Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
Бу зират XIX гасырда яңа зират буларак ачылып, анда берничә дистә ел мәрхүмнәр күмелгән. Ләкин 1906 елда ваба (холера) эпидемиясеннән үлүчеләр җирләнгәннән соң бу зират ябылган. Вафат булучыларны яңадан элеккеге (хәзер дә гамәлдә булган) зиратка җирли башлаганнар.
№ VI-1 Җиһангәрәй Исхак улына* куелган таш. 1891 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Үлчәмнәре: 101 х 46 х 16
* Бу зат сәүдә белән шөгыльләнгән. Мәсәлән, 1889 елда Мордывый базарында сәүдә иткәнлеге билгеле.
** Һиҗри 1309 елның 5 мөхәррәме милади буенча 1891 елның 30 июленә туры килә.
№ VI-2* Әхмәдгәрәй Рәх.. улына куелган таш.
Алгы ягында (күпертмә язулы):
Үлчәмнәре: 72 х 36 х 10
* XIX г. ахырында куелган таш.
№ VI-3* Исхак Әхмәдсиддыйк улына куелган таш. 1891 ел.
Үлчәмнәре: 91 х 53 х 15
* мәрмәр таш.
** Ничә яшьтә икәнлеге язылмыйча, буш урын калдырылган.
№ VI-4 Бәдреддин Җәлаледдин улына* куелган таш. 1890 ел.
Үлчәмнәре: 59 х 23 х 20
* Бу зат Бубыйда имам булып торган кеше. Аның турында Габдулла Бубый язган сүзләрне «Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе» (Казан, 1999) китабының 24, 92 һ.б. битләрендә укырга мөмкин.
№ VI-5 Мөхәммәдвәли Мозаффар улына куелган таш. 1901 ел.
Үлчәмнәре: 75 х 35 х 9
№ VI-6 Бибихәдичә Гобәйдулла кызына куелган таш. 1891 ел.
Үлчәмнәре: 67 х 33 х 13
№ VI-7* Хөсниҗәмалга куелган таш.
Үлчәмнәре: 63 х 22 х 19
* XIX г. ахыры — XX г. башында куелган таш.
№ VI-8 Хөсәен Гобәйдулла улына куелган таш. 1892 ел.
Үлчәмнәре: 73 х 35 х 12
№ VI-9 Бәдреддин Зәйнеддин улына куелган таш. 1906 ел.
Үлчәмнәре: 59 х 24 х 14
№ VI-10* Кемгә куелганы билгесез таш.
Үлчәмнәре: 46 х 25 х 9
№ VI-11 Әхмәдзакир Әхмәдҗан улына куелган таш. 1897 ел.
Үлчәмнәре: 69 х 31 х 12
№ VI-12 Фатыйма Һибәтулла кызына куелган таш. 1892 ел.
Уң ягында:
Үлчәмнәре: 71 х 37 х 16
№ VI-13 Бибигайшә Нигъмәтулла кызына куелган таш. 1900 ел.
Үлчәмнәре: 100 х 41 х 25
№ VI-14 Шаһимөхәммәд Фәйзулла улына куелган таш. 1904 ел.
Үлчәмнәре: 82 х 42 х 14
№ VI-15* Мулла Габделгалләм Нигъмәтулла улына куелган таш. 1903 ел.
Үлчәмнәре: 109 х 49 х 30 Аскуймасының үлчәмнәре: 90 х 90 х 34
* Бу кабер ташы турында китапның кереш мәкаләсендә аерым әйтеп үттек. Ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Гасырлар авазы» журналындагы (2002 ел, № 3/4. — 73 бит) мәкаләбез белән бергә басылып чыкты. Аннан соң безнең тарафтан төшерелгән фоторәсеме тарихчы Альта Мәхмүтованың «Лишь тебе, народ, служенье!» (2003) китабында да дөнья күрде. Габделгалләм хәзрәтнең үзе хакында тулы мәгълүматны «Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе» (Казан, 1999) китабыннан алырга мөмкин.
Габделгалләм хәзрәтнең җәмәгате Бәдрелбәнат һәм улы Габдулла Бубыйларның «Иске зират»тагы кабер ташлары бу китапта тасвирланды (VIа-13).
№ VI-16 Фәйзулла Сафиулла улына куелган таш. 1905 ел.
Үлчәмнәре: 77 х 42 х 13
№ VI-17 Габдессаттар Габделлатыйф улына куелган таш. 1906 ел.
Үлчәмнәре: 92 х 40 х 28
* Ташта елы ялгыш 1092 ел дип язьшган. Дөресе 1906 ел булырга тиеш, чөнки 1324 һиҗри ел 1906 елга туры килә. 3 нче юлдагы гарәп сүзләренең дә шактый хаталы язылганлыгын исәпкә алганда, елы ялгыш язылуы гаҗәп түгел.
№ VI-18 Хәсбиҗәмал Габделвәли кызына куелган таш. 1902 ел.
Үлчәмнәре: 65 х 30 х 18
№ VI-19 Бибивазыйфа Әхмәди кызына куелган таш. 1904 ел.
Үлчәмнәре: 76 х 31 х 17
№ VI-20 Өммеһани Шәриб кызына куелган таш. 1901 ел.
Үлчәмнәре: 82 х 20 х 17
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек