Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
Төрдәле һәм Кырынды авыллары, ызандаш булулары сәбәпле, 1950 еллар башыннан икесе бер исем астына берләштерелеп, Кырынды дип атала. Рәсми рәвештә ярты гасыр шулай аталса да, халык телендә Төрдәле үз исеме белән йөртелә. Элек-электән икесе аерым авыллар булганлыктан, зиратлары да, табигый, һәр авылныкы аерым. (Түбәндәге мәгълүмат Р.Мәрданов тарафыннан язылды).
№ XXV-1 Гыйззәтулла мулла Габделмәннаф улына куелган гаш*. [1868 ел].
Алгы ягында (уйма язулы):
Үлчәмнәре: 36 х 21 х 14
* Кечкенә генә бу таш, моннан берничә дистә еллар элек зиратның коймаларын яңарткан вакытта, тракторга ялгыш эләгеп, туфрак астында күмелеп калган. 2000 нче елгы экспедициябездә без аны тапмаган идек. Шулай ук әлеге нәсел дәвамчысы, туганыбыз, инде мәрхүм Илтөзәр абый Сәлимгәрәев (1929—2003) аны, бик җентекләп эзләп тә, таба алмавын әрнеп сөйләгән иде. Икенче бер нәселдәшебез — Фәйзрахман абый Борһанов та малай вакытында ук бабасы (Гыйззәтулла мулланың оныгы) Әхмәтгәрәйгә (1859—1949) ияреп зиратка барганын, урыны авышрак җир булганга тәгәрәп киткән, гарәпчә язулы җыйнак ташны күтәреп юан усак төбенә җайлап йөргәнлекләрен хәтерли. Ул мәһабәт усак хәзер дә шаулап үсеп утыра. Бу китапны бастырырга әзерләп бетергәндә, Алланың рәхмәте белән, борынгы ташны табуга ирештек.
2008 елның 14 май кичендә Чаллы шәһәрендә яшәүче бертуган абыем Өлфәт Мәрданов һәм Тукай авылында гомер итүче туганыбыз Фәйзрахман абый белән бергәләп Төрдәле зиратындагы усаклы кабер урынын тәгаенләү өчен бардык. Максатыбыз — киләчәктә шунда таш яздырып кую. Усак агачын табып, кабер урынын ачыкладык. Фәйзрахман абый куллары белән күрсәтеп: «Менә шундыйрак кына бәләкәй таш иде бит ул, их, кая китте икән», — ди. Өчәүләшеп: «Ястык калынлыгы кадәр түшәлгән яфраклар астында күмелеп ятуы бик мөмкин, шушында гына булырга тиеш бит инде», — дип, усак тирәсендә эзләнәбез. Ун минут та үтмәде, Фәйзрахман абый коймага якынрак кына бер агач янында, җирдә күренер-күренмәс ята торган таш янына тукталып: «Бу нинди таш микән? Менә шундый гына иде ул, кара әле, язулары юкмы?» — ди. Өске ягында язулары юк, икенче ягын әйләндереп карасак, машалла, вак кына уелган гарәп язулары күренә! Һәммәбез дә бик куандык. Югалганга исәпләнеп йөргән газиз ташъязма, ниһаять, табылды бит! Гыйззәтулла бабабызның өч оныгы моннан 140 ел әүвәлге кабер ташын таптык. Язуларын укып, ташъязманы кабере өстендә үскән усак төбенә урнаштырдык. Тагын шунысы да ачыкланды: элек язгы ташу сулары зират өстеннән гөрләп-шаулап ага торган булган. Күрәсең, җыйнак кына ташның урыныннан кузгалып түбәнгәрәк күчүенә шул да сәбәпчедер.
2007 елның 18 гыйнварында Татарстан Милли музее фондларында Гыйззәтулла мулла улы Әхмәдинең сөргендә вакытында — 1878-1879 елларда күчереп язган кулъязма китабын тапкан идем. Ул музейда «ГОМРТ. 19011-2» шифры белән саклана. Әлеге китапның табылуы да Ходайның гаҗәеп бер хикмәте булды. Аның турында «Казан утлары» журналының 2007 елгы 5 нче санында кыскача язылды һәм фоторәсеме дә басылды.
Әхмәди бабайның кулъязма китабы текстын һәм Төрдәле зиратындагы ташның язу үзенчәлекләрен чагыштырып өйрәнгәч ташны шул ук Әхмәди язып куйганлыгы ачыкланды. Мәсәлән, таштагы «авьшының» сүзендәге «ң» хәрефе, «мулла» сүзендәге «ла» иҗеге, «Гыйззәтулла» исемендәге «т» хәрефенең ике нокталы түгәрәк «т» (тә мәрбүтә) белән һәм шул ук исемнең «улла» өлешендәге икенче «л» хәрефенең тәбәнәк итеп, «имамәтлек» сүзендәге «к» хәрефенең язылышлары, «д» хәрефенең үзеннән алда килгән хәрефкә кушылып язылгандагы һәм башка төрле үзенчәлекләр Әхмәди кулъязмасындагы кебек үк.
Гыйззәтулла мулла (1801—1868) — тумышы белән Бәзәкә авылыныкы (хәзерге Менделеев районында) булып, 1824 елдан башлап Төрдәледә яшәгән һәм ике авыл (Төрдәле белән Кырынды) татарларына имам вазыйфасында хезмәт иткән, балаларга сабак укыткан. Аның ишле гаиләсе һәм нәсел тармаклары шушы төбәктә яшәп калган.
Патша Россиясе дәверендә Кырынды татарлары православие динендә дип исәпләнгәнлектән, хөкүмәт җәберләвен тоеп, бу авыллар халкы белән бергә, дини һәм милли каршылыклар эчендә кайнап яшәгән мулла гаиләсе полиция күзәтүе астында булган. Гыйззәтулла хәзрәт вафат булгач, аның изге эшен уллары дәвам иткән. Өлкәне — Әхмәди (1825—1908) Бәзәкә авылы мәдрәсәсендә укыгач, гарәп илләренә барып белем алган. Кайтып берничә ел торганнан соң, яңадан гарәп илләренә китеп, белемен арттырып коръәнхафиз (ягъни Коръәнне яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешкән. 1868 елдан 1877 елның язына кадәр Төрдәледә мулла булган. Шушы гайрәтле муллалар юлбашчылыгында ят диннән тулаем мөселманлыкка кире кайтып беткән татарларны яңадан христиан итәргә тырышу максатыннан Кырындыда чиркәү төзү мәсьәләсе күтәрелгәч, хәлләр кискенләшкән. 1877 елда Кырындыда чиркәү төзүгә каршы халыкны котыртулары һәм православие динендәге татарларны мөселманлыкка «аздырган» өчен («за совращение в мусульманство») Әхмәди мулланы һәм аның ике энесен: Мөхәммәтшакир (1833—1892) белән Мөхәммәтсадыйкны (1842—1913) хөкүмәт 10—12 шәр елга сөргенгә җибәрә. Өч агай-эне дә сөрген җәфаларын чигеп, туган авылларына кайтып шунда вафат булалар. (Каберләре әтиләренеке янәшәсендә генә). Әхмәди мулла кайткач Төрдәле мәчетендә азанчы булып торган.
Бу нәселнең исеме билгеле булган иң борынгы бабасы Даут, аның улы Әпәләй, аның улы Габделмәннаф (халык телендә — Мәндекәй дип йөртелгән, 1764—1830), аның улы Гыйззәтулла мулла. Гыйззәтулла хәзрәтнең нәсел дәвамчылары хәзерге вакытта Кырынды, Чишмә (Хор. Ключ), Тукай, Яңа Бәзәкә, Яңавыл, Тәбәрле авылларында, Әгерҗе, Ижау, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Екатеринбург, Магнитогорск, Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә, Башкортстанда һәм хәтта Ерак Көнчыгышта да яшиләр. Гыйззәтулланың улы Әхмәди — минем дә (Р.Мәрдановның) әбиемнең бабасы була. Ягъни, әтием Фәтхелбәянның (1925—1995) әнисе Мөнәвәрә (1892—1949), аның әтисе Сәлимгәрәй (1870—1926), ә Сәлимгәрәй — Әхмәдинең улы. Әтиемнең әтисе ягы да шушы ук нәселнеке. Ягъни, әтием Фәтхелбәянның әтисе Гыйльмигаян (1892—1982), аның әтисе Шаһимәрдан (1856—1930), аның әтисе Мөхәммәтшакир. Ә Мөхәммәтшакир исә Әхмәдинең бертуган энесе.
Гыйззетулла мулла нәселенә һәм бу тирәдәге авылларга бәйле тарихи вакыйгалар моңарчы чыккан китапларыбызда («Әгерҗе төбәге тарихы», 2003; «Милләт дисәң, миләр сызлый...», 2006) һәм мәкаләләребездә язылды. Соңгы һәм тулырак мәгълүматны «Казан утлары» журналындагы (2007. — № 5) «Ватан газабы» исемле мәкаләбездән карарга мөмкин.
** Кабер ташының елы язылган чите уалган. Гыйззәтулла мулланың вафат елы безгә архив документлары аша билгеле иде.
*** Гыйззәтулла мулланың әтисенең тулы һәм дөрес исеме Габделмәннаф булганлыгы шушы ташъязмадан ачыкланды. Чөнки рус һәм татар телләрендәге барлык архив документларында да ул Мәндекәй буларак язып йөртелгән. Габделмәннаф — халык телендә кыскача Мәннаф дип әйтелеп, ул да «Мәннәй — Мәндәй — Мәндекәй» рәвешендә үзгәргән булган.
**** Бу юлның язулары бик бозылганлыктан укылышы шиклерәк. Аны, сакланып калган язу элементларына нигезләнеп, ярымфараз рәвешендәрәк «җөмадиел-ахирә» дип яздык. Чөнки, чынлыкта да, 1868 елның октябре һиҗри ел исәбе буенча җөмадиел-ахирә аена туры килә.
Кабер ташының өслегенә, 5 нче һәм 6 нчы юллар арасында кириллица хәрефләре белән «ФИНАРИС» дигән исем тырнап куелган. Бу, күрәсең, таш үзенең төп урыныннан авып төшкәннән соң «Финарис» исемле кешенең (баланың) каберен билгеләү өчен сызгалап куелган булгандыр.
***** Кабер ташында «44 йыл» дигәннең бер дүртле саны шулай ук уалган. Ә архив документларыннан Гыйззәтулла мулланың 1824 елда Төрдәле халкы чакыруы буенча Бәзәкәдән килеп, вафатына чаклы, ягъни 44 ел дәвамында, имамлык иткәнлеге билгеле.
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек