Марсель Әхмәтҗанов
Йошкар-Ола шәһәреннән чыккан яхшы асфальт юл урманнар, үзәннәр, калкулыклар аша үтеп, Бәрәнге район үзәгенә хәтле килеп керә. Юл кырыйларында декоратив бизәкләр төшерелгән павильоннар күренеп кала. Явымлы көннәрдә, эссе кояш астында юлчыларга ышыкланыр урыннар инде болар. Шул юллардан узганга үзебезнең яклар искә төшә. Арча да кара туфраклы зона түгел, асфальт-битумы да үзебездә бар, ләкин безнең юллар чагыштыргысыз начар. Юлчылар өчен корылган павильоннары да котны очырырлык, күбесе ташландык. Кама-елгасының уң ярындагы районнар бар да көлсу туфраклы зона, үзләре Мари-Эл хәтле мәйданны билиләр, ә юллары... Россиянең көлсу туфраклы өлкәләренә караган льготалар Татарстанга эләкмәде шул.
Бәрәнге районы тарихында багышланган крайны өйрәнү музее мөдире Әлфия ханым Сибгатуллина безгә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археографик экспедиция вәкилләренә күп ярдәм итте. Аның тырышлыгы белән оештырылган музейда татар крестьяны тормышына кагылышлы, бүгенге көндә инде бөтенләй югалып беткән дип саналган хуҗалык әсбаплары саклана. Бәрәнге ягы җәлилчеләр белән бәйле булганлыктан, аның музеенда Муса Җәлил көрәштәшләре эшчәнлегенә караган документлар да куелган. Шагыйрь Мансур Гаяз хатирәсе дә онытылмаган.
Бәрәнге авылы соңгы елларда бик зурайган, административ биналарга, яңа корылмаларга баеган. Авыл эчендәге элекке иркенрәк урыннарга да йортлар салганнар.
Авылның үсүе күңелле булса да, икенче яктан ул тарихи истәлекләрне җимерү исәбенә бара. Бүгенге көндә Бәрәңгенең борынгы зираты бетерелеп, аның урынында ял паркы ясалган. Зираттагы язулы ташларның бер өлеше ватылып беткән, бер өлеше башка зиратка ташылып әрдәнәләп өелеп куелган.
Паркка әйләндерелгән зиратны туздыру сугыш вакытларында ук башлана. Андагы борынгы язулы ташларны акшар (известь) кайнату өчен авыл халкы ватып юкка чыгара башлый. Халык күңелендәге иң изге хисләрне таптау-җимерүнең бер мисалы инде бу. 1930 елларда Бәрәнгедән йөзләгән гаиләне «кулак» ясап сөрү дә аның башлангычы була.
Әрдәнәләп өйгән иске кабер ташлары... Алар мүкләнгән, туфрак белән капланган. Ватылмый калганнары сирәк. Күбесе берничә кисәккә аерылган. Тарих шулай инде, хәтта ки ташка язган истәлекне дә югалтырга тырыша, ә берәүләр аны саклар өчен көрәшә. Әнә, пенсия яшендәге татар хатыны шул ташларның серләрен белергә теләп арык куллары белән авыр плитәне әйләндерешә. Көне буе таш әрдәнәсен актару шуны күрсәтте: Бәрәнгенең иске зиратыннан бары XIX-XX гасыр ташлары гына сакланып калган. Кызганыч, әлбәттә, кайбер галимнәребезнең әйтүенә караганда анда XVI гасыр кабер ташлары да булган. Моның булуы бик ихтимал, чөнки Казан артындагы күп кенә авылларда «Бәрәнге ташы»ннан ясалган эпиграфик истәлекләр сакланган. Эпиграфик истәлек язу өчен Бәрәнге авылы тирәсендәге карьердан файдаланганнар. Ташны кирәк үлчәмдә пычкы белән кисеп чыгарганнар. Карьерда чакта таш йомшак була. Аны чыгарып эшкәртеп, өстенә тарихын язганнар, шуннан соң таш ката барган, озак елларга чыдарлык хәлгә кергән. 1920-1930 елларда Бәрәнгедә кабер ташлары ясаучы-язучы Әхмәт бине Хафизетдин исемле оста була. Әхмәт бине Хафизетдин авыл тарихын язган укымышлы да. Аның кулъязма тарихы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар бүлегендә саклана. Шулай ук «Кече Бәрәнге зираты» исемле каберлектә 1918 елда Зәйнелгабидин исемле останың имзасы куелган бер матур истәлек тә сакланган.
«1918 нче елда, 19 нчы дикәбердә чалыб дәфен кылынды: Гаишә Шакирҗан кызы Хәкимова. Моны яздыручы Шакирҗан Әхмәтҗан угълы Ахуни. Язучы Зәйнелгабидин».
Язу гарәп графикасында башкарылган.
Бәрәнге авылы эчендә янә бер иске зират бетү алдында тора, аның ташлары 1930-1940 елларда куелган. Бүгенге көндә анда күммиләр. Бу зиратларның хуҗалык корылмалары астында калу куркынычы бар. Авылда, ике күмелми торган зираттан башка, тагы өч зират бар. Безгә аларны да өйрәнеп чыгарга туры килде. Бәрәнге зиратларында 1851 елдан да иртә язылган таш сакланмаганлыгы мәгълүм булды.
Бәрәнге авылы зиратларыннан тыш, районның Портянур, Куян, Олы Кыр, Түбән Мазарбаш (Түбән Алашайка) һ.б. авылларның зиратлары өйрәнелде. Санап кителгән авылларның зиратлары арасында Портянур авылының зираты кабер таш истәлекләренә иң бай урын. Монда ташларның матур итеп кисеп язылганнарыннан тыш эчтәлекләре ягыннан кыйммәтлеләре дә бар. Менә шундыйларның берсендә XIX гасыр татар шагыйре Һибәтулла Салиховның (1794-1867) атаклы «Тәндә җаным» шигыреннән бер өзек бирелгән:
(Истәлек 1917 елның 15 апрелендә 63 яшендә үлгән Мөхәммәткәрим Мөхәммәт Шәриф улының каберенә куелган).
Түбән Мазарбаш авылы зиратында да матур язулы истәлекләр күренә.
Бәрәнге районы авылларындагы зиратларда бүгенге көндә сакланып калган кабер ташлары XIX гасырның икенче яртысына һәм XX гасырга карыйлар. Әлбәттә, зиратлар татар халкының политик, экономик, мәдәни, дини өлкәләрдәге хәлен күрсәтәләр. Әйтик, соңгы елларда татар мәктәпләренең бетүе халыкның грамоталылыгында нык чагыла. 1930 нчы елларга кадәр гарәп графикасында грамоталы итеп язылган истәлекләр билгеле. Ә бүгенге көндә татар графикасындагы санап бетергесез орфографик, стилистик хаталарны ташка беркетеп, киләсе буыннарга калдырсак да, алар безнең нинди мескен хәлдә булуыбыз турында гына сөйләрләр.
Бер уңайдан мин бүгенге көндә кабер ташлары язучылар эпитафия текстларын башта бу өлкәдә белемле кешеләргә күрсәтсеннәр иде, дигән теләктә калам.
Бәрәнге районы авылларындагы борынгы зиратлар белән танышу әлегә төбәк халкының Татарстан белән аерылгысыз мәдәни-дини, этник бәйләнештә яшәгәнлеген дәлилли.
Үткәннәрне таш сөйли // Татарстан хәбәрләре г. - 1992. - 23 апрель - №81 (95)