Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№ II-1 Латыйфа Габделгалим кызы (1918 елда вафат) һәм аның кызы Зөһрә Мөхәммәдсадыйк кызына (1920 елда вафат) куелган таш. 1926 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Уң ягында:
Арткы ягында:
Сул ягында:
Үлчәмнәре: 98 х 32 х 36
* Бу ташта язылган Мөхәммәтсадыйк Гыйльманиның улы Мөхәммәтдин әнисе үлгән вакытта Мәскәүдә калуы тарихи сәбәпләргә бәйле. Бу хакта тәфсилләп махсус мәкаләләр язып бастырган идек («Гасырлар авазы=Эхо веков» журналы. — 2004. — № 2. — 89-104 битләр; «Якташлар авазы» газетасы (Яр Чаллы). — 2004. — № 11/12 (декабрь). Тулырак мәгълүмат алу өчен шулардан карарга мөмкин.
Мөхәммәтдиннең ата-бабалары XVII гасырда Балтач авылын нигезләгән шәхес — Балтач Мәмәтевнең турыдан-туры нәсел дәвамчылары. Балтач авылы крестьяннарының Тирсә алпавытларына каршы көрәшләре гасырлар буе дәвам иткән. Крепостнойлык бетерелгәннән соң да Мөхәммәтдиннең әтисе Мөхәммәтсадыйк 1905 елда бу төбәктәге эре җирбиләүче князь Чыңгызга каршы җир мәсьәләсендә Балтач һәм Шаршады крестьяннарының баш күтәрүен оештырган кеше. Хәзерге вакытта бу затлы нәсел дәвамчылары күп. Мәсәлән, Әгерҗедә яшәүче элекке табибә Зөһрә ханым Бәһаветдинова, Яр Чаллы шәһәре башлыгы Илдар Халиков һ.б. Гомумән, Балтач авылы халкының күпчелеге шушы нәселдән чыккан.
Ата-бабаларыннан сакланып килгән кыйммәтле нәсел язуларыннан күренгәнчә, монда телгә алынган Мөхәммәтдиннән элекке буыннар түбәндәгечә. Мөхәммәтдиннең әтисе Мөхәммәтсадыйк, аның әтисе Гыйльман, аныкы Сәйфулла, аныкы Бәшир, Бәширнең әтисе Әмир, Әмирнеке — Батыр — Балтач — Мәмәт — Җанъегет — Җансөяр — Арпачы — Чирүче — Кадер — Мәмер — Хуҗамшөкер. Бу нәселнең иң әүвәлге бабасы Хуҗамшөкер XV гасырда Иж буенда яшәгән.
№ II-2 Габдессаттар мулла Габделлатыйф улы Балтачыйга* куелган таш.
Үлчәмнәре: 75 х 39 х 9
* Бу затның вафат һәм шулай ук туган еллары да билгеле түгел. Һәрхәлдә, аның Балтач авылына 1862 елда имам итеп билгеләнгәнлеген исәпкә алганда, дөньядан китүе XIX гасырның икенче яртысы дип фаразларга мөмкин.
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек