Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата
фикерләр
Мең кабиләсе этнонимы
чагылган кабер ташлары
Марсель Әхмәтҗанов
Дим елгасы буенда сакланган Идегәй би нәсел шәҗәрәсеннән
тыш, Мең кабиләсенә кагылышлы хәбәрләр
язылган кабер ташлары Башкортстанның Чишмә
станциясе янындагы XVII гасырдан калган татар-мөселман
зиратында да сакланган. Бу зират безнең тарафтан 2001
елның ноябрь аенда беркадәр тикшерелде. Анда ул
вакытта XVII гасыр ахырына, XVIII гасыр башларына караган тугыз
кабер ташы барлыгы ачыкланды. Моннан тыш, бу ташлардан ерак
түгел XIV гасыр Алтын Урда татарларыннан калган Хөсәен
бәк дөрбәсе барлыгы да мәгълүм.
Әлеге зиратны башлап җибәргән Хөсәен
бәк дөрбәсе һәм аның янындагы
XVII гасыр кабер ташлары турында кайбер хәбәрләр
тарихта XIX гасырдан бирле языла килә. Зират җирле
татар халкы арасында «Акзират» исеме белән мәгълүм
була.
Акзиратны тарихи яктан өйрәнгән күренекле
татар эпиграфисты Һарун Вәли улы Йосыпов үзенең
бөтен тюркологиягә мәгълүм булган данлы
хезмәтендә бай историографик мәгълүмат
язып калдырган1. Аның язмаларына
караганда, XIX гасырда Хөсәен бәк дөрбәсе
һәм якын-тирәдәге борынгы эпиграфик
истәлекләр белән төбәкне өйрәнүче
рус галимнәре П. Павловский, В. С. Юматов, В. В. Вельяминов-Зернов,
Р. Г. Игнатьев, М. В. Лосиевский һ. б. кызыксынганнар.
Алар арасында Хөсәен бәкнең кабер ташындагы
язманы укуда уңышларга ирешкәннәре дә
булган. Ләкин таш тексты тулысынча аныкланып укылмаган
килеш калган. Хөсәен бәк дөрбәсеннән
ерак түгел генә тезелеп киткән XVII гасыр
кабер ташларын ул вакытларда укып караучы да булмаган. Алар
турында, кемнәргәдер таянып, язып алынган легендаларга
ышанып, төбәкне өйрәнүче Р. Г.
Игнатьев «бу ташлар Аксак Тимернең гаскәр башлыкларына
куелган», дип язып калдырган2. Соңрак
бу хәбәрне һәвәскәр тарихчы
Ш. А. Терегулов та үзенең хезмәтендә
кабатлый3.