Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№ IV-1* Гайшәбикә Муллахмәд кызына куелган таш. 1909 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Арткы ягында:
Сул ягында:
Үлчәмнәре: 23 х 15 х 20
* Элек бу урында Барҗы-Омга пүчинкәсе дип аталган, халык телендә «Мортый», «Тегермән» яки «Пүчинкә» дип йөртелгән авыл урыны булганлыгын белсәк тә, 2000 елдагы эпиграфик экспедицияләребез вакытында аның зиратында иске кабер ташы барлыгын белмичә калган идек. Бу пүчинкәдә XIX гасыр башыннан алып аерым бер сәүдәгәр нәселе генә яшәгән. «Мортый» дип йөртелүе дә шул нәселнең Мортаза исемле кешесенә бәйле. Әлеге Мортазаның оныкларыннан Казан шәһәрендә яшәүче Чыңгыз абый Хәлилов (1930 елда туган) белән 2007 ел башында күрешеп сөйләшкәндә әңгәмәдәшебез Барҗы-Омга пүчинкәсе зиратында Гайшә исемле кешегә куелган гарәп язулы кечкенә генә бер таш барлыгын әйтте. Тик бу Гайшә әлеге нәселнеке түгел, кайдандыр килгән кеше булган, дип искәртте Чыңгыз абый.
Пүчинкәдәге 9 хуҗалыкта яшәүчеләрне утызынчы елларда кулаклар дип туздырып бетергәннәр һәм, шул сәбәпле, авыл 1940 нчы елларда бөтенләй таркалган. Зиратының агачлары Бөек Ватан сугышы елларында киселгән.
2007 елның 26 май көнендә Барҗы-Омга пүчинкәсе зиратындагы әлеге ташны шул ук Мортый нәселенең бер дәвамчысы — Барҗы-Омгада яшәүче Муллаян абый Муллахмәтов (1938 елда туган) белән бергәләп барып карадык. Ул җиргә ауган хәлдә табылды. Бу таш текстында хаталар шактый булуын искәртергә кирәк.
Барҗы-Омга авылының 1909 елгы метрикә кенәгәсендә 2 июнь көнендә вафат булган шушы Гайшәбикәнең исеме теркәлгән, әтисе Муллахмәт Сабит улы дип язылган.
Үзенең күләме буенча бу ташъязма истәлек Әгерҗе районындагы иң кечкенәсе.
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек