Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
Тәбәрле авылының урман буендагы иң әүвәлге (якынча 1553—1660 елларда гамәлдә булган) зиратында ташлар булганлыгы билгеле түгел.
Ә аннан соңгысында — авыл зураю сәбәпле, авыл эчендә калган икенче зиратында — ташлар булганлыгын хәтерләп сөйләүчеләр бар. Бу зират XVII гасыр урталарыннан XIX гасыр башына кадәр гамәлдә булган. Колхозлар оештырыла башлагач, 1930 нчы еллар башында бу зиратның агачларын кисеп колхоз амбары төзелгән һәм иске ташлары нигезенә салынган дип сөйлиләр иде. Аннан соң зират өстендә башта мәктәп бакчасы булып, аннары бер башына мәктәп интернаты, икенче өлешенә исә 1980 нче еллар башында мәдәният йорты төзеп куелган. Өлкән яшьтәге апалар үзләре кечкенә вакытта зират тирәсендә уйнап йөргәндә, нәрсә икәнен дә аңламыйча, ташлар артына качып, алар арасында куышып уйнаганнарын хәтерлиләр. Әле 1985 елларда шул иске зираттан калган бер таш, үз урыныннан кубарылган һәм язулары җуелган булса да, коймага сөялеп тора иде. Ул да каядыр юкка чыкты.
Тәбәрленең хәзерге — өченче зираты XIX гасыр башында (андагы 1840 елгы иң иске таш та шуны дәлилли) ачылган булса да, әүвәлге (икенче) зиратка аерым затларны җирләү дәвам иткән. Чөнки минем (Р.Мәрдановның) әниемнең бабасының бабасы — Тимерпулат Уразман улы 1853 елда вафат булгач, шул зиратка күмелгәнлеге билгеле. Аның хәзерге мәдәният йортының бетон түшәмәсе астында калган кабер урыны да якынча мәгълүм. Тәбәрле авылы эчендәге бу иске зиратта хәзерге вакытта тагын бер кабер урыны — шул ук Тимерпулат бабайның 1780 нче елларда дөнья куйган әтисе Уразман Хөсәен улының кабер урыны билгеле, тик аның электән калган ташы юк. Элеккеге каен агачы төбеннән үсеп чыккан каены бар.
№ XXII-1 Шәмсеррәүван хаҗи Габделгалләм кызына* куелган таш. 1935 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Арткы ягында:
Үлчәмнәре: 60 х 27 х 10
* Шәмсеррәүванның әтисе Сокман авылының Габделгалләм хаҗи Тимерпулат улы (аның кабер ташы: XXI-10). 1870 елның 1 апрелеңдә 18 яшьлек Шәмсеррәүван Тәбәрле авылының указлы имамы Җәләлетдин мулла Әхмәди улына кияүгә чыккан. Бу Шәмсеррәүван Тәбәрледәге Сафия абыстайның (1915 елда туган) әбисе (әтисенең әнисе).
№ XXII-2* Мөхәммәд кызына, куелган таш.
Үлчәмнәре: 55 х 45 х 5
* XIX гасыр ахырында куелган таш.
** Исемен тулаем уку мөмкин түгел. Шулай ук Тәбәрле авылына бәйле элекке архив документларыннан да ачыклап булмады. Сакланып калган хәрефләре буенча фикер йөрткәндә Латифа, Гарифа, Мәгърифә, Мозарифә, Гатифә, Миңнезифа кебек исемнәрнең берсе булуы мөмкин.
№ XXII-3* Мөхәммәдьяр Габделкәрим улына куелган таш.
Үлчәмнәре: 53 х 40 х 5
№ XXII-4 Габдессәлам [Габделгазый улына]* куелган таш. 1840 ел.
Үлчәмнәре: 110 х 39 х 20
* Архив чыганакларыннан Габдессәлам исемле бу затның туган елы 1788 икәнлеге һәм аның сәүдәгәр булганлыгы ачыкланды. Шулай ук Габдессәламнең әтисе Габделгазый (1753—1823), аның әтисе Имәкәй (1715—1760), аның әтисе Үтәгән булганлыгын архивлардагы документлар нигезендә ачыклаган идек. Тәбәрле авылының Закиров Гариф, Галләмев Исмәгыйль һәм Хафизовлар нәселләре — шушы сәүдәгәр Габдессәламнең турыдан-туры нәсел дәвамчылары.
№ XXII-5 Хәйрулла Зәйнулла улына* куелган таш. 1929 ел.
Үлчәмнәре: 70 х 31 х 12
* Хәйрулла Зәйнулла улының элеккеге бабалары алда тасвирланган сәүдәгәр Габдессәлам белән бер үк нәселдән чыккан. Хәйрулланың әтисе Зәйнулла (1826—?), аның әтисе Гайнулла (1799—?), аның әтисе Газыйм (1760—1823), калган буыннары Имәкәй һәм Үтәгән. Тәбәрленең Хәйруллин Әмирләр — шушы Хәйрулланың нәсел дәвамчылары.
№ XXII-6* Фәхренниса Габделхәбир кызына** куелган таш. 1926 ел.
Алгы ягында (уйма язулы): (ай һәм йолдыз рәсеме)
Үлчәмнәре: 55 х 31 х 8
* Бу таш агач чардуган эчендә.
** Фәхреннисаның ата-бабалары алдарак язылган Габдессәлам (1788—1840) нәселенә тоташа. Фәхреннисаның әтисе Габделхәбир (1838—?), аның әтисе Габделхаликъ (1807—?), аның әтисе Габделмәннаф (177?—18??), аның әтисе Габделгазый (1753—1823), калган буыннары Имәкәй һәм Үтәгән. Тәбәрленең Хәбировлар — шушы Фәхреннисаның туганнары.
*** Бу кешенең кайсы авылныкы булуы төгәл билгеле түгел. Архив документларында безнең якларда шундый ук ике кеше исемен очратканыбыз бар. Бер Исмәгыйль Мортазин 1886—1899 елларда Көчек авылындагы су тегермәннәренең берсен арендалап, хуҗасы булып торган. Икенче Исмәгыйль Мортазин XX гасыр башында Сокманда яшәгән, ул сәүдә белән шөгыльләнгән. Бу ташны һәм XXII-7 номерлы ташны язучы кеше шуларның кайсысы икәнлеген ачыклап булмады.
№ XXII-7* Габделгазиз Габдрахман улына куелган таш. 1922 ел.
Алгы ягында (уйма язулы): ай һәм йолдыз рәсеме
Үлчәмнәре: 46 х 31 х 9
№ XXII-8 Шәфикъ Вәлиевкә* куелган таш. 1931 ел.
Үлчәмнәре: 62 х 25 х 10
* Шәфикъның тулы исеме Мөхәммәтшәфикъ (1875—1931), аның нәселенең төп буыннары: әтисе — Мөхәммәтвәли (1828—188?), аның әтисе Тимерпулат (1780—1853), аның әтисе Уразман (1718—178?), аның әтисе Хөсәен, аның әтисе Хәсән. Бу нәселдәге Тимерпулат һәм аның әтисе Уразман турында Тәбәрле зиратлары турында язылган мәгълүматта әйтеп үтелде.
Бу кабернең иясе Шәфикъ Вәлиев — Тәбәрледә яшәүче Уразманов Феликсның бабасы.
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек