Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
Түбәндә ташлары тасвирлана торган, хәзер дә гамәлдәге зират — авылның икенче зираты.
Сокман авылы башта хәзерге урыннан бераз түбәндәрәк, Чаж елгасына якын җирдә урнашкан булган. Авыл, якынча XVII гасыр уртасыннан алып 1710 елларга кадәр, шул — элекке урынында булган чагында, зираты Чаж елгасы аша тау өстендә (хәзер төп юл белән Сокманнан Тәбәрлегә барганда күперне чыккач уң якта) булган. Сокман авылында яшәүче Әнвәр абый Бикиев элегрәк ул урында җир сөргәндә кабер ташлары ватыклары да чыкканлыгын сөйләде (2006 ел, сентябрь) һәм гарәп язулы бер таш кисәгеннән «Зәйнулла» дигән исемне укыганлыгын да әйтте. Сокман авылы, хәзерге урынында 1710 нчы еллардан бирле яшәп килә һәм хәзерге зираты да шул чорда башлангандыр. Ләкин авыл яңа урынга күчкәч тә иске (тау өстендәге) зиратка аерым кешеләрне җирләү дәвам иткәндер. Әнвәр абый укыган «Зәйнулла» исеме уелган таш та соңгырак дәвернеке, ягъни XVIII—XIX гасырларныкы булуы ихтимал.
№ XXI-1 Шәмсеҗамал Габдеррәхим кызына* куелган таш. 1892 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Үлчәмнәре: 50 х 41 х 6
* Бу Шәмсеҗәмал 1828 елда туган булган. Аның әтисе ягыннан төп нәсел буыннары: Габдеррәхимнең (1819—1869) әтисе Муса (1793—?), аның әтисе Йөзәй (1743—?), аның әтисе Даут (1718—1748), аның әтисе Янкылыч (1689—1736), аның әтисе Мәмәтәй (1661—1734), аның әтисе Мәмәт булган.
№ XXI-2 Мортаза Хәбибулла улына* куелган таш. 1902 ел.
Үлчәмнәре: 58 х 48 х 6
* Мортаза Хәбибулла улы 1837 елда туган булган. Бу кеше 1889—1891 елларда авылдан-авылга йөреп сәүдә иткәнлеге билгеле. Аның да элеккеге бабалары алда язып үтелгән нәселгә тоташа. Мортазаның әтисе Хәбибулла (1795—1842), аның әтисе Балтай (1768—1848; Сокман авьшының Балтиннар шушы бабайдан), Балтайның әтисе Йөзәй, Йөзәйнең әтисе Даут һәм калган буыннары алдагы таш искәрмәсендә язылганча.
№ XXI-3 Гыйльмениса Шаһимәрдан кызына куелган таш. 1931 ел.
Алгы ягында (уйма язулы): бизәк, ай һәм йолдыз рәсеме
Үлчәмнәре: 45 х 25 х 9
№ XXI-4 Гобәйдулла Мөхәммәдшәриф улына* куелган таш. 1840 ел.
Арткы ягында:
Үлчәмнәре: 128 х 45 х 18
* Гобәйдулла Мөхәммәтшәриф улы (Гобәй Шәрипов) — үз чорында Сокман авылының шөһрәтле, иң бай кешеләреннән берсе булган. Алабуга өяз земство судына (мәсәлән, 1802 елларда ук) сайлап куелган утырышчы (заседатель) булган. Сәүдә белән шөгыльләнгән, XIX гасыр башында Сокман һәм Чаж елгаларында үз акчасына тегермәннәр төзеткән. Чаж елгасы буендагы тегермән янына гаиләсе белән яшәргә күчеп, Шәрипов пүчинкәсен нигезләгән. Ул пүчинкә урынына XIX гасыр ахырында хөкүмәт русларны күчереп утырткач та, авылның атамасы Шариповский буларак сакланган. Сокман авылында эшләп торган бер мәчет булу аркасында хөкүмәт рөхсәт бирмәсә дә, 1823 елда үз акчасына икенче мәчетне төзеткән.
Гобәйдулланың бер улы — Габит Шәрипов (1804—1849) Алабуга өяз идарәсендә һәм Вятка шәһәрендә губерна идарәсендә төрле вазыйфалардагы чиновник (писарь, канцелярист, бухгалтер һ.б.) булып, коллежский секретарь, коллежский регистратор дәрәҗәләренә ирешкән. Шулай ук Омск, Акмулла, Тобол шәһәрләрендәге төрле идарәләрдә һәм канцелярияләрдә тәрҗемәче, ревизор вазыйфаларында хезмәт иткән.
Гобәйдулла Шәриповның Гайнулла исемле икенче улы Алабуга өяз казначействосында бухгалтер булып эшләгән, губерна регистраторы һәм губерна секретаре дәрәҗәләренә ия булган.
№ XXI-5 Әсхабҗәмал Фәйзулла кызына куелган таш. 1896 ел.
Үлчәмнәре: 66 х 33 х 14
№ XXI-6 Хәйриҗәмал Гыйззәтулла кызына (Гыйззәтулла җәмәгатенә) куелган таш. 1894 ел.
Үлчәмнәре: 120 х 30 х 17
№ XXI-7* Ногман Гатаулла улына** куелган таш. 1907 ел.
Алгы ягында түгәрәк буенча (уйма язулы): таййәбә Аллаһы сираһ вә җәгаләл-җәннәти мисваһ
Үлчәмнәре: диам. 54, калынлыгы — 59
* Бу ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Әгерҗем — йөрәк җырым» (Казан, 2004) китабының 74 битендә басылды.
** Бу кеше XX гасыр башында сәүдә белән шөгыльләнгән. Мәсәлән, 1904 елда Барҗы—Ятчә базарында тире-яры җыйган.
*** Һиҗри 1325 ел милади буенча 1907 елга туры килә.
№ XXI-8 Бибигайшә Зәйнулла кызына куелган таш. 1913 ел.
Үлчәмнәре: 66 х 24 х 12
№ XXI-9* Әсхабкәмал Габделгалләм кызына куелган таш. 1894 ел.
Алгы ягында (уйма язулы): бизәк
Үлчәмнәре: 75 х 36 х 15
* Шушы һәм Габделгалләм хаҗига куелган таш (XXI-10) икесе бер чардуган эчендә булганнар. Почмакларында кирпечтән өелгән зур баганалы, ә коймалары агачтан сырлап эшләнгән бу чардуган хәзер җимерек хәлдә. Аның агач өлеше юкка чыгып беткән диярлек. Бу ике ташның янәшәдә булып, бер чардуган белән әйләндереп алынуыннан Әсхабкәмал әлеге Габделгалләм хаҗиның кызы булганлыгы аңлашыла.
№ XXI-10 Хаҗи Габделгалләм Тимерпулат улына* куелган таш. 1897 ел.
тимпан тирәли: әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим
Үлчәмнәре: 94 х 44 х 11
* Габделгалләм хаҗи сәүдәгәр булган. Архив документларыннан аның, мәсәлән, 1885 елда һәм 1891 елларда, 2 нче гильдия сәүдәгәр буларак, Сокманда, Әңнәш һәм Салагыш базарларында сату иткәнлеге мәгълүм. Аның уллары Гобәйдулла, Гыйззәтулла һәм Сибгатулла да сәүдә белән шөгыльләнгәннәр, байлар булганнар. Габделгалләмнең бер кызы Шәмсерәүван 1870 елда Тәбәрле мулласына кияүгә чыккан. Шәмсерәүван
Габделгалләм кызының Тәбәрле зиратындагы каберенә дә матур язулы таш (XXI-1) куелган.
Сокман авылында икенче бер Тимерпулат исемле кешенең Габделгалләм исемле оныгы булып, аның уллары да зур сәүдәгәрләр булганнар.
№ XXI-11 Гыймадеддин Зәйнелгабидин улына куелган таш. 1893 ел.
Алгы ягында (уеп язылган):
Үлчәмнәре: 92 х 41 х 11
№ XXI-12 Хәмәдсафа Зәйнулла кызына куелган таш. 1890 ел.
Үлчәмнәре: 80 х 42 х 11
№ XXI-13 Мулла Әхмәди Исхак улына* куелган таш. 1877 ел.
Үлчәмнәре: 82 х 43 х20
* Әхмәди Исхак улы (архив документларына караганда, 1779 елда туган) 1809 елдан Сокман авылында имам булып торган. Аның ата-бабалары Песәй авылыннан (хәзерге Менделеев районында), ә хатыны Мәчкәрә авылыныкы (хәзерге Кукмара районында) булган. Әхмәди мулла үзе олыгайгач, 1848 елда имамлык вазыйфасы улы Мөхәммәтҗанга күчкән. Әхмәди хәзрәтнең икенче улы Җәләлетдин 1862 елда Тәбәрле авылына имам итеп билгеләнгән. Җәләлетдиннең җәмәгате Шәмсеррәүванның кабер ташы да (XXII-1) бу китапта тасвирланды. Боларның уллары Мулланәҗип тә, әтисе Җәләлетдин вафат булгач, 1899 елдан башлап, совет хакимияте тыйганчыга кадәр, Тәбәрледә имам булган. Мулланәҗип хәзрәт 1930 елда гаиләсе белән Архангельскига сөрелеп, саулыклары бетсә дә, авылга исән әйләнеп кайтканнар. Тәбәрледә абыстай Сафия апа Бәшәрова (1915 елда туган) шул дәһшәтләрне күреп кичерсә дә, ата-бабасының тоткан юлына тугрылыклы калган.
№ XXI-14 Шәрәфелҗәмал Мостафа кызына куелган таш. 1844 ел.
Уң ягында:
Үлчәмнәре: 76 х 40 х 21
№ XXI-15 Зиннур Габдрахман улына куелган таш. 1920 ел.
Үлчәмнәре: 82 х 32 х 9
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек