Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№ XV-1 Бибифәрхия Габдеррәхим кызына (Мифтахеддин Моратов җәмәгатенә) куелган таш. 1877 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Уң ягында:
Арткы ягында:
Үлчәмнәре: 78 х 38 х 28
* Моратовлар — алпавыт Тәфкилевләр нәселенә кияү буларак Мордывый авылында мирас буенча калган җир биләмәләре һәм крепостной крестьяннар хуҗалары.
№ XV-2 Бәһаведдин Мифтахеддин улы Моратов* һәм Гөлчәһрә Мөхәммәдшакир кызына куелган таш. 1903 ел.
Алгы ягында: ярымай рәсеме
Сул ягында:
Үлчәмнәре: 109 х 37 х 23
* Архив документларыннан Бәһаветдин Моратовның 1895 елда Татар Шаршадысы авылында яшәгәнлеге һәм анда шул елдан башлап чәй, шикәр һ.б. азык-төлек сата торган кибет тотканлыгы билгеле. Шулай ук ул 1900 елда Барҗы-Ятчә почта станциясенең хуҗасы да булган.
№ XV-3* Мөхәммәдгәрәй морза** Йосыф морза улы Алкинга*** куелган таш. 1838 ел.
Алгы ягында (күпертмә язулы):
Үлчәмнәре: 124 х 48 х 34
* Бу таш җиргә ауган.
** Мөхәммәтгәрәй морза — Тирсә алпавыты Йосыф Тәфкилевнең оныгы, ягъни Йосыфның кызы Суфиянең улы.
*** Алкиннар — алпавыт Тәфкилевләр нәселенә кияү буларак, мирас буенча Мордывый авылында калган җир биләмәләре һәм крепостной татар крестьяннары хуҗалары.
№ XV-4 Гайшә Шәрәфеддин кызына (Ягькуб җәмәгатенә)* куелган таш. 1854 ел.
Сул ягында: йа вакыйфән**
Үлчәмнәре: 93 х 52 х 11
* Гайшә бикә — эре җирбиләүче һәм крепостной татар крестьяннары хуҗасы алпавыт Ягькуб Юнысовның җәмәгате. ** штамп рәвешендә.
№ XV-5 Гомәр мирза Сөләйман улы [Еникиевка]* куелган таш. 1909 ел.
Үлчәмнәре: 138 х 41 х 24
* Бу ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Гасырлар авазы» (2002. — № 3/4) журналының 74 битендә басылды. Аннан соң «Әгерҗем — йөрәк җырым» (Казан, 2004) китабының 76 битендә дә бирелде.
Гомәр мирза офицер дәрәҗәсендә, Ташкент һәм Бохара якларында күп еллар хәрби хезмәттә булган. Мордывый янында яшәгән Хәдичә бикәгә никахланган. Аның үзе хакында, Иж-Бубый мәдрәсәсе файдасына бик күп мәйдандагы җирләрен сатуы һәм вәкыф итүе, шулай ук вафат булгач җеназасында Бубый мәдрәсәсенең бөтен мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашуы турында Габдулла Бубый язып калдырган истәлекләр кызыклы. Бу хакта тулырак «Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе» китабының (Казан, 1999) 44-46 битләреннән укырга мөмкин.
** туграсыман.
№ XV-6 Мирсәед Ягъкуб улы Юнысовка* куелган таш. 1881 ел.
Алгы ягында:
* 1873 елгы архив мәгълүматларыннан күренүенчә, эре җирбиләүче морза (дворянин) Мирсәет Юнысовның ул вакытта чәчүлек, печәнлек, урман һ.б. җир биләмәләренең гомуми мәйданы 784 дисәтинә булган. М.Юнысов Вятка губернасының земство идарәсендә әгъза булган.
** Бу таштагы әлеге шигъри юлларны М.Әхмәтҗанов «Казан утлары» журналында (1994. — № 3) «Кулъязма китапларда кече жанрлар» мәкаләсендә (176 биттә) һәм «Татар кулъязма китабы» (2000) исемле хезмәтендә (114 биттә) бастырган иде.
№ XV-7 Хәбибҗамал Габделвахид кызына куелган таш. 1902 ел.
Үлчәмнәре: 100 х 33 х 12
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек