(Язма кыскартылган - ташлары белән билгеле авыллар гына күрсәтелә)
Әҗәл авылы — хәзердә Әҗәл һәм икедер: берсе татар Әҗәлесе, янә берсе урыс Әҗәлесе. Ул Әҗәл мулласының углы атасыннан риваять кыйладыр, ул риваять кыйладыр икән шул Әҗәлнең Ишем мулладан: бу авыл Әҗәл яки Әҗәле дип аталуның сәбәбе шулдыр — бу авылга иң әүвәл килеп урнашкан кешенең исеме Хаҗ Гали дигән кеше икән, Хаҗ Гали дигән кешене кыскартыбрак Аҗәли йөрткәннәр, шуннан Әҗәле булып калгандыр. Ул Хаҗ Гали исемле адәм алты кеше белән Болгардан килеп, авыл булып утырганнар. Бу кешеләр элгәредән үк Болгардан килеп, монда сату итәләр икән. Болгардан тире-яры алып килеп, монда киндергә кызыл мал алышып китәләр; Казан ханлыгы заманында Үтәк каласында ярминкә буладыр икән. Бу Әҗәле авылы бик күптән бардыр. Моңа гуаһлык бирәдер: Әҗәл зиярәтендә бер таш бар, язылганына дүрт йөз елдан артык. Без Әҗәле мулласы һәм борадәрем Габделкави белән барып, әүвәл бик яхшы тикшереп укыдык. Ташның бер кырында калган язуы бары: «Талиб эд-дөнья вәл-мәүти мотыйәтен»1 дигән сүз генә калган. Икенче кырыендагысын укырлык түгел. Ташның йөзенә язылганы башында — ахырында язуы беткән; таш ярылып төшкән. Урта җирендә калганы ошбудыр: «Тарих сикез йөз сиксән алтыда Чура углы Дулгәнур фани сарайдин бака дарины мәкам идти2. Рәбигыләүвәл...» дигән сүзнең соңындагысы беленми, уалып жиргә баткан. Янә «Чура углы» дигән сүзенең алдында бер сүзнең бәгъзе хәрефләре генә калган, таныр хәл юк. Бу ташның язылганына 404 ел буладыр, 1469 елларда язылгандыр. Әмма хәзердәге Әҗәле элгәреге урыныннан күчеп, икенче җиргәрәк утырган, диләр. Иске Әҗәле урынында шул Хаҗ Гали коесы урыны бар хәзердә дә, диләр. Ләкин без барып карамадык.
Ул Әҗәле авылы, бара торгач байтак зураеп, ике йөз йортлап булганнардыр. Ничә урамнары бар икән. Аннан соң Казан ханлыгын урыс алгач, Әҗәле халкын урыслар килеп-килеп җәфа кыйлалар икән. Анда-монда узсалар, олау сорап, ат сорап, бирмәсәләр, көчләп алып, талап китәләр икән. Урысның бу җәфасына чыдый алмыйча, төрле авылларга таркалып беткәннәр. Бәгъзеләре урыс диненә кергәннәр. Хәзердә урыс Әҗәлесе шуннан калгандыр.
Бикмәмәт мулла риваять кыйладыр икән: шул тирәдә бер якын зиярәт бар, мукшы зиярәте дип атыйлар икән. Ул зиярәткә хәзердә дә дога кыйлырга баралар, барып Коръән укыйлар икән. Ул зиярәттә изгеләрдән бәгъзе адәмнәр бар, имеш. Ул авыл мөселман авылы булган икән. Ул мукшы авылы Болгар таркалмастан элгәре һәм бар икән.
Мамадыш авылы — моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде-Мамадыш диләр. Янә Салтыган авылы бардыр; аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән урыс авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арсланово дигән урыс авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән урыс авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәд дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңелесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар.
