* Бу таш хәзерге вакытта Сарапул шәһәре
музеенда саклана. Аның Иске Эсләк авылы яныннан
алып кителгәнлеге турында һәм, гомумән,
бу ташның тарихына бәйле мәгълүматны
кереш мәкаләдә язып үттек. 1892 елгы
рус телендәге бер хезмәттә бу таш турында
язылган өзек түбәндәгечә.
«Из памятников старины около Слякова есть четырехугольная каменная
плита (один аршин вышины, 0,5 аршина длины и 1/4 аршина толщины),
испещренная неизвестными надписями, изображениями животных,
курганов и прочих. Мулла не разбирает этой письменности, но
предполагает, что это могильный памятник.» (Материалы по статистике
Вятской губернии. Т. VII: Сарапульский уезд. Ч. II: Подворная
опись. — Вятка: Издание Вят. губ. земства, 1892. — С. 53).
Мәгълүматлар төгәл булсын өчен
галимнәрнең моннан соңгы башка хезмәтләрендә
бу таш турында язылган өлешләрен биреп китәбез.
«307. Сляковская находка. Слякова, деревня Татарской АССР...
Около деревни была отмечена четырехугольная каменная плита
в 0,7 м. вышиной, 0,35 м. шириной и 0,17 м. толщиной, испещренная
различными изображениями животных и других фигур.
Сведения о памятнике взяты М.В.Талицким из рукописи Ф.В.Стрельцова,
хранящейся в архиве Сарапульского музея.» (Талицкая И.Л. Материалы
к археологической карте бассейна р. Камы. Москва: Изд-во АН
СССР, 1952. — С. 52).
Монда телгә алынган Ф.В.Стрельцов — Сарапулда XX гасыр
башында ачылган музей белән 1917 елга хәтле һәм
аннан соң да хезмәттәшлек иткән табип,
төбәк тарихы белгече. Аның Сарапул музее архивындагы
«Сведения о памятниках» исемле кулъязмасы 1926 елга карый. Ә
Михаил Васильевич Талицкий (1906-1942) Бөек Ватан сугышына
кадәр Кама буе археологиясен өйрәнгән
галим, фронтта һәлак булган.
Археолог В.Ф.Генинг китабының «Материалы к археологической
карте Удмуртии» исемле 5 нче бүлегендә археологик
табышлар исемлегендә түбәндәгечә
язылган.
«187. Сляковская находка. Сляково, д. Красноборского района
Татарской АССР...
Около деревни, по сведениям Ф.В.Стрельцова, находится четырехугольная
каменная плита высотой 0,7 м., шириной 0,35 м.и толщиной 0,17
м., испещренная изображениями животных и других фигур.» (Генинг
В.Ф. Археологические памятники Удмуртии. — Ижевск, 1958. — С.
162).
Шулай итеп Эсләк ташы турындагы хәбәр иң
башта 1892 елгы белешмәдән Стрельцовка, аннан Талицкаяга,
ә аннан Генингка, аннан Сарапул музее фәнни хезмәткәре
Н.Л. Решетниковка чылбыр буенча килеп ирешкән. Ләкин
иң беренче (1892) чыганактагы, ягъни Эсләк авылы
мулласының язуын укый алмаса да, кабер ташы булуы ихтимал
дигәнгә соңгырак тарихчылар зур әһәмият
бирмичә, игътибардан төшереп калдырганнар. Әмма
әлеге игътибарсызлык бу очракта безнең, татар тарихының,
файдасына булып чыкты. Чөнки Удмуртия галимнәренең
бу ташны максатчан эзләүләре фин-угорларга
бәйле борынгылыкны өмет итүдән. Аның
гарәп хәрефләре уелган ташъязма икәнлеген
белгән булсалар, икенче республика җирендәге
тарихи истәлекне барлап йөрмәсләр дә
иде. Үз галимнәребезнең эшләп җиткермәүләреннән
һәм гомуми битарафлыктан бу истәлек ташы,
шәт, мәңгелеккә вәйран булыр иде.
Шулай юкка чыкканнары күпмедер — бер Ходайга мәгълүм.
Бу хәл — бик бай тарихлы татар халкының, тарихи
истәлекләре күп булу сәбәпле,
күрәсең, аларның кадерен белмәвенә
бер мисалдыр.
Әлеге таш, күрәсең, чынлап та, Кара
бик шәҗәрәсендәге Борнашның
улы — М.Әхмәтҗанов
укылышындагы — Сәвәләйгә куелган булса
кирәк. Тарихи чыганаклардан күренүенчә,
XVII гасырда яшәгән, бу нәселгә нисбәтле
Сәвәләй исемле кешенең ата-бабалары
бу рәвешчә (төп буыннар гына күрсәтелә):
Сәвәләй — Борнаш — Күгәй — Морад
суфый — Морад хуҗа — Дәүләт суфый —
Әбдал — Җәнән би — Әзмәт
би — Шәйсуб би — Сәйтәк би — Әлсуфый
би — Гали кенәз — Кара бәк кенәз— Канбар бәк
— Калдар бәк — Балым солтан — Басман хан. Бай тарихлы
бу борынгы нәселнең Сәвәләйдән
хәзерге дәвергәчә таралган бик күп
дәвамчылары Иске һәм Яңа Эсләк
авылларында, Исәнбайда, Үтәгәндә
һ.б. яшәгәннәр һәм яшәп
киләләр.
Элекке чорга караган архив документларында да Борнаш һәм
аның улларының исемнәре очрый. Мәсәлән,
патша Михаил Федорович исеменнән 1622 елда бирелгән
биләмә хокукын белдерә торган грамотада Сәвәләйнең
бертуган агасы Сака Борнашев исеме бар. 1679 елгы бер документта
Сәвәләй Борнашев үзе дә теркәлгән.
** Һиҗри 1092 ел милади ел исәбе буенча 1681
елга туры килә.