Бу ташны терәп куйган янә бер таш бар. Моның ике башы да сынып төшкән. Калган
җирендә ошбу язу бар: «1812 нче йылда бина кыйлынды астанә
һуа Аллаһы әлләзи лә йәмүт
мәрхүм Йосыф Котлыгмөхәммад Тәүкил угылы
шәһре Мускуада (Мәскәүдә) тарих 1119 да
(милади буенча 1707 йылда) вөҗүдкә килде». Бу таш бик
иске, үзендә язу да күп. Ләкин ягмур (яңгыр)
берлә югалмышлар, рәсме хатты (язуы) да зәгыйфь.
Бу вакытта казаклар мунчада булганнар. Алар бу хәлне
күреп, тиз генә өйгә кайтып
бикләнгәннәр. Мирзаны атып үтерүче мирзаның
кулыннан алтын балдагын салдырып алган да: «Миңа башка
нәрсәсе кирәкми», — дип, үз юлына киткән.