Танай авылында шул Мамадыш бабалар нәселеннән берәү Әҗе дигән кеше булгандыр. Аның углы Бимәт, аның углы Мөхәммәдкол, аның углы Дәмин, аның углы Мулла-Әмин исемле кеше булган. Ничә заманнар ул авылда имам булып торгандыр. Аның углы мулла Мөхәммәдша һәм шул авылда имамдыр. Аның углы Хәсәнҗан һәм имамдыр. Танай авылы зиярәтендә һәм өч-дүрт таш бар; ләкин берәрсен укырга мөмкин булмады. Танай авылы мулласы Мөхәммәдша һәм борадәр Габделкави белән өчәү барып, укып, язып алдык. Ике ташны яхшы таныдык; ләкин ташның югары башында тәмам уалып төшкән вә һәм түбән башы җиргә баткан; ташының уртасы гына, ягъни тарихы һәм исеме генә калган. Берсендә язылган ошбу сүзләр: «Тарих тукуз йөз иллекдә1 Уждага әфәнде углы Агдәүләт даре фәнадин даребәкага рихләт кыйлды*. Әмма кайсы айда икәнен танып булмый. Ак Дәүләт дигән исем ишетелгәне бар; «каф» урынына «гаен» язылгандыр, шул заманның мөхрәҗенә2 карап. Бу таш һәм Шигале зиярәтендәге таш кебек бары бер кеше кулы белән язылгандыр.
Риваять кыйлалар: анда Уждага әфәнде дигән бер кеше бар икән, ул Уждага әфәнде голямадан булгандыр һәм мөдәррис икән; кайсы авылда дәрес әйткәндер, мәгълүм булынмады; яки сораша торгач беленер. Бу ташның язылганына 340 ел буладыр; 1533 елларда язылгандыр — Казанда ханнар заманында. Янә бер таш бар. Моның һәм уртасы гына калган; югары башы һәм түбән башы укырга мөмкин булмады. Бер хәрефе дә беленми, бары тарихы белән исеме калган. Бу рәвешчә: «Тарих тукуз йөз кырык өченчедә3 җөмәдиялахырның башында Ямгуҗи углы Ирдинжи» дигән сүз бик ачык беленә, әмма дөньядан үтте дигән сүзе укырлык түгел. Хәреф галәмәтләре бер дә калмаган. Баягы таш белән бервакыттарак язылгандыр. Язылганына 347 ел буладыр; 1526 елларда язылгандыр. Ямгуҗи чуваш исемедер; Ямгуҗи исемле чувашлар бу заманда да ишетеләдер. Исеме чувашча булган белән, чуваш кабере дип уйларга ярамый. Ул замандагы мөселманнар чуваш белән бик катышкан. Чуваштан бик күп халык мөселман булган. Чувашка кыз биргәннәр, чуваштан кыз алганнар. Риваять кыйлалар: моннан мөкаддәм 150 ел яки артыграк елларда урыс исеме белән аталган мөселманнар күп икән. Безнең гомеребездә бәгъзе кешеләр бар урыс исеме белән. Шул сәбәпле әүвәлге ревизия язылган елларда кайсы кешенең исеме урысча булганны керәшен дип әйтеп язганнар. Шундый халыкның 1727 елларда биргән кәгазьләренең решениесе хәзердә дә тәмам булганы юк. Ахры, бу авылларның Мамадыш дип аталуына сәбәп шулдыр. Ул Җәмәднең балалары берсе агасы янына барганда юлда берәү очрап: «Кайда барасың?» — дигән. Ул әйткән: «Мәмәдәшләргә барам», ягъни туганнарым-имчәктәшләрем катына барам, дигән икән. Шул сүздән чыккан Мәмәдәшләр авылы, ахры, Мамадыш авылы дип исем калган.
Мулла Иле — бу Мулла Иленең асылы бик күптәндер. Монда бер Муллагыл дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар әүвәл килгәндә берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзесенең исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагыл дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы белән килгән. Утлы Теләш исемле галим кеше булгандыр; Мулла Илендә дәрес әйткән, мәдрәсә ихъя кыйлган1. Бу Шәехбинең атасы Тәмте дигән кеше. Асыл Кытайдан килгән кешедер. Болгар йортында Кытайдан, Һиндстаннан килгән кешеләр күп булгандыр. Болгар төзек заманда Болгар җирендә ярминкә булып, Һиндстаннан, Кытайдан сәүдәгәрләр килеп, сату итәләр икән. Шул сәбәпле аннан килгән кешеләр бәгъзе сәбәпләр белән бу җирдә калганнардыр. Мулла Иле бик кадимге авылдыр. Янә аннан соң ике йөз ел чамасында, яки 1660 елларда, Хуҗаштан байтак халык күчеп, Мулла Иленә кушылгандыр вә һәм Әҗемнән күп мөселманнар анда күчкәннәрдер. Өҗем дигән авыл (хәзердә Мәҗен дип йөртәләр) Зөядән ерак түгел авылдыр. Хуҗаш хосусында бераз баяны кичте.
Мулла Илендә Тәмте балаларыннан бер мулла Ишмөхәммәд дигән адәм булган. Теләшнең углының углыдыр; яхшы галим кеше вә һәм хафизе кәламулла2 икән вә һәм кыйраәт3 гыйлеменә бик маһир кеше булгандыр. Ничә ел Мулла Илендә дәрес әйткән. Мулла Иле зиярәтендә бер таш бар, гәрчә бик күптәнге булмаса да, шул Тәмте балаларыннан килгән нәселдер. Бу таш казып язылгандыр, ошбу сүзләр: «1199 сәнә4 мөхәррәм ае, тәүфыйк Алладан, дөнья һәм анда булган нәрсәләр бетәчәк. Бу урында Габделхалыйк бин Габделбакый бин мулла Сәед бин Касыйм бин Ишмөхәммәд Хафиз бин Имбулат бин Ирежмес бин мулла Теләш бин Шәехби бин Тәмти-Хытай әл-Болгари күмелгән». Вә янә моннан башка бер яңарак таш бар, шул югарыдагы кешеләрнең нәселеннәндер, 1850 елда вафат булган. Мулла Илендә мөкаддәмрәк бер Вәлид ишан дигән адәм бар икән. Аны монда тәфсыйлән язылмады, якындагы кеше булган өчен (ләкин черновойда бардыр). Вә янә Мулла Иле зиярәтендә бер таш бар, бик күптәнге, бер хатын кешенең кабере булмак кирәк, ошбу рәвешчә язылгандыр: «Тарих тукуз йөз унда5 Тәвәккәл гаялы Рәҗәб Солтан... Әсәд дарелфәнадин даре бәкага рихләт кыйлды». Ләкин югарыда язылган аятьләре ашыгычлык белән язылмады. Бу таш Норлат зиярәтендәге таш иясенең, ягъни Тәвәккәлнең әүвәлге хатыны булырга кирәк. Ул Тәвәккәл исемле кеше Норлатта булып, әүвәлге хатыны Рәҗәб Солтан Мулла Иленә килеп вафат булгандыр. Бу ташның язылганына 380 еллар буладыр; 1493 елларда язылган булырга кирәк.
Бакырчы авылы — Чуел өязендә бик кадимге иске авылдыр. Валлаһе әгъләм1, җиде-сигез йөз елдан бирле Бакырчы авылы бардыр. Кадимрәк Бакырчы авылында Динмөхәммәд мулла дигән кеше булган. 1838 елларда вафат; 95 яшенә җиткән кеше, бик карт кеше булган. Тәварих китапларын күп күргәндер. Аның бер китабы янында мин күрдем: унике бабага чаклы шәҗәрәсе бар. Иллешәр ел хисапласак та, алты йөз еллар булыр.
Кадимрәк халык күп яшәгәндер, бәлки, мең елга карип булырга кирәк. Менә ул шәҗәрә: Динмөхәммәд Габдерәшид углы, Габбас углы, Уразмәт углы, Тули углы, Тани углы, Чики углы, Дирбеш углы, Түки углы, Җиркеш углы, Бүки углы. Мәзкүр Динмөхәммәд мулла үзенең Габбас бабасыннан риваять кыйлып сөйләр икән: кадим заманда Бакырчы авылы бик караңгы урман эчендә Әрә суы буена утыргандыр, шуның өчен Әрә Бакырчысы дип аталадыр. Әмма Бакырчы авылы төп Болгардан килгән халык түгелдер. Бәлки соңыннан җыелган халыклар булса булыр. Иң әүвәл башта Бакырчы мукшы авылы булгандыр. Үзләре мукшы булсалар да, мөселман булганнардыр. Бакырчылык һөнәре белән тереклек кыйлалар икән; шул сәбәпле бу авылны Бакырчы авылы дип атаганнардыр; һәм хәзердә бакыр затлар, тимер затлар табыладыр икән, иске, кадимге нәрсәләр. Әрә суы белән җомычкалар, адәм кулыннан чыккан нәрсәләр агып килгәнен күрсәләр, әйтәләр икән, анда да торучылар бар икән, дип. Иске заманда урманның аргы ягында авыл бар икәнен һәм белмәгәннәр, шулкадәр калын урман эчендә булгандыр. Хәзердә Бакырчы байтак зур авылдыр. Соңыннан төрле җирдән җыелып зурайганнар. Тәтеш өязендәге Бакырчының асылы бу Бакырчыдан чыккандыр. Хәзердә Бакырчы зиярәтендә кадимге бер бик иске таш бардыр, бу заманда бөтенләй уалып беткән. Әмма Бакырчы зиярәтеннән аның тарихын язып алган Шырдан Габденнасыйр мулла, 1855 елда. Ул вакытта ташның язулары укылырлык икән. Габденнасыйр мулланың китабы янында язылгандыр ошбу сүзләр: «Бакырчы зиярәтендә зиярәт гаһ Мөхәммәд Чәләби, вафаты һиҗрәт тарихы берлән 939 да»2. Янә икенче җиргә мәзкүр Габденнасыйр мулланың язып куйганы бар: «Бакырчы зиярәтендә хаҗи Мөхәммәдгали Чәләби, вафаты һиҗрәт тарихы белән 939 сәнәдә» дип; мәсихия3 тарихы белән буладыр 1522 елларда, Казан алынмастан элгәрерәк. Әмма без Кармышның Нигъмәтҗан мулла вә һәм борадәрем Габделкави мулла белән 73 елда барып ташны укырга һичбер вәҗһен4 тапмадык, чөнки таш тәмам уалып таркалып беткән, җиргә кергән кадәресе генә калган. Габденнасыйр мулланың язып куйган тарихына бинаән, ул Мөхәммәд Чәләби үлгәненә 351 ел буладыр. Мәзкүр Габденнасыйр мулла сөйләшә торган иде, Бакырчы Динмөхәммәд мулла унынчы бабаларының сүзен бу көнге шикелле итеп сөйлидер, дип. Ләкин ул Динмөхәммәд мулла белән без мәҗлестәш була алмый калдык, без кечкенә чагында вафат булгандыр.
Мәзкүр Динмөхәммәд үзенең бабаларыннан риваять кыйлып сөйләр икән: Чуел өязендә хәзердә Әҗе баба дигән чуваш авылы бардыр. Шул авылда хаҗи Мөхәммәд Чәләби дигән адәм бар икән. Ул заманда Әҗе баба авылы мөселман булгандыр. Мәзкүр Мөхәммәд Чәләби шул авылда ничә еллар дәрес әйтеп, ахры хаҗга барган. Хаҗдан йөреп кайтканда Истамбулда калып шөһрәт тоткан, солтанга мәгълүм кеше булган. «Ул заманда Истамбулда солтан Сөләйман хан дигән адәмнең падишаһлыгы вакытыдыр. Солтан Сөләйман ул хаҗи Мөхәммәд Чәләбине Истамбулда бер мәдрәсәгә мөдәррис итеп куйган икән. Ничә еллар анда дәрес әйтеп, ахры «Хөббел ватан — мин әлиман»5 дип, үзенең туган җиренә кайтмакны мәслихәт күреп, монда кайтып күрсә, авыл каралып, күбесе чуваш булып калганнар. Аннан соң ул Мөхәммәд Чәләби бу сәфәреннән йөреп кайткач, монда аны Хаҗи баба дип йөрткәннәр. Шул сәбәпле аның авылы Әҗе баба дип аталгандыр. Әҗе баба хаҗи бабаның мөхәффафедер. Аннан соң үзенә авыру тигәч, үзенең якыннарына васыять кыйлган: мин үлсәм, мине Бакырчы зиярәтенә илтеп күмегез — бу бәдбәхетләр каралып беткәннәр — тәнем чуваш авылында калмасын, дигән. Аннан соң вафат булгач, Бакырчы зиярәтенә китереп куйганнар, мәзкүр Хаҗи баба дигән адәм Истамбулда байтак дәрес әйтеп могтәбәр голямадан булгандыр. Ничә тасниф кыйлынмыш китаплары бар, имеш, дип, Динмөхәммәд мулла сөйлидер икән; әмма мәгълүм түгел. Истамбулда мөдәррис булып торганлык сәбәпле, чәләбилек дәрәҗәсен алгандыр. Чәләби бертөрле олуг дәрәҗә вә чинның исемедер.
Бәчек авылы — бу Бәчек авылы дәхи күптәнге авылдыр. Иң әүвәл бу Бәчек авылына Болгар яки Биләр шәһәре тарафыннан өч кеше килеп утырганнар. Алар Бәчек баба, Әнчек баба, Янчек баба — агай-эне булганнар. Олугсы Бәчек баба, диерләр икән. Авыл аның исеме белән аталгандыр. Бу Бәчек авылы кадим заманда зур авыл булган. Җирләре кечерәк булу сәбәпле, бәгъзесе Әлмән авылына, бәгъзесе Кармыш авылына күчкәннәр. Элгәре заманда кеше теләсә кайда авылдан авылга күчеп йөргәннәр. Аннан соң 1782 елларда үз ихтыяры белән авылдан авылга күчүне мәныг кыйлынган. Хәзердә Бәчек авылы зиярәтендә бер таш бар; күп сүзләре уалып төшкән, укырга мөмкин түгел. Без мулла Нигъмәтҗан вә һәм Габделкави белән барып укып, язып алдык. Калган сүзләре бары ошбудыр: «Тарих тукыз йөз йетидә»1 дигән сүз күренә вә һәм «Шәгъбан бин Әсәд» дигән сүзе бар. Моның язылганына һәм дүрт йөз елга карип, ягъни язылганына 383 еллар буладыр. 1490 елларда язылгандыр, Казан алынмастан күп элгәредер.
Риваять кыйлалар: Шәгъбан бин Әсәд дигән адәм Бәчек авылында бик зур голямадан, кәрамәт иясе адәм булган, имеш, диләр. Хәтта бәгъзе картларның риваяте буенча, ул ташны ниндәен кеше язып куйганын белгән адәм юк. Гүяки таш шунда үзеннән-үзе булган, имеш, диләр. 57 ел(да) Бәчек авылының Сәйфулла мулла әткәмез мәрхүмгә сөйләгәне хәтеремдә калгандыр: кайда булса да бер җирдә мөдәррис булып дәрес әйткән адәмдер. Бик иске заманда Шырдан белән Бәчек авылы арасы тоташ бик зур урман булган. Адәм заты аяк баскан җир түгел, юл юк икән. Бәчек авылының берәү, Усман дигән кеше, Шырданнан кыз алган. Бәчек авылыннан туры юл ачкан. Имән башыннан имән башына карап, имәннәрне кисеп чыгып барган. Аннан соң ат белән йөрерлек юл ачкан. Шул сәбәпле Бәчек авылы белән Шырдан арасындагы юлны хәзердә дә Усман юлы дип йөртәләр; искедән калган исемдер.
Рәсбуга авылы — исеменә караганда, бу Рәсбуга авылы һәм бик кадимге авылдыр. Риваять кыйлалар: иң әүвәл башта бу авылга берәү Рәсбуга яки Рәсбай дигән кеше килеп утыргандыр. Кайдан килгәненә риваять тапканым юк. Бәгъзеләр риваять кыйлалар: анда иң әүвәл килеп урнашкан кеше бер хатын кеше икән. Бер баласы белән килгән. Җирне казып, шунда үзенә торырлык куыш ясап кына торган. Бер сихерче хатын икән. Бер чуваш хатыны, имеш, диләр. Монда янә тәфсыйлрәк риваять бар. Хәзер яхшылап белгәнем юк.
Рәсбуга картлары һәм Тау Иле Мөхәммәдрәхим мулла риваять кыйладыр: элгәре заманда Рәсбуга зиярәтендә егермеләп язулы ташлар бар икән. Кирмәле алпавыты Митунин дигән кеше 1600 ел яки 17 гасырларда пулат салганда, таш кирәк булгач, зиярәттән һәммә ташларны җыеп алган, диләр. Ахыр пулатын салып бетергәч, пулатка керә алмаган, диләр.
Шәгале авылы — бу Шәгале авылында хәзердә чувашлар тора. Бәгъзесе чукынган чувашлар, бәгъзесе чукынмаганы да бар, диләр. Бу Шәгале авылы Мамадышлар тирәсендә, Чуел өязендәдер. Кадим мөселман авылы булгандыр, ягъни мөселман чувашлар булгандыр. Шәгаленең зиярәтендә өч-дүрт таш бар. Хәзердә бик читенлек белән укып була. Берсе уалган, өч кисәк булып ята. Без Мамадышның мулла Таҗетдин вә һәм борадәрем Габделкави белән өчәү барып укып, язып алдык. Уалган ташның кисәкләрен бергә җыйгач, филҗөмлә укырлык булды. Язулары бик нәфис гарәби хат белән язылган. Ул чагында голяма юк дип әйтергә мөмкин түгел. Берсендә язылган ошбу сүзләр: «...йөз кырык тукызда... углы Куҗайт рабигыләүвәл аенда кяфер тукышындин шаһид...». Әмма башта «йөз» дигән сүзнең алдындагысы җимерелеп төшкән, укырга хәл юк. Янә «углы» дигән сүзнең алдында үзенең исеме беленми; бер хәреф әсәре дә юк. Бу таш алдагы бәян кыйлыначак дүртенче ташның язуы белән икесе бер кешенең кулыдыр. Болай булуы гуаһлык бирәдер, «йөз» дигән сүзнең алдында «тукыз» дигән сүз ватылып төшкәндер. Болай булганда язылганына 949 ел2 булырга кирәк. 1549 елларда Казан алынган чорларда язылгандыр.
Риваятьләр гуаһлык бирәдер: Иван Грозный Казанны алмак нияте белән Казан алынасы елларның элгәреге елларында һәмишә бу тарафка гаскәр җибәреп, халыкны кырдыргалаган. Шул заманда шаһид булган голямадан яки башка олуг бер адәм булырга кирәк. Ташның кырыйларына язылганы укырга мөмкин дә, ул кадәр тәфтиш кыйлынмады. Тарихы белән исеме булгач кифаяләндек3. Ләкин бер ягында ярты бәйте бик ачык таныла: вә лә тәбәкъка мәдамән бил карар4, дигән бер сүз бар. Янә икенче ташында язылган: «Тарих мең дә егерме алты ел5 узып ирде зөлхиҗҗә аеның ахырында ирде, кем мән Михал углы Данила дөньядин үтти». Әмма бу ташны калкытып язмаган, бәлки батырып язылгандыр. Җамаш авылы кырындагы таш белән икесен бер кеше язганга охшый. Язылганына 164 еллар чамасыдыр, 1709 елларда язылгандыр. Урыс исеме булганга бик гаҗәпләнергә кирәкмәс. Ул түгел, хәзердә дә мөселманнардан урыс исеме белән аталган кешеләр бар.
Шырдан Габденнасыйр мулла риваять кыйладыр үзенең атасы Хөсәен мулладан: Хөсәен мулла Шырданда имам булып торганда, берәү аны баласына ат куярга чакырган икән. Мулла сораган: «Ни атлы куйыйк?» — дигән. Алар әйткәннәр: «Иван атлы куясыбыз килә, хәзрәт», — дигәннәр. Хөсәен мулла әйткән: «Башка исем куймыйк микән соң?» — дигән икән, алар әйткән: «Инде, хәзрәт, Бурабиянең Иван агай бай кеше, шуның кебек углыбыз да бай булсын дип әйтәбез», — дигәннәр. Аннан соң мулла карышмаган, ярар, дип, балаларын Иван атлы куйгандыр. Янә өченче таш бар, баягы кебек казып язылгандыр; бу һәм бер кеше кулыдыр. Ошбу сүзләр язылгандыр: «Тарих мең дә йөз утыз6 елда Бикбулат углы Хуҗа Мирза дөньядин үтти...» Моның язылганына 160 еллар бар, 1713 елларда язылгандыр. Янә дүртенче таш әүвәлгесе кебек язылган бик нәфис хат белән, бер кеше язган булмак кирәк, бер останың кулына охшый. Әүвәл башта язылган: «тарих тукуз йөздә илекдә7 Хаҗ углы Шиш кяфер тукышында шәһид булды». Ташның бер кырыенда язылган. ...Икенче кырыендагысын укырга мөмкин булмады. Ләкин баягы бәйтләр булырга кирәк. Бу ташның язылганына 340 елдыр, 1533 елларда язылгандыр. Казан алынмастан мөкаддәмрәк. Әүвәлге таш һәм шул бервакыттарак. Казан алынмастан борын һәмишә бу якларда сугышлар булгалаган. Шул сугышларда вафат булган кешеләрдер. Ул ташларны зрә язмаслар иде. Ахры, зур кешеләр булганнардыр, голямадан яки бик байлардан.
