Бу таш хәзерге вакытка сакланмаган. Элек
Рыс авылы зиратының коймасы буендарак яткан бу таш су төбенә
мәңгелеккә киткән. Чөнки авыл зираты урынын
елдан-ел су ашап, ул ишелеп бара. Әле су баскач та (1980 нче еллар
ахырында) бу ташны күрүчеләр булса да, соңгы елларда
инде аны юкка чыккан диделәр.
Рыс авылы су төбендә калганчы аның зиратындагы бу ташны 1977
елның 5 августында галим Марсель
Әхмәтҗанов өйрәнгән,
фотога төшергән һәм текстын язып алган.
Ул мәкаләләрендә һәм китапларында
бу ташны да телгә алып килде.
Марсель абый ташның фотосын һәм үзе
күчереп алган текстын бу җыентыкка кертү өчен
безгә бирде. Ташның фоторәсеме һәм тулы тексты
беренче мәртәбә басыла.