Тәэминә Биктимерова:
"Үткәннәребез татар зиратында..."
Кайчакта редакциягә өлкән яшьтәге кешеләр
килеп керә дә: "Сезгә бик кызыклы вә
гыйбрәтле тарих сөйлисем килә", - дип
үзенең тормыш юлын бәян кыла башлыйлар. Бик
сирәк очракта гына чынлап та кирәкле тема күтәрелә.
Тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге
тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре
Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова
шундый сирәкләрнең берсе булып чыкты. Казанның
Татар зиратына барып күңеле әрнеп кайткан
аның.
- Бакый ага Урманченың хәләл җефете
Флора Урманчены җирләргә баргач, татарның
олугъларының каберләренә күз салдым.
Без үткәннәребезнең, тарихыбызның
кадерен белмәүче кавем икәнбез бит! Габдулла
Тукайны унике ел тәрбияләгән бертуган
апасы (әтиләре бер, әниләре төрле)
Газизә Зәбирова кабере ташландык. (Шунда ук аның
улы да, кызы да җирләнгән - кабер ташына язып
куелган.) Галимҗан Баруди, Шәриф Камал, Гафур Коләхмәтов,
Шиһабетдин
Мәрҗанинең улы Баһаветдин җәсәден
сыйдырган каберләр - барысын чүп баскан, чардуганнары
күгәреп беткән...
Беркөнне Тарих институтының бер төркем хезмәткәрләре
белән җыелышып киттек зиратка. Резеда Сафиуллина,
Рафилә Гыймазова һәм күренекле мәгърифәтче
Фатиха Аитова оныгы Диләрә Аитова, мин барып, унҗиде
каберне чүп-чардан чистартып кайттык. Газизә Зәбированың
кабере чардуганын буядык. Тик анда без генә барып бөтен
зиратны тазартып бетерерлек түгел шул. Кайберләренең
туганнары, оныклары исән - ник алар бер дә атаклы
туганнарын искә алмый? Зират администрациясе дә
бераз тәртипкә кертеп торырга тиеш дип беләм.
Шәриф Камалның музее бар, хәзер татар әдәбияты
музеен ачу буенча эш бара. Шул каберләрне генә ару
тоту авыр микәнни соң?
- Акчалары юктыр, - дип куйган булам. Гәрчә эчтән
генә Тәэминә ханымның хаклы икәнен
аңласам да.
- Никадәр акча кирәк инде ул каберләрне карап
тотарга? Теләге юк кешеләрнең! Татар зиратында
татарның тарихы ята. Бер тирәдә генә
дистәләрчә имамнар каберләре - барысын
да диярлек чүп баскан. Ә бит алар гади муллалар
гына түгел - кайчандыр милләтне әйдәп
барган мәгърифәтчедер, милли хәрәкәтнең
башында торучылар, татар өчен каза күрүчеләр.