Күкеш авылы — Чуел өязендәдер. Бу Күкеш авылы хосусында тәфсыйлән риваятьләр тапканым юк. Алай булса да Күкеш авылы бик иске, кадимнән булган авылдыр. Күкеш авылы зиярәтендә бер таш бар, Шәгале зиярәтендәге таш белән тәмам бертөрле, бик нәфис язу белән язылган; бер кешенең кулыннан чыккан язулардыр. Таш хәзердә дә кеше буе бар. Калкытып язгандыр. Ташның язуы: «...тарих тукуз йөз илледә Шумбак би углы Җаберхан». Ләкин исемендә шөбһәбез калды: «Шусак» яки «Шумбак»ка һәм охшый. Чөнки «син» астында («С» хәрефе астында) бер нокта бар шикелле күренә. Алай булганда «Шумбак би» булырга кирәк. «Җаберхан» дигән сүзе аермачык, аннан түбәндәге сүзләр җиргә баткан, казымыйча укыр хәл юк. Язылганына 340 ел. Шәгале зиярәтендәге таш белән бер елларда язылгандыр: 1533 елларда. Ташның бер кырыенда «Әд-дөнья җифәтен вә талибаһа кәлбен»1. Икенче кырыендагысы танылмады. Кармыш Нигъмәтҗан мулла, борадәрем Габделкави — өчәү барып укып, язып алдык.
Җамаш авылы — Чабаксар өязе. Җамаш авылы хәзердә чуваш авылы булгандыр. Элгәре мөселман авылы булган икән. Ул вакытта Казаклар авылы дип йөрткәннәр. Казаклар булгандыр. Әүвәл башта казаклар килеп утыргандыр. Аннан соң 1700 елларда яки бераз соңрак ул казаклар күбесе моннан күчеп киткәннәр, кайда күчкәннәрдер? Риваятен кыскалык белән әйтәләр. Тәфсилен тапканым юк. Ул казаклар күчеп киткәч, алар урынына бер Җамаш исемле чуваш килеп утырган. Әүвәл башта һәм мөселман чуваш булгандыр. Шуның сәбәпле чуваш нәселе күбәеп чуваш авылы булгандыр. Күчеп киткән казакларның монда калган нәселләре берничә замангача Җамаш авылында торганнар. Аннан соң икенче мәртәбәдә калганнары да күчеп беткәннәр. Бу актык күчүләре бик күптән түгел, йөз ел чамасындарак булыр.
Кармышның Фәтхулла мулла актык күчүләренең вакыйгасын яхшы беләдер икән. Фәтхулла мулла бала чагында бик мәгълүм эш булгандыр. Җамаш авылында мәсҗетләре бик яхшы икән. Аннан соң аларның мәсҗетләрен Күкеш авылына күчереп алганнар. Күкеш авылының моннан элгәреге мәсҗетләре Җамаш авылыннан китерелгән мәсҗеттер. Җамаш авылы кырында бер-ике таш бар, язулы ташлар. Берсенең тарихыннан башка сүзе беленми, кырылып төшкән; калган язуы бары: «Тарих мең дә йөз унынчы елда»1, аннан соң исеме беленми. Янә «үти» дигән сүз беленә. Язылганына 180 еллар чамасында; 1693 елларда язылгандыр. Янә икенче таш язылган ошбу рәвешчә: «Тарих мең дә йөз кырык алтыда2 ирди кем Янбулат углы Савин дөньядин үтте». Болар һәр икесе дә казып язылган ташлардыр. Соңгысының язылганына 146 ел буладыр; 1727 елларда язылгандыр.
Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. 3 том. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2005 ел.