«бөтен урыс җиренә» генә түгел, Алтын Урдага да
каза алып килә. XIV гасырдагы
соңгы дулкынның Алтын Урданы 1396 елда зарарлавы хакында әйтелә.
Бубон вабасы кайтма
дулкыннарының һәм аңарга бәйле күренешләрнең
Алтын Урда өчен ни нәрсә булуын ныграк аңлар өчен
Европа һәм Урта Көнчыгыш буенча
тикшерүләрнең гомуми нәтиҗәләренә
күз салырга ярый. Һәлакәтле һәм киң
таралган бу хәдисә —
кешеләрсез калу күренеше— сәяси, социаль һәм
икътисади тормышның өзелүенә китерә. Әмма
тагын алай ачыктан-ачык күренеп тормаган
нәтиҗәләр дә күзәтелә
әле. Көнбатыш Европада бу, мәсәлән, латин
теленең әдәби тел буларак бетүгә йөз тотуы.
Әлеге хәл турыдан-туры укымышлы сыйныфның
көчсезләнүе-таркалуына бәйләнгән. Урта гасыр
чорында әлеге сыйныф шәһәрдәге дини катлам
белән
тәңгәлләштерелә.