Мамадыш районы Берсут Сөкәче авылы янында Изгеләр кабере дип аталучы, язулы ташлы кабер, янәшәсендә Изгеләр чишмәсе булуын күптәннән ишетеп белә идем.
Менә мин Изгеләр кабере янында басып торам. Игътибарымны аска, челтерәп агып ятучы бик күп сандагы чишмәләргә юнәлтәм. Менә монысы, нәкъ Изгеләр кабере янында агып ятучысы, Изгеләр чишмәсе була инде. Шунда кылт итеп Фөрбизә әбием хәтеремдә яңарды. Ул җомга, бәйрәм көннәрендә төрле зурлыктагы пыяла савытларны төенчегенә төйнәр иде дә: «Улым, мин Бурсеткә, Изгеләр чишмәсенә барам», — дип чыгып китәр иде. Үзе белән чишмә янына куярга вак акчалар ала. Изгеләр чишмәсе суын алып кайтып эчә, бит, кулларын юа. Үзе: «Улым, тәнгә сихәте күп бу суның», — дип әйтә торган иде. Әле хәзер дә Изгеләр чишмәсе суын алырга ераклардан киләләр, шешә-банкаларга тутырып алып китәләр икән.
Чардуган эченә үтәм. Алдымда өч кисәккә бүленгән кабер ташы. Ташны бер имансыз бәндә ватып киткән, дип ишеткән идем. Мин кабер ташы кисәкләрен бергә теркәп үлчәп карадым: буе 2 метрга якын, иңе — 50, калынлыгы 25 сантиметр. Бик авыр күренә, биш-алты кешесез күтәрермен димә. Минем XVIII, XIX йөз кабер ташларын күргәнем бар, ләкин бу алардан бик нык аерылып тора. Өске өлешендә, ян кырыйларында бик матур борынгы бизәкләр төшерелгән, әллә нинди формаларга китереп язылган гарәп хәрефләре ярылып ята.
Бу кабергә кем күмелгән, бу кайсы елда булган? Галимнәрнең Урта Кирмән авылы янында ханнар зиратындагы, Уразбахты, Түбән Якедән борынгы кабер ташларын тикшереп йөргәннәрен ишетеп белә идем. Мин Казанга, университет китапханәсенә юл тоттым. Эзләнә торгач, Һ.Йосыповның «Введение в булгаро-татарскую зпиграфию» исемле китабы кулыма эләкте. Берсут Сөкәчедәге кабер ташының рәсеменә юлыктым. Һарун абый таштагы язуларны укыган. Язулы таш Казан ханлыгы чорына карый икән. Биредә мондый юллар укыйбыз: «...946 елның зөлхиҗҗә аенда, Карача улы Карачура фани дөньядан китеп мәңгелек дөньяга күчте...» Карачураның үлү датасы милади белән, ягъни хәзерге ел исәбенә күчергәч 1539-40 елның зөлхиҗҗә аена (мөселман ел исәбе буенча ай календарендагы уникенче ай исеме) туры килә.
Күңел барыбер тыныч түгел. Берсут Сөкәче авылына юл тоттым. «Агропромхимия»нең Үсәли берләшмәсендә токарь булып эшләүче Расил Хуҗин әбисе Шәмсеруй карчыктан ишеткән риваятьне сөйләде.
«... Берсут буена Казаннан өч ир килеп чыга. «Казан иленә яу килү куркынычы бар, бу изге яудан беркем дә читтә калырга тиеш түгел, барыбыз да бердәм булып дошманга каршы күтәрелик», — дигәннәр алар. Мосафирларның берсе Мамадыш тарафына, икенчесе башка якка юл тоткан, өченчесе, ни сәбәптер, шушы урында үлеп калган, үзен шунда җирләгәннәр. Соңыннан каберенә таш китереп куйганнар...»
Борынгы нәсел-ырулар белгече, филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институты фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов С.Разинның уң кулы, үз халкының азатлыгы өчен армый-талмый көрәшүче татар морзасы Хәсән Айбулат углы Карачурин нәсел агасының бер тармагы әнә шул Карачурага барып тоташуын әйтә. Чыгышлары белен нугайлардан булган Карачуриннар Түбән Ушмы авылын нигезләүчеләр белән кардәш булганнар.
Ул еллардан бирле 453 ел вакыт үтеп киткән. Гасырлар хәбәрчесе булган кабер ташы җил-давылларга бирешмичә, ерак гасырлар томаны артында югалмыйча безнең замангача сакланган.
Ни өчен бу кабер, чишмә изгеләр рәтендә йөри, дигән сорау туарга мөмкин.
Безнең халык укымышлы кешеләрне, ил-халык өчен игелекле эш башкаручыларны элек-электән олылаган, хөрмәт иткән һәм еш кына аларның каберен, янында агып ятучы чишмәне изгеләттергән. Берсут Сөкәче авылы янындагы кабер, аның чишмәсе әнә шундый язмышка дучар булган.
Сүземне тәмамлап бер сөенечле яңалык турында әйтеп үтәсе килә. Күптән түгел Изгеләр кабере ташына реставрация ясалды. «Агропромхимия»нең Үсәли берләшмәсе ремонт мастерскоенда ташның дүрт почмагы тимерләр ярдәмендә кысаланды, сынган, ватылган урыннары цемент измәсе белән ныгытылды, кар, яңгырлардан саклау өчен өстенә күгәрми торган калайдан түбә ясап куелды һәм таш фундаментка утыртылды.
Мансур ФАЗЫЛОВ. Мамадыш районы.
“Татар календаре” 1994 ел