Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№ XII-1 Кемгә куелганы билгесез таш. [XVII гасыр].
Көчек авылы зиратындагы бу таш җир өстендә ята. Аның озынлыгына караганда, ярты өлеше чамасында җиргә күмелеп калырга тиеш булганлыгы аңлашыла. Ләкин ташта бер язу әсәре дә сакланмаган. Калыбы һәм кыяфәте белән ул XVII гасыр ахыры ташлары рәвешендә. Өске өлеше нәкъ шул чор ташларындагы кебек почмаклы (кыек түбә сыман өслекле) итеп эшләнгән.
Үлчәмнәре: 195 х 65 х 16
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек