Татарларның XVI нчы
йөздән калган эпиграфия ядкәрләре
Татарстан Җөмһүриятенең
бик күп кенә урыннарында Казан ханлыгы заманыннан, бигрәк тә
XVI йөздән калган кабер ташлары сакланган. Соңгы
вакытларгача алар тикшерелмәгән һәм матбугатта игълан ителмәгән
диярлек. Ләкин тарихи яктан бу ташлар бик кыйммәтле документ урынын
тоталар. Бу ташлар, өсләрендәге язуларына караганда, Казан ханлыгындагы
татар феодаллары җәмгыяте башында хөкем сөргән борынгы
татар феодаллары сыйныфы, хәрби-агрария аристократлар һәм руханиларның
каберләренә куелганнар. Бу борынгы каберлекләрне
тикшерү тарихчыларга борынгы заманнарда татар авылларының, бигрәк
тә феодалларның биләгән җирләре һәм
утырган урыннары турындагы бик ярлы мәгълүматны тутырырга ярдәм
итә. Аннан ары бу кабер ташлары шул заманнардагы татарларның әдәби
телләре турында кайбер материал бирәләр. Алар татарлар арасында
ташка чукып язу һәм матур язу сәнгатен өйрәнүчеләргә
дә бик кызыклы материал булып торалар. Бу кабер ташларының кайберләре
бик матур бизәкләнеп эшләнгәннәр, шуның өчен
алар татарларның бизәкләү эшләрен башка Көнчыгыш
халыкларыныкы белән чагыштырып өйрәнү өчен дә
материал бирәләр.
Бу мәкаләдә Татарстан
Җөмһүрияте Арча кантонында 11 урында булган 50 дән
артык кабер ташы турында языла. Бу район XVI нчы йөздә ханлыкның иң күп халыклы һәм
культуралы өлеше, анда игенчелек бик алга киткән булган.
24 ташта аларның куелган вакытлары
да сакланган. Тарихлары начар сакланганнар турында да, уртак стильләренә
карап һәм тарихлары күрсәтелгәннәренә
карап, кай вакыт ташлары икәнен белергә мөмкин. Тарихлары билгеле
булган ташларның күбесе (18-е) - XVI нчы йөзнең беренче яртысы ташлары. 3 таш XV нче йөз ахырын, берсе XVI нчы йөз ахырын һәм 2-се XVIII нче йөз башын күрсәтә.
Шунысы кызык: XIV нче йөз болгарларының бик күп сандагы ташларыннан
соң йөз ел буена, ягъни XV йөзгә
кадәр Урта Иделдә бер төрле дә кабер ташы очрамый. Казан ханлыгы заманындагы кабер ташлары,
язылган телләре белән дә, тышкы стильләре белән дә,
XIV нче йөз болгар кабер ташларыннан бик нык аерылып торалар.
Болгар кабер ташларының күбесенә чуаш теленә ошаган борынгы
болгар телендә язылган. Татар кабер ташларында исә җирле татар
сүзләре аралаш Урта Азия (чыгытай) теле күрелә.
Борынгы татар кабер ташларында сүз
традиция рәвешендә килгән аятьләр һәм Мөхәммәт
хәдисләре белән башланып китә. Аннан соң үлү
тарихы (һиҗри белән), үлүченең дәрәҗәсе,
исеме языла. Кайвакыт үлүнең сәбәбе дә, мәсәлән,
сугышта, дошман кулыннан үлүе күрсәтелә. Гадәттә,
сүз ахырында дога куела. Ташларның кайберләрендә бу ташны
кем куйганлыгы языла.