Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№ XX-1 Бибимәрхәба Фәтхулла кызына куелган таш. 1882 ел.
Алгы ягында (күпертмә язулы):
Үлчәмнәре: 52 х 30 х 8
№ ХХ-2 Гатаулла мулла Рахманкол улына куелган таш. 1883 ел.
Үлчәмнәре: 97 х 49 х 12
№ ХХ-3* Казакъ ыругының Урта Җүз хакиме Нөгәр бәк Карангаб (?) улына куелган таш. 1883 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Үлчәмнәре: 125 х 36 х 20
* Россия императоры Александр III нең коронованиесенә барганда юлда вафат булган әлеге затны Уфадан килүче махсус пароходтан төшереп җирләгәннәр булса кирәк. Чөнки, мәгълүм булуынча, Петербургка тантанага бара торган бер төркем рәсми кунаклар башта Уфада тупланып, аннан Агыйдел, Кама, Идел буенча Казанга юл тотканнар. Казакъ хөкемдары, шул сәфәр вакытында юлда вафат булгач, җәсәден, күрәсең, елгага якындагы мөселман авылы Салагыш зиратына җирләгәннәр. Бу ташның фотосы беренче мәртәбә «Гасырлар авазы» журналында (2002. — № 3/4. — 72 бит) басылды, аннан соң «Әгерҗем — йөрәк җырым» (Казан, 2004) китабының 73 битендә чыкты.
** туграсыман.
№ ХХ-4 Габделкәрим Габделхәбир улына куелган таш. 1897 ел.
Үлчәмнәре: 48 х 23 х 7
№ ХХ-5* Котлыгы[ш] улы... ләүбирде** муллага куелган таш. 1687 ел.
2 нче һәм 3 нче юллар арасында (күпертмә язулы): Кәтәбәһе Килмөхәммәд ибне Ишмән
Үлчәмнәре: 104 х 49 х 16
* Бу ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Әгерҗем — йөрәк җырым» (Казан, 2004) китабының 71 битендә басылып чыкты.
** Бу ташның кеше исемнәре язылган урыны без күргән чагында уалган хәлдә иде. «Котлыгы...» дигәннән соңгы хәреф ачык күренмәсә дә, без аны «ш» хәрефенә охшаткан идек, ә «...ләүбирде» дигән исемнең алдагы хәрефләре күренми. Ихтимал, ул Теләүбирде исеме булгандыр? М.Әхмәтҗанов бу ташта язылган исемнәрне «Котлыгуҗа» һәм «Мәүләбирде» дип укыган (О лексике татарских эпитафий XVII-XVIII вв, 1983). Бәлки ул чагында таш төзегрәк хәлдә булгандыр. Әмма без, кистереп әйтүдән тыелып, үзебез күргән хәлендә калдыруны кирәк таптык. Бер заман архив документларында бу затның исеме табылып, мәсьәләгә ачыклык керүе ихтимал. *** Һиҗри 1098 ел милади буенча 1687 елга туры килә.
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек