Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№ XIII-1 Бибигайшә Бикчәнтәй кызына* куелган таш. 1888 ел.
Алгы ягында (уйма язулы):
Үлчәмнәре: 83 х 37 х 12
* Бибигайшә Бикчәнтәй кызы, архив документларыннан ачыкланганча, шушы авылның Зәйнетдин мулла Заһид улының (кабер ташы № XIII-2) хатыны булган. Бибигайшә 65 яшендә дөнья куйган.
№ XIII-2 Хаҗи Зәйнеддин мулла Заһид улына куелган таш. XX гасыр башы.
Үлчәмнәре: 100 х 40 х 10
* Елы язылмыйча, буш урын калдырылган. Бу исә ташның алдан әзерләп куелганлыгын күрсәтә. Ягъни, елыннан башка бөтен сүзләре алдан уелып, вафат булгач елын гына өстәп язарлык итеп хәстәрләп куелган. Ләкин елы, ни сәбәптәндер, өстәп язылмаган.
Моңарчы язылган мәкаләләребездә Зәйнетдиннең вафат елын якынча XIX гасыр ахыры дип күрсәткән идек. Ләкин, соңгырак табылган архив документларыннан күренгәнчә, Зәйнеддин мулла Заһид улы 1906 елда әле исән булган.
Бу нәселдән безнең төбәктә шактый танылган сәүдәгәрләр, муллалар һәм эшкуарлар чыккан. Архивлардан тупланган мәгълүматларыбыз булганлыктан, форсаттан файдаланып, бу нәсел турында кыскача мәгълүмат биреп китәбез. Нәселнең иң борынгы бабасы — XVII гасырда яшәгән Бикбулат исемле кеше. Күрәсең, ул Барҗы-Омгада яшәгәндер. Чөнки аның улы Сарманай Барҗы-Омга авылында яшәгәнлеге архив документларыннан тәгаен билгеле. Сарманайның улы Урманай (1674—1732), аның улы Мөхсин (1728—1789), Мөхсиннең кече улы Заһид (1759—1836). Заһидка кадәрге буыннар барысы да Барҗы-Омгада яшәгәннәр. Ә Заһид Мөхсин улы 1780 нче еллар ахырында гаиләсе белән Сокман елгасы буендагы Салкын Чишмә авылын нигезләп урнаша. Анда Заһид гаиләсе генә яшәгән. Заһид үзе 1836 елда 77 яшендә вафат булган. Аның икенче улы Гайниша да шул ук елда үлгән. Шуннан соң Заһидның ишле гаиләсе 1839 елда Кыдырлы авылына күчеп урнашкан.
XIX гасырда Заһидның уллары Заитов фамилиясен йөртә башлаганнар. Заитовлар Кыдырлы авылында төпләнеп, шәхси тырышлыклары нәтиҗәсендә мул тормышка ирешкәннәр, сәүдә иткәннәр. Заһидның улы Зәйнетдиннең (1827 елда туган) Кыдырлы авылында яшәгән өч улы — Камалетдин, Шиһабетдин, Әхмәтшакир гильдияле сәүдәгәрләр буларак танылганнар, мәчет һәм мәктәп төзелешенә ярдәм итү кебек изге гамәлләр кылганнар. Әхмәтшакир Заитовның Көчек һәм Бетсемәс авыллары тирәсендә шәхси милкеңдәге урманлы җирләре булган. 1905 елда 2 нче гильдия сәүдәгәр Әхмәтшакир җирбиләүче морза Измаил бәк Чыңгыздан Шаршады ягында 857 дисәтинә урманлы җирләрне сатып алган. 1907 елда ул үз биләмәләреннән 252 дисәтинә җиргә Минзәлә өязендәге Югары Саклау, күршедәге Уразай, Ямурза һ.б. авыл кешеләрен чакырып, элеккеге алпавыт утары булган Чучкаңда яңа татар авылы — Саклауны оештырган. Бу авылда 1915 елда 200 кеше яшәгән. 1910-1911 елларда Әхмәтшакир Заитов агасы Шиһабеддин белән бергә үз акчаларына мәктәп һәм кирпечтән мәчет төзеткәннәр. Эре татар сәүдәгәрләренең берсе буларак танылган Әхмәтшакир Заитов химаячелек гамәлләре белән дә шөһрәт тапкан. Мәсәлән, Иж-Бәйки авылында мәдрәсә тоткан Хәяледдин мулла Хәсәнкәевнең (ә бу шәхес — Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерте) «Мөхтәсар тарихе ислам» («Кыскача ислам тарихы») китабын 1899 елда үз акчасына бастырган, ә 1906 елда Кырынды авылында, шулай ук Уразай авылында мәчет төзү өчен акча биргән. Аның Алабугада да үз йортлары булган, Идел һәм Кама елгаларында хосусый буксир пароходлары йөргән. Әхмәтшакир Заитов үз гаиләсе белән 1920 нче елларда Урта Азиягә киткән. Әхмәтшакир хаҗи 1931 елда Ташкент шәһәрендә вафат булган. Ул җирләнгән зират урынында Бөек Ватан сугышы елларында аяк киемнәре фабрикасы төзелгән.
