2007 елның җәендә, Чистай шәһәре хакимияте инициативасы һәм ярдәме белән ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр һәм район территориясендәге археологик һәйкәлләрне барлау эше уздырылды. Яңа тикшеренүләрнең максаты борынгы Болгар, Алтын Урда дәүләтләренең Идел-Кама төбәгендә урнашкан һәйкәлләрен тирәнтенерәк өйрәнү, яңаларын барлау һәм ачыклау иде. Эзләнүләр Чистай районы җирлегендә урнашкан Җүкәтау шәһәрлеге һәм аның тирә-ягындагы борынгы торак урыннары – Текәтау, Данауровка, Галактионова, Змиево, Чистай Выселкасы авыллары тарафына юнәлтелде. Бу эшләрнең төп юнәлеше буларак, тарихта беренче тапкыр Чистай шәһәре биләмәсендә дә археологик күзләү эшләре уздырылды.
Тикшерүчеләр, өйрәнү эшләре вакытында, хәзерге Чистай каласының үзәк өлешендә X-XIV гасырларга караган табылдыкларга юлыкты. Иртә Болгар чорында ук Чистай шәһәрен икегә бүлеп торучы Кече һәм Олы Бирнә (Берняжка) елгалары буенда Болгар һәм Алтын Урда чоры бистәләре урнашкан булган. Ә Бирнә елгасының тамагында, сул яктагы калкулыкта, болгар чорында (X-XI – XIII гасырлар) ныгытма-кирмән төзелгән (1-нче рәсем). Җирле тарихчылар фикеренчә бу ныгытма-шәһәрнең урыны, урыс елъязмаларында[1] 1183 (1184) елгы вакыйгаларга бәйле искә алынган Тухчин шәһәре белән туры килә[2].
Чистай шәһәре җирлегендә X-XIV гасырларда яшәгән халыкның тормышын һәм бу чорда булып узган вакыйгаларны Җүкәтау шәһәре (X-XIV) яшәеше һәм тарихи язмышыннан аерып карау мөмкин түгел. Әлеге тарихи бергәлек Чистай шәһәре җирлегендә табылучы керамика белән Җүкәтаү комплексында табылучы керамик материалның тәңгәл килүендә дә ачык чагыла. Археологик күзләү вакытында Чистай шәһәре биләмәсендә табылган керамиканың бер өлеше фәндә “Җүкәтау керамикасы” (X-XIV гасырлар белән билгеләнә) атамасында билгеле. Мондый типтагы чүлмәк, савыт-саба һәм башка көнкүреш җиһазлары заманында Җүкәтау шәһәрендә эшләнгән. Бу факт Җүкәтау һәм Чистай шәһәрлегендә яшәгән борынгы торак урыннарының бер комплекс буларак өйрәнелергә тиешлелеген искәртә. Элегерәк чорларда уздырылган археологик тикшерү эшләре нәтиҗәсе буенча Чистай шәһәре тирәсендә урнашкан борынгы торак урыннарының бер өлешендә ханлык чорында да тормыш дәвам иткән. Чистай шәһәре җирлегендә ачыкланган Болгар һәм Алтын Урда чоры торак урыннары бүгенге көнгәчә яшәп ятучы татар бистәсе биләмәләре белән тәңгәл килә. Зиратлары да уртак. Чистай һәм Җүкәтау шәһәрлекләре җирлегендәге гидронимик һәм топонимик атамаларның татар телендә килеш, үзгәрмичә саклануы да, бу төбәктә тормышның өзлексез дәвам иткәнлеге турында сөйли. Мәсәлән, Берняжка – Бирнә, (бирелгән, бүләк), Жукотью – Җүкәтау, Килевка – Келәү (келәү, теләк белдерү) һ.б. елгаларның атамалары. Безнең фикеребезчә бу урында тормыш XV-XVI гасырларда да дәвам иткән. Бу турыда хәбәрләр риваятьләрдә сакланган[3]. Аларда сөйләнгәнчә “элекке чорда Чистай шәһәре урынында исеме билгесез татар шәһәре булган”. Шәһәрне җимереп, исән калганнарын чукынырга мәҗбүр иткәч, бу җирдә халыкның бик азы гына яшәп кала. Шул сәбәпле тирә-яктагы басу кырлар, авыл-шәһәр биләмәләре бушап, “чиста кыр”га әйләнә. Чыганакларда исә Чистай атамасы татар авылы буларак, беренче тапкыр 1678 елгы халык санын алу документларында искә алына. Авылда яңа чукындырылган ясаклы 3 татар гаиләсе яшәгән[4]. 1679 елда бу тирәләргә урыс кешеләре күченеп килә. Шул сәбәпле Чистайның урыс авылыннан шәһәр статусына чаклы үсү дәверендә археологик яктан өйрәнү кызыклы булыр иде. Безнең фикеребезчә, Чистай шәһәрендә киләчәктә дә дәвамлы һәм киң күләмле археологик өйрәнү эшләре уздыру сорала. Чистай шәһәре тарихын өйрәнгәндә язма, фольклор, этнографик һәм топонимик чыганакларны да барлау яхшы булыр иде.
Тарихи һәйкәлләрне барлау һәм өйрәнү эше Чистай шәһәрендәге татар зиратының борынгы өлешендә дә алып барылды. Җирле (һәвәскәр) тарихчы, Чистай шәһәре һәм районына кергән тарихи һәйкәлләрне саклау комиссиясе рәисе, Г.И.Лыков татар зиратында борынгы чорга караган, әмма бүгенге көнгәчә тулаем өйрәнелмәгән кабер ташлар булуы ихтималлыгы турында да хәбәр итте. Тикшерү эшләре вакытында зиратның борынгы чорга караган өлешендә 66 кабер ташы табылып, аларның үлчәмнәре алынды, фото-сүрәткә төшерелеп, урыннары билгеләнде[5].
Безнең тарафтан өйрәнелгән ташларның 90 проценты эшкәртелгән, шомартылган ташлар иде. Аларның 25 процентында язу эзләре беленеп тора. Зираттагы 9 ташның сүрәте әлеге хезмәттә күрсәтелә. Зираттагы ташларның бер өлеше Алтын Урда чорына карый. Ташларның икенче өлешенең XV-XVII гасырларда куелган булуы ихтималлыгы да зур. Татар зиратында XVIII-XIX гасырларда куелган һәм сәнгати яктан бик камил итеп эшләнгән ташлар һәм төрбәләр дә үз тикшерүчеләрен көтә. Чистай шәһәре җирлегендә (Кызыл Татарстан урамы, 18 нче йорт; Камил Якуб урамы 3-нче йорт, һ.б. йортлар тирәсе) элекке чорларда тагын бер борынгы зират (“изгеләр зираты”) булганлыгы ачыкланды. Бу зират хәзерге зиратның борынгы өлешеннән 500 метр чамасы астарак, “татар чишмәсе” дип аталучы чишмә тирәсеннән аз гына өстәрәк урнашкан булган. Бүгенге көндә бу зират биләмәләре шәһәрнең татар бистәсе йортлары астында калган. Әлеге зиратның болгар чорында барлыкка килгән булуы ихтималлыгы зур (2-нче рәсем).
Беренче таш[6]
(Үлчәмнәре: 130 х 60 х 22)
Транскрипциясе:
Тәрҗемәсе:
Икенче таш
(Үлчәмнәре: 105 х 60 х 23, сынган)
Өченче таш
(Үлчәмнәре: 110 х 50 х 25, сынган)
Дүртенче таш
(Үлчәмнәре: 130 х 65 х 25)
Ташлардагы язуларга кыскача аңлатама. Өч ташта да якынча бер үк язу – геометрик куфи стиле. Шактый гади, ташка чүкү коралы белән язу өчен җайлаштырылган куфи. Шулай ук “нәсх”стиле дә катнашкан. Тимпанда (ташның өске өлешендәге ярым түгәрәктә) “сүлс” стиле дә (сәнгати нәфис стиль) сизелә. Гарәп сүзләре, гыйбәрәләре орфографик яктан дөрес язылган, сузыкларны (а, ә, у, ү, ө, э, и, ый) белдерүче хәрәкәләр (“фәтхә”, “дәммә”, “кәсрә”) билгеләре дә кайсыбер ташларда күзәтелә. Үзенчәлек: “с” хәрефенең астында (кайбер ташларда) өч нокта күзәтелә. Төркичә хас авазлар икешәр хәреф (билге) белән белдерелә: (وى) = ү
Бишенче таш[9]
(Үлчәмнәре: 176 х 65 х 22, сынган)
Алтынчы таш
(Үлчәмнәре: 175 х 70 х 20)
Җиденче таш[10]
(Үлчәмнәре: 112 х 60 х 20)
Сигезенче һәм тугызынчы ташларның аскы өлеше
(өске өлешләре әлегә табылмады)(Үлчәмнәре: 40 х 70 х 20; 45 х 60 х 23)
Язманы басмага әзерләделәр ТФАның фәнни хезмәткәрләре:
Наил Набиуллин, Нәҗип Нәккаш, Нурулла Гариф
Фотосурәтләрне һәм башка язмаларны алырга туры килде
[1] ПСРЛ. Т.I. Лаврентьевская летопись. 1962, – С. - 25-126; ПСРЛ. Т.II. Ипатьевская летопись. 1962. – С. 626.
[2] Г.И.Лыков. Краткие описания по истории Чистополя. – Чистополь, 2007. – С. 9.
[3] Рафик Насыров. Сельское расселение в Западном Закамье (вторая половина XVI – начало XVIII вв.). – Казань: Институт истории АН РТ, 2007. – С. 200.
[4] РГАДА. – Ф. 350. – Оп. 1. – Д. 1102. – Л. 674.
[5] Ташларның өчесе 1984 елда М.И.Әхмәтҗанов, Р.М.Әмирханов һәм Ф.С.Хәкимҗанов катнашлыгында узган экспедиция тарафыннан өйрәнелгән.
[6] 1-4 ташлар 2007 елның 9 октябрендә каллиграф Нәҗип Нәккаш (Исмәгыйлев) тарафыннан укылды.
[7] Мир – Эмир. Мирҗәбәр сүзен – Мирҗәбир, “Мирҗәббар” дип тә укырга мөмкин.
[8] Сәбәкбаз сүзен – “Сәҗәкбад”, “сәбәкбаз” дип тә укырга мөмкин.
[9] 1983 елда Г.Ф.Сөләйманова Чистай зиратында болгар ташларына охшаш ташлар булуы турында М.И.Әхмәтҗановка хәбәр итә. Бу ташларны М.И.Әхмәтҗанов шул ук елны археологик экспедиция вакытында өйрәнә һәм Алтын Урда дәверендә куелган өч ташны билгеләп (5-7 сандагы ташлар), яңа дәвергә караганнарының да эпитафияләреннән күчермәләр ала. 1984 елда М.И.Әхмәтҗанов, Р.М.Әмирханов һәм Ф.С.Хәкимҗанов катнашлыгында узган экспедиция тарафыннан бу ташларның язмалары ачыклана. Ф.С.Хәкимҗанов үзенең фәнни язмасында барлыгы дүрт болгар ташы булуы турында хәбәр итә һәм өч ташның укылышын һәм тәрҗемәсен бастырып чыгара. Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык / Отв. ред. Э. Р. Тенишев; АН СССР, Казан. фил., Ин-т яз., лит. и истории им. Г.Ибрагимова, 191,[1] с. ил. 22 см., М. Наука 1987 (стр. 94-95, 156-157, 176-177).
[10] 1984 елда укылган килеш бирелә (4 юлы күрсәтелә). Таш сынган һәм аның шул өлешендә язулы алты юл булганлыгы күренеп тора. Соңгы ике юлын төгәл укуы авыр.