Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев
№I-1* Сәүдәгәр Габдулла хаҗига куелган таш.
Алгы ягында (уйма язулы):
Арткы ягында:
Үлчәмнәре: 66 х 46 х 8
* XIX г. ахыры — XX г. башында куелган комташ.
№ I-2 Мөхәммәдҗан Мөхәммәдәмин улына куелган таш. 1889 ел.
Үлчәмнәре: 63 х 30 х 13
№ I-3* Хуҗа... Әхмәдгали улына куелган таш.
Алгы ягында:
* XIX г. ахырында куелган комташ, ватылган.
№ I-4 Хаҗи Мөхәммәд мулла Фәхреддин улы Мостафинга* куелган таш. 1904 ел.
Уң ягында:
вертикаль буенча:
Сул ягында:
Үлчәмнәре: 144 х 42 х 30
* Бу ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Әгерҗем — йөрәк җырым» (Казан, 2004) китабының 75 битендә басылды.
Мөхәммәт хәзрәтнең үзе һәм әтисе турында тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең күренекле шәхесләр һәм укымышлы затлар турындагы «Асар» хезмәтендә язылган (13 кисәк, 344-347 битләр). Китапның шул өлешен күчереп китәбез.
«Фәхретдин бине Мостафа бине Рамазан бине Нияз.
1862 елда 64 яшендә Мәдинәи мөнәүвәрәдә вафат булып «Җәннәте бакыйг»та җирләнде. Әхмәт, Мөхәммәт, Әхмәтясәви, Хәсәнбасрый исемендә уллары калды. Тифлис (ягъни Кавказ) Диния нәзарәтендә мөфти булган Таҗетдин Мостафа улы әл-Әшнәки белән бертуган иде. Остазлары: Габделкәрим бине Сәгыйть әл-Казаный, Габдулла бине Яхъя әл-Чиртүши. Насретдин бине Зәйнәш әл-Калмакый даирәсендә махсус белем алып, ишанлыкка рөхсәт алган. Лаеш өязе Кече Әшнәк авылында дөньяга килеп, Сарапул өязе Әгерҗе авылында имам вә мөдәррис булып гомер кичерде. Белеме, диндарлыгы, намуслылыгы һәм мәгърифәте белән шөһрәтле иде диләр.
Сөйләүләренә күрә, Әгерҗе авылының мәшһүр сәүдәгәрләреннән Әхмәди исемле зат Мәчкәрә авылына барып, Габдулла бине Яхъя әл-Чиртүши хәзрәтләреннән үз авылына имам булырга лаек бер шәкерт сораган. Габдулла хәзрәт: «Шундый шәкерт сорап килгәнсең, ә үзеңнең тырышлыгың никадәрле, нинди фидакярлек итәчәксең?!.» — дип сорагач, Әхмәди бай: «Хәзрәт, мәчет төзетдем, мәдрәсәләр салдырдым, имам өчен йорт хәзерләдем. Әгәр дә имам булачак кеше кабул итсә — бер кызым бар — аны да кияүгә бирермен!» — дип җавап биргән. Габдулла хәзрәт тә: «Бу кадәр тырышлык аз түгел, алайса Фәхретдин Мостафа улы дигән шәкертемне сезгә җибәрермен,» — дип вәгъдә биргән һәм вәгъдәсен тотып Әгерҗе авылына җибәргән.
Фәхретдин Әгерҗегә килгәч шул байның кызына никахланган. Мөхәммәт белән Әхмәт исемле уллары шул хатыныннан...
Исемнәре атап кителгән Әхмәт белән Мөхәммәт — һәр икесе Бохарада укып, Әгерҗедә аталары мәчетендә имам булганнар иде... Мөхәммәт зур мәдрәсәләр тотып күп шәкерт туплаган...
Мөхәммәт 60 яшендә 1904 елда 25 мартта вафат булды. Әхмәт исә берничә еллар элек вафат иткән иде. Һәр икесенең каберләре Әгерҗедә...» (Р.Фәхретдин. Асар. 2 җилд, 13 җөзъэ. — Оренбург, 1907. — 344-346 битләр; текстның теле җиңелләштерелде).
Мөхәммәт хәзрәт Әгерҗенең 2 нче Җамигъ мәчетенә имам итеп 1870 елның 18 маенда расланган була. Аның Бохарада белем алуына нисбәт итеп халык телендә үзе «Бохарый хәзрәт» дип һәм мәдрәсәсе «Бохарый мәдрәсәсе» дип йөртелгән.
Ижау шәһәрендә имам булып торган данлыклы Галимҗан мулла (1892-1964) үз истәлекләрендә Мөхәммәт Фәхретдин улын телгә алган. Ул истәлекләр «Иж шәһәре татарлары тарихыннан» (авторы — Р.Мәрданов, Казан, 2006) китабында басылды. Шунда ук Мөхәммәт хәзрәтнең кабер ташы рәсеме дә бирелде.
Әлеге таш үзенең күләме буенча Әгерҗе районындагы эпиграфик ядкәрләрнең иң зурысы.
№ I-5 Мөхәммәдсадыйк хажи Габделгалләм улына куелган таш. 1899 ел.
Алгы ягында (күпертмә язулы):
Үлчәмнәре: 126 х 37 х 19
* Һиҗри 1316 елның зөлкагьдә ае милади ел исәбе буенча 1899 елның мартына туры килә.
№ I-6 Нәбиулла Әхмәдгәрәй улына куелган таш. 1913 ел.
Үлчәмнәре: 68 х 33 х 11
№ I-7 Хәбибрахман мулла Габдеррәфыйк улына куелган таш. 1924 ел.
Үлчәмнәре: 80 х 31 х 12
№ I-8 Фәхриҗиһан Габделваһһаб кызына куелган таш. 1911 ел.
Үлчәмнәре: 66 х 28 х 14
№ I-9 Өч кешегә уртак: Бәһаведдин Габделханнан улына (1909 елда вафат), Басрый Бәһаведдин улына (1910 елда вафат), Хисамеддин Бәһаведдин улына (1910 елда вафат) куелган таш.
Үлчәмнәре: 82 х 32 х 12
№ I-10 Әхмәдшакир Әхмәдзакир улына куелган таш. 1909 ел.
Үлчәмнәре: 93 х 31 х 12
№I-11* Фәризә Гобәйдулла кызына куелган таш. 1873 ел.
Үлчәмнәре: 76 х 33 х 9
* Таш сынган.
** Милади ел хисабы буенча 1873 елның 22 декабренә туры килә.
№ I-12 Фатих Мөхәммәдзакир улына куелган таш. 1914 ел.
Үлчәмнәре: 43 х 30 х 7
№ I-13 Миңлевафа Габделвәли кызына (Габделкаюм җәмәгатенә) куелган таш. 1889 ел.
Үлчәмнәре: 40 х 30 х 9
№ I-14* Әхмәтсадыйк хаҗи Габденнасыйр улына куелган таш. 1893 ел.
Арткы ягында (күпертмә язулы):
Уң ягында (уйма язулы):
Сул ягында (уйма язулы):
Үлчәмнәре: 140 х 36 х 22
* Бу ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Казан утлары» журналындагы (2003. — № 9) мәкаләбез белән бергә (166 биттә) басылды.
Бу ташны уйган оста — Казанның Пороховой бистәсендә имам һәм мәзин булган Габделбарый Мөэминев-Баруди турында язганда галим М. Әхмәтҗанов та шушы (югарыда тасвирланган) ташка бәйле без биргән мәгълүматларны кулланды һәм без төшергән фотосын «Фән һәм тел» журналының 2006 елгы 4 нче санында (19—21 битләр) бастырды.
№ I-15* Ильяс Аит улына куелган таш.
уйма язулы: 7) Аллаһ рәхмәт әйләсен
Үлчәмнәре: 78 х 23 х 14
* Бу таш XIX гасырда куелган.
№ I-16* Акманай Итәш улына куелган таш. 1679 ел.
Үлчәмнәре: 99 х 49 х 16
* Бу ташның фоторәсеме беренче мәртәбә «Гасырлар авазы» (2002. — № 3/4) журналының 71 битендә дөнья күрде. Әлеге ташның рәвеше ул чордагы бүтән ташлардан иң өске өлешендәге өстәмә «түбәчеге» белән аерылып тора.
** Һиҗри 1090 ел милади буенча 1679 елга туры килә.
*** 1678 елгы халык исәбен алу документында Әгерҗедә Акманай исемле бер кеше теркәлгән. Ләкин аның әтисе Айтуды дип күрсәтелгән. Безнең фаразыбызча, шул Айтуды исеме халык сөйләмендә Айтәш — Әйтәш — Итәш рәвешендә кыскартылып йөртелгәндер.
№ I-17 ... Габделв... улына куелган таш. 1849 ел.
Үлчәмнәре: 82 х 41 х 11
Әгерҗе өчен шулай ук «Кушымта» бүлеген карагыз.
Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре - Эчтәлек