Заһитның икенче улы Гайнелхазикъ озак еллар (1819 елдан башлап) Кыдырлыда имам булып торган. Аның уллары Сабирҗан (1854 елдан) белән Галәветдин дә шул ук авылда имамнар булып, балаларга сабак укытканнар. Галәветдин Заитов (1872 елда туган) мәшһүр Иж-Бубый мәдрәсәсен туздырганда, 1911 елның 30 гыйнвар төнендә мәдрәсә мөгаллимнәре белән бергә, 17 кешенең берсе буларак, жандармерия тарафыннан кулга алынып, җавапка да тартылган. Совет хакимлеге урнашкач, мулла булганлыгы өчен төрле җәбер-золымга түзмичә, туган авылын калдырып, Саклауга күчеп киткән.
Гомумән, бай тарихлы, зур бу нәсел белән Әгерҗе төбәгенең Барҗы-Омга, Кыдырлы, Саклау һәм Рыс авыллары тарихы тыгыз бәйле.
Зәйнетдиннең өлкән улы Кәмалетдиннең (1849—?) бер улы Фәттахетдин (1883-1974), аның бер улы Мирзыя (1927-2005). Менә шушы Мирзыяның улы Шамил (1958 елда туган) әфәнде Заитов Әгерҗе төбәге тарихын өйрәнү дәвамында төрле шәһәрләрдәге архивларга йөрүебездә еш кына матди ярдәм күрсәтеп килде, башка ярдәмчел якташларыбыз белән берлектә «Әгерҗе төбәге тарихы» исемле китапны (Казан, 2003) дөньяга чыгару мәшәкатьләрен күтәреште.
№ XIII-3 Шиһабеддин Зәйнеддин улының хатынына (?баласына)* куелган таш. 1896 ел.
Үлчәмнәре: 94 х 44 х 16
* Бу таш урталай икегә сынган. Бөтен язулары да сакланмаганлыктан, кемгә куелганлыгын төгәл белеп булмый. Икенче кисәгенең түбәнге өлешенә исеме уелган Шиһабетдин үзе әле XX гасырда да яшәгән кеше. Шуңа күрә монда аның исеме кабер иясенең ире яисә әтисе буларак кына язылган.
№ XIII-4* Бибиҗәмал Габделва... кызына куелган таш. 1892 ел.
Алгы ягында (күпертмә язулы):
Үлчәмнәре: 130 х 22 х 8
* Бу таш берничә кисәккә ватылган.
№ XIII-5 Фельдшер Муллахмәд Мифтахеддин улына* куелган таш. 1887 ел.
Уң ягында:
Арткы ягында:
Үлчәмнәре: 97 х 38 х 25
* Бу зат Мордывыйда яшәгән морза Моратовлар нәселеннән. Бу ташны яздырып куйдырган бертуган агасы Бәһаветдиннең кабер ташы (XV-2) Мордывый авылы ташлары арасында тасвирланды.
№ XIII-6 Муллахмәд Нуриәхмәд улына куелган таш. 1907 ел.
Үлчәмнәре: 70 х 28 х 15
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек