Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
агус (аңус) - август
астанә - төрбә, кабер
ахрел-әмер — ниһаять
әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим — таш белән куылган шайтаннан качып, Аллаһка сыгынам
әд-дөнйа бәхре гамикъ вә әксәрен-нас фиһа гарикъ - дөнья-тирән диңгез, күпләр анда бата
әд-дөнйа җифәт вә тәлябиһа киляб — дөнья - үләксә, аңа этләр мохтаҗ
әд-дөнйа сәгать фә-әҗгальһә тагать — дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр
әд-дөнйа сиҗнүн ли-мөэмин вә җәннәт әл-кяфир — дөнья - иманлылар өчен зиндан, кяферләргә -җәннәт
әд-дөнйа фанийә вәл-ахирәт бакыйә — бу дөнья — вакытлы, ә ахирәт — мәңгелек
әйләгәй — кылсын
әл-габде гасый вәр-Раббе гафи - бәндә - гөнаһлы, ә Аллаһ - гафу итүче
әл-галимел-галәм — галәмнең галиме
әл-хаҗ — хаҗи
әлхәмде лилләһи — Аллаһыга мактаулар булсын
әл-хөкме Аллаһы (әл-хөкме лилләһи) - Аллаһының хөкеме
әс-сани — икенче
әһле хәйрат — изге эшләр башкаручы
бакый — мәңгелек
бәка — мәңгелек
бән — мин
би каләми — каләме белән (ягъни кулы белән язылды мәгънәсендә)
билке — билге (таш мәгънәсендә)
бил-мәсихий — милади ел буенча
бина итү - төзү
бине — улы (мәсәлән, «Гали бине Әхмәт» — Әхмәт улы Гали дигәнне белдерә)
бинте — кызы (мәсәлән, «Әминә бинте Шәриф» — Шәриф кызы Әминә дигәнне белдерә)
би-нурел-иман - иман нуры белән
бисмилләһир-рахманир-рахим - рәхимле, шәфкатьле Аллаһының исеме белән
битеде — язды
варидат — керем, табыш
васыйл — ирешү
вирсен - бирсен
вөсул улды — иреште
габидә — гыйбадәтле (хатын-кыз), диндар
гам (гамән) - ел, яшь
гарәбийә - гарәпчә (һиҗри) ел исәбе
гарбийә — көнбатыш (христианча) ел исәбе
гарикъ рәхмәт әйдәсен - рәхмәткә күмсен
гафәрә Аллаһы зөнубиһи (зөнубиһа) вә нәүвәрә Аллаһы кабериһи (кабериһа) - Аллаһы гөнаһларын кичерсен һәм каберен нурландырсын
гафләт — гамьсезлек
горйан — шәрә, ялангач
дарел-бәка — мәңгелек дөнья
дарел-фәна — фани (вакытлы) дөнья
дәфәнә — җирләнде
дәфен кылынды (дәфен ителде) - җирләнде
дидар — очрашу, кавышу
җәгалә (Аллаһы) кабриһи (кабриһа) раузатән мин рийазел-җәннәт - Аллаһы каберен җәннәт бакчасы кылсын
җәди — 22 декабрьдән 22 гыйнварга кадәрге вакытны белдерә торган ай исеме
Җәлли җәлялиһи — бөекләрнең бөеге (Аллаһының мактаулы исеме)
зәүҗә (зәүҗәт) — хатын
зийадә — артык
идәче — итүче
илән - белән
илтимас — үтенеч
имамәт (имамәтлек) — имамлык, муллалык
интикаль — күчү
ирәнләр - ирләр
ирде - иде
иртәхәли иля рәхмәти рабби — Аллаһының мәрхәмәтенә күчте
иртихаль— күчү
истигъдад— тырышлык
иттисальитү— ирешү
иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун — Аллаһы тарафыннан яратылганбыз һәм аның катына кайтабыз
йа вакыйфән бикабриәй каберем янына килеп басучы
мөтәфәккирән би-әмриминем хәлне фикерлә
бил-әмси күнтү мисликә бүген шул хәлендә булсаң
гадән тәсайир мисли — иртәгә минем кебек булырсың
йабка вәҗһи раббикә зөл-җәлал вәл-икрам - мәңгелеккә синең бөек вә хөрмәтле Раббыңның йөзе генә калачак
йаум - көн
йәйә - җәя
йылкы - ат
калән-нәби саллалаһу галәйһи вәссәлләм - Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйтте
карйә (карья) - авыл
карйәлек — авылыныкы
кәлдем — килдем
кәрам әйләб — мәрхәмәт кылып
кәтәбәһе (кятибәһе) - моны язучы
кәфә бил-мәүт вагыйзән — үлем—зирәк укытучы
көлли — барлык, бөтен
көлли нәфсин заикател-мәүт - һәр җан үлем ачысын татыр
көлли хәйи сәйәмүт вә һуәл-хәйи әлләзи лә йәмүт - һәр тереклек үлә, әмма ул (Аллаһы) үлемсез
лә иләһә иллә Аллаһы Мөхәммәд рәсүлуллаһ - Аллаһыдан башка илаһи зат юк, Мөхәммәд Аллаһының илчесе
максуд — максат, әйтергә теләгән сүз
маһ - ай
мәгъфүр — кичерелгән, ярлыканган
мәдфүн (әл-мәдфүн) - җирләнгән
мәзкүр (мәзкүрә) — исеме әйтелгән, шушы, бу
мәкам — урын, кабер
мәкъбәрә - кабер
мәнзил - урын, йорт
мәнсүб - нисбәтле
мәсихийә — милади ел
мәсләк — максат, тоткан юл
мәшһәдел-имам — изге имам җирләнгән урын
мәэзүн — ишанлыкка рөхсәт алган
милади — христиан ел хисабы
мөтәваффа — мәрхүм
мөшаре иләйһи - исеме аталган зат
мөшәррәф — кадерле, хөрмәтле
нам — исем, исемле
нәзар - караш
нәкыль итте — күчте
нәүвәрә Аллаһы мәркадиһә (кабриһа) - Аллаһы каберен нурландырсын
нуш кылу - эчү
ошбу - бу
пул — акча
рахимәһе Аллаһы рәхмәтән васигатән - Аллаһының киң рәхмәтләре ирешсен
рәхмәтуллаһи галәйһа — аңа (хатын-кызга) Аллаһының рәхмәте булсын
рәхмәтуллаһи галәйһи - аңа (ир-атка) Аллаһының рәхмәте булсын
рихләт кыйлды (әйдәде, итте) — күчте (ягъни мәңгелек дөньяга)
румийә — милади ел
салиха — изге (хатын-кыз)
сахиб — ия
сахибәһе - бу кабер иясе
сахибел-кабер (сахибе һәзаль-кабер) - бу кабер иясе
сәнә - ел
сәрир — тәхет, вазифа
сәүр — ай исеме, апрельгә туры килә
таййәбә Аллаһы сираһ вә җәгаләл-җәннәти мисваһ - Аллаһ аны изгеләрдән санады һәм урынын җәннәттә кылды
тарихе вафат — вафат вакыты
тарихы виладәт — туу вакыты
тарихе румийә — милади ел буенча
тарихе русийә - русча ел исәбе
тарихе мәсихийә — милади ел буенча
тасдыйкьлә — ышанып, инанып
тәваттәнән — ватаны булган
тәваттән итте — яшәде
тәваффа — вафат булды
тәвәлләдән (тәвәлләдәт) — дөньяга килгән
тәвәффәт — вафат итте
тәдрис — дәрес әйтү, укыту
тәсадефендә — (ай яки ел) эчендә, дәвамында
тәслим итте — җан бирде, вафат булды
тәхсыйле гыйлем — уку, гыйлемнәр өйрәнү
тораб - туфрак
туфраг - туфрак
уйаг (уйгаг) - уяу
улды - булды
фазыйль — зур галим
фазыл-кәрам - өстенлек-изгелек
фәүт — үлү
фи бөрҗе - ае эчендә
фи сәнәти - елда вафат
хаҗел-харәмәйн - хаҗи
хаиф — хәвефләнүче, куркак
хатты бакый вә гомре фани — язу мәңгелек, ә гомер вакытлы гына
хафиз — мулла
хәҗәр - таш
хәлаль — хатын
хәмәл — 22 марттан 22 апрельгә кадәрге вакытны белдерә торган ай исеме
хираҗәт — чыгым
һәзаль(һәзиһил)-кабер - бу кабер
һәзаль-хәҗәр - бу таш
һәмишә - һаман
һиҗри — һиҗри ел хисабы, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән башлап исәпләнә торган мөселман ел хисабы
һуәл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт - ул (Аллаһ) мәңге исән, үлми
шәрифзадә — затлы, абруйлы нәсел баласы
әрҗәсе өчен - хөрмәтенә
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек