Пермь ягы татарлары тарихына багышланган хезмәтләрдә
Саз (Янапай) авылын нигезләүчеләрнең
берсе — Гали исемле кеше булган, шулай ук бу авыл зиратында
Әгерҗе кызы Фатыймага 1664 елда куелган
иске кабер ташы бар дигән мәгълүматлар
очраткан идек. Төгәллек өчен ул китаптагы
текст өзеген тәкъдим итәбез.
«Материалы по истории деревень пермских татар (по полевым данным,
собранным Ю.Г.Мухаметшиным)
5. Деревня Енапаево (Саз авыл, Октябрьский район Пермской
области).
Дата основания деревни забыта. Первые поселенцы пришли со стороны
Казани, из разных мест. Помнят, что «Гали Әгерҗе»
был из Агрыза, Казан Касыйм, Мортый бай — из Казани. На кладбище
был надгробный камень с надписью: «Әгәрҗә
кызы Фатыйма, 1664 ел» (Пермские татары. — Казань: АН СССР,
Казанский филиал, 1983. — С. 157).
**** Һиҗри буенча 1325 елның 15 рәҗәп
көне милади буенча 1907 елның 24 августына туры
килә.
Кушымта — 3.
Пермь өлкәсенең Октябрь районы Янапай
(Саз) авылы зиратыңда Бибихәдичә Гобәйдулла
кызы (сәүдәгәр Мортаза Гайнулла улы
җәмәгате) белән кызлары Мәгърифә
Мортаза кызына куелган таш. 1890 